поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2016 Мәдәният

Бу дөньяда хәзер мәхәббәт бармы?

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, ел саен диярлек, Самарага үзләренең яңа спектакльләре белән килә башладылар. Менә бу юлы да тинчуринлылар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Илһам Гали пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Беренче мәхәббәт” дип аталган тылсымлы комедия күрсәттеләр.

Пьесаның авторына килгәндә, әйтүләренчә, бу театрның әдәби бүлеге мөдире Шамил Фәхретдинов белән режиссер Рәшит Заһидуллинның икәүләп эшләгән иҗат җимешләре икән. Алар аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә тагын бер тапкыр яңача карарга тырышканнар.

Спектакльнең премьерасы май аенда булган. Шул беренче тамашадан соң Казан халкы арасында аның белән кызыксыну кимеми. Һәр спектакльдә театрның тамаша залы тулы була икән.

Самаралылар күбрәк Галиәсгәр Камал исемендәге театр алып килгән спектакльләрне карарга яраталар. Самарада ешрак күренә башлагач, тинчуринлыларны да тамашачы үз итте. Бу юлы да, зал тулы булмаса да, халык шактый гына җыелган иде. Күрәсең, афишаларда әйтелгәнчә, спектакльнең комедия булуы, шулай ук беренче мәхәббәткә багышланганлыгы да, тамашачыны үзенә тарткандыр. Һәркемнең – яшьме ул, картмы, гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләре бардыр, булгандыр. Спектакльне караганда менә шул хисләрне Самара тамашачысы, һичшиксез, яңарткандыр.

Спектакль  мәхәббәт илчесе Купидонның, татарча әйтсәк, мәхәббәт фәрештәсенең адәм балалары арасындагы бу олы хис турында югары көчләр белән фикер алышуыннан башланып китә. Әлеге рольне  башкарган яшь артист Артем Пискуновны  Самара тамашачысы бик тә яхшы кабул итте, дияргә була. Мәхәббәт утында янган яшьләрне кавыштыручы фәрештә образын ул ышандырырлык итеп уйнады.

Менә сәхнәдә без бер-берсенә гашыйк Марат исемле егетне (артист Салават Хәбибуллин) һәм Алия исемле кызны (артистка Айсылу Мөсәллимова) күрәбез. Алар яратышып кавышырга ниятлиләр һәм әти-әниләрен дә таныштырырга ресторанга чакырганнар. Беренче тапкыр күрүгә үк, булачак кода-кодагыйларның инде дөньяда күпне күрергә өлгергән урта яшьтәге кешеләр булуларын аңлыйбыз. Андыйлар турында: “Утны-суны һәм җиз торбаларны да үткән”, - диләр. Егетнең әнисе Камилә Әхәтовна (артистка Миләүшә Нәҗмиева) беренче карашка авылдан шәһәргә килеп урнашкан гади хатын булып күренсә дә, без аның төпле акыл белән дөньяга караучы, иренең төрле кыйланмышларын аңлап, гафу итәргә әзер булган нәфис зат икәнлеген аңлый башлыйбыз. Аның акчаны санап кына туздыруына да артык каршы килмибез. Шул сыйфатларны ул ирендә генә түгел, улында да тәрбияләргә тырыша кебек. Бу дөньяда яшәгәндә анысы да кирәк бит аның.

Ә инде кызның әнисе Аидә ханым (артистка Җәмилә Әсфәндиярова) үзен бик тә зыялы кеше итеп саный, ире турында да бик кайгыртып, аның нинди ризык ашавын, нинди дару эчүен гел тикшереп тора.

Очрашу башланганчы ук, көтмәгәндә кызның әнисе Аидә егетнең әтисе Булатның (артист Харис Хөснетдинов) беренче мәхәббәте булганлыгы ачыклана. Менә шунда кызык хәлләр башлана да инде. Кызның әтисе Радик Маратович (артист Алмаз Фәткуллин) белән Булат кайчандыр бер авылда яшәгән, бер мәктәптә укыган, Сабан туйларында үзара көч сынашкан дуслар булсалар да, яшьлекләрендәге ялгышларын хәзер дә бик авыр кичерәләр. Дөрес, тора-бара икесенең дә бер үк кызны читтән генә карап, үзенә белдермичә генә яратулары ачыклана. Менә шул җавапсыз сөю “беренче мәхәббәт” дип атала торгандыр да инде.

Тик үзара низаг куерганнан куера барып, кискен борылыш ала. Булачак кода-кодагыйлар бер-берсе белән туганлашырга теләмиләр. Бу хәлләрне карап, күреп торган серле зат - мәхәббәт илчесе генә барсына да тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгы, һәркемгә дә мәхәббәтнең күкләрдә язылганын яхшы белә. Аның югарыдан җибәрелгән вазифасы да - бер-берсен яратучы яшьләрне бәхетле итү бит.
Бер-берсен чын-чынлап яратучы ике яшь, әти-әниләре каршы булсалар да, бергә булырга карар кылалар. Алар гаилә кору турында ЗАГСтан таныклык алсалар да, дин буенча каралган никах укымыйча, гаилә тормышын башламаска булалар. Ә моның өчен ничек тә ике якның да әти-әнисен татулаштырырга кирәк.

Бу очракта яшь пар бергә яши башлаган фатирдагы нафталин исе аңкып торган иске шкаф та ярап куя. Кодалар бер-берсе белән күрешмәс өчен, кыз белән егет кушканча, бер-бер артлы шул шкафка кереп качалар һәм шунда алар бергә рәхәтләнеп яшьлекләрен сагынганнардыр, “беренче мәхәббәтләрен” дә искә төшергәннәрдер, мөгаен. Нәрсә генә булмасын, булачак кодалар нафталинлы иске шкафтан дуслашып чыгалар. Дөньяда гомер-гомергә мәхәббәт, тугрылык, намус дигән төшенчәләрнең дә булуын исләренә төшергәннәр булса кирәк. Тик без кайвакытта, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, байлык артыннан куып, бу турыда онытып кына җибәрәбез ахыры. Олы буын белән яшьләр дә никтер килешеп бетә алмый, ә элек яшь буын әти-әни сүзеннән чыкмый иде. Өлкәннәр дә хәзер аларны аңлап бетерми. Тинчуринлыларның бу яңа спектаклен тамашачы нәкъ шушы “аталар һәм балалар” проблемасы турында ныграк уйланырга этәрә дә инде.

Пьеса авторлары да, спектакльнең режиссеры да гап-гади теманы күтәреп, сәнгать ысуллары белән тамашачыларга җиткерә һәм аның күңелен яулый ала. Артистларның да һәркайсы үз образларын җиренә җиткереп ачарга тырышкан. Бу спектакльне театрда әле күптән түгел генә эшли башлаган төп рольләрне башкаручы яшь артистларның уңышы, дип әйтергә дә була.

Самара тамашачысы күбрәк Камал театры иҗатына мөкиббән булса да, бу юлы тинчуринлыларның да яңа спектаклен яратып кабул итте.


Рәсемдә - спектакльдән бер күренеш. Мәхәббәт фәрештәсе – Артем ПИСКУНОВ (сулдан уңга), Марат – Салават ХӘБИБУЛЛИН һәм Алия – Айсылу МӨСӘЛЛИМОВА.

 


Рәфыйк НУРИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 02.12.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»