Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
«Ак итек карасына караганда җылырак» (ФОТО, ВИДЕО)
Кукмара итекчеләренең даны ерак-еракларга таралган. Бу якларда итек басу һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше. Мәсәлән, Туембаш авылында көпә-көндез шәм яндырып эзләсәң дә урамда кеше табармын димә. Барысы да итек басу белән мәшгуль. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә шул бер эш.
Халык бары тик дүшәмбе көнне генә җанланып ала, капкаларын киереп ачып, урамга чыга: бу көнне сатучылар әзер итекләрне алырга киләләр.
– Туембаш балаларының теле «әннә» дип түгел, «итек» сүзе белән ачыла бугай, – дип ярымшаярып сүз башлады ул. – Бездә һәр йортта итек басалар. Әби-бабайлардан, әти-әнидән без эш тәртибен күреп, белеп үсәбез. Моңа кадәр аларга гына булышкан булсам, 9 сыйныфта укыганда беренче тапкыр итек басып карадым. Ул бик идеаль килеп чыкты. Чөнки мин аны эшләүнең һәр этабын 15 ел күзәттем бит. Беренче курсны тәмамлагач, әзрәк акча эшләп китим әле дип, ныклап итек баса башладым. Билгеле, ул җәй көне сатылмады. Кышын киткәндер инде, әмма күпме акча эшләвемне хәтерләмим. Укуны тәмамлап кайтып, эшкә урнашкач та, кичен барыбер итек басарга чыга идем. Берара вакыт җитми башлады итеккә, бу кәсеп белән аерылып торырга туры килде. Өйләндем, йорт сатып алдык, ике бала туды. Тормышны әти-әнидән аерым алып барырга кирәк. Авылда яшәү өчен бары ике генә юл: йә күпләп мал-туар асрыйсың, йә итек басасың.
Тәнзил башта кара итек баса. «Бу вакытларда кулны юсаң да агармый, тырнак астына кара укмашып ката иде», – дип хәтер яңартып алды ул. Итек басу өчен махсус мунча салып куйгач, аны итек пычрагы белән буйыйсы килми. Шуңа күрә ак итеккә керешә. Аны кара итек баскан кеше эшли алмый, чөнки махсус урын кирәк. Итекнең агы карасына караганда 300-400 сумга кыйммәтрәк йөри. Аның каравы, ул җылырак икән. Чөнки буяу кушылмаган, табигый йоннан басыла.
– Бу масус итек өе дип атала, – ди Тәнзил алачыгына ымлап. – Монда мин үзем хуҗа. Хатын-кыз бирегә керергә тиеш түгел. Ике яшьлек улым бакчадан кайту белән туры монда керә. Күпләр: «Итекнең кайсы җирен ясау авыр?» – дип сорый. Мин болай дип җавап бирәм: «Итекнең җиңел эшләнә торган җире юк аның. Гомумән, авыр эш». Физик яктан иң кыены – җыю. Анда көч кирәк, бүлмә бик эссе була. Бер пар итек җыю өчен 15-20 минут вакыт җитә. Шуннан соң аны станокта тигезлисе. Анысы 1-1,5 сәгатькә сузыла. Тагын вак-төяк эшләре бар әле. Түшәлгән итекне сатып алам. Ул зур носки формасында була. Шуны кичтән кайнар суга салып калдырам. Иртән алып юганнан соң, җыю процессы башлана.
Шау кайнар суда да Тәнзилнең кулы пешми, күнеккән. Булачак итек суда җеби. Аны судан сыгып алганнан соң, кул белән махсус формага кертергә кирәк. Бу бик озак эшләнә. Тәнзил аны безгә өстән-өстән генә эшләп күрсәтте.
– Таң белән киләсегез калган, менә бер итекне яңа өлгерттем, – дип елмайды ул. Итекне мичтә киптерәләр. Әмма мин анда киптерә алмыйм, ак итек бит. Шуның өчен өйдә җылыткыч җиһаз ясап куйдым. Ул тартма формасында. Ике якта радиатор утыра. Астан «җылы идән» үтә. Ярты сәгатькә бер тапкыр 50 секунд буе вентиляция җилләтеп ала. Минем итекләр көчле градуста кипми, юкса саргая. Бер мичкә 15 пар итек сыя.
Тәнзил көнгә өч-дүрт кием итек өлгертә. Елына ул 300 пар килеп чыга. «Көннәр буе шуның өстендә генә утырсам, күбрәк тә булыр иде. Мал табибы булып та эшлим бит әле», – ди ул.
Халыкта «Итекченең итеге юк» дигән гыйбарә йөрсә дә, бу Тәнзилгә кагылмый. «Аяктан төшкәне дә юк. Районга да, Казанга да киеп кителә әле», – ди.