|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2016 Хатлар
Этләр баскан дөньясында бүре буласы килә...“Бердәмлек” газетасын даими укып баручылар Камышлы районының Иске Ярмәк авылы фермеры Резидә ханым Кәлимуллинаның “Авылыбыз куштаны Мәҗит ага Йосыповка Ачык хат, яки бездә кемгә яшәргә рәхәт?”, “Ыштансыз депутат, яки туган ягым – яшел бишек” дигән күләмле язмаларны әле онытмаганнардыр, мөгаен. Резидә ханым безнең даими хәбәрчебез булып китәр кебек. Бүген без аның тагын бер шундый фәлсәфәле язмасын бастырабыз. Ул шактый зур, озын булса да, укучыларыбызны ялыктырмас, дип өметләнәбез. Ә инде андыйлар табылса, үпкәләүчеләрдән алдан ук гафу үтенәбез. Бормалы-бормалы гомер сукмагында язмыш безне гаҗәеп кешеләр белән очраштыра, моңа кадәр ишетмәгән, күрмәгән вакыйгаларга юлыктыра. Әйтерсең тәкъдир синең юлны махсус шундый кешеләр, вакыйгалар, күренешләр белән кисештерә! Адәм баласын җир йөзендә ризыгы йөртә, диләр. Юлда йөрү кешеләр белән аралашу, чагыштырып карау мөмкинлеге бирә, күңел офыкларын киңәйтә. Моннан алты ел элек, октябрь башларында, Башкортостанның Зилаир районына мал алырга барырга туры килде. Барып җиткәч, бушка йөрүебез ачыкланды. “Сез иртәләгәнсез, маллар әле урманнан кайтмады”, - диделәр. - Ничек инде “урманнан”? - дип аптырап калдык без. Ә бу якның нарат, чыршы урманнары йөзләгән чакрымнарга сузылган. Искиткеч матурлык анда! Дүрт яктан урманнар белән капланган җир ямьсез була алмый. Кеше аягы басмаган аулак урыннары да бардыр әле. Андый тын урман-кырларга киек кошлар, кыргый җанварлар хуҗа булып, рәхәтләнеп тереклек итәләрдер. - Ә малларыгызга бүреләр тимиме соң? - дигәнгә: Табигать вәкиле белән кеше арасында шундый дуслык хөкем сөрә. Моңа гаҗәпләнәсе юк, бар да табигать белән килешеп яши. Ә менә этләрнең малларга гына түгел, кешеләргә дә ташланган очраклары бихисап икән. Бу баруыбызда без бүреләр, этләр турында күп гаҗәеп хәлләр ишеттек. Мин бу турыда хәзер, еллар үткәч кенә тынычлап яза алам, ә ул вакытта ике мең чакрым арага “Камаз” машинасына киткән ягулык бәясен санап, бик кайгырган идек. Буш йөрмәс өчен бер башкорт агаеннан унлап сарык сатып алып кайткан идек. Ул сарыклар үрчеп, зур бер көтүгә әйләнделәр инде. Бу вакыйга онытылган да булыр иде. Тик быел кемнәрнеңдер этләре җәйге көтүлектәге сарыкларыбызга һөҗүм итеп, унысына зыян иткәннәр. Иң аянычлысы шул: кайчандыр башкорт урманнары уртасыннан кайткан, ерткыч җанвар булып исәпләнгән бүреләр дә тимәгән сарыкларыбызны кешенең иң якын дусты дип саналган, шул малларны көтәргә тиешле этләр бугазлады. Шул көнне көтүне әйдәп йөртүче иң өлкән сарыгыбыз алган яраларыннан үлеп барганда безгә ике бәрәнен калдырды. Шул ятим бәрәннәр үзебезнең оныкларга да, шәһәрдән җәйге ялга кайткан күрше балаларына да бер юаныч булдылар. Җәй буе үзләренә матур исемнәр кушып, карап, шешәдән сөт имезеп үстерделәр аларны. Хәзер менә этләр һәм бүреләр турында ишеткәннәребез “тормыш мәктәбе”нең бер дәресе булган икән бит, дип уйлыйм. Әйе, нәкъ тормыштагыча, этлекне читләрдән түгел, күбесенчә үзебезнекеләрдән күрәбез. Хәзер авылда туган җиргә тугры халык кына яшидер, мөгаен. Бер түрә дә баласын авылда калдыру өчен тырышмый. Андыйларга авылыңның язмышы ничә тиен тора соң? Тик авыллар бетсә, район үзәге нәрсәгә кирәк булыр икән? Фермер булып, кредитларга чумып, авылда эш башлау өчен бераз юләр дә, хыялый да булырга кирәк. Ә эшкә бер тотынасың икән, курыкма, югалып калма. Иң мөһиме - Ходай исәнлек бирсен. Яраткан язучым Мөхәммәт Мәһдиев сүзләренчә “Синдә яшәп, синдә үләргә, шушы җирдә күмелергә язсын”. Бүген кешеләрне гаҗәеп ваемсызлык, битарафлык басты. Түрәләр узынса да без дәшмибез, этлек көтсәк тә, никтер, түзәбез, чөнки акны - кара, караны ак дип раслаган заманада яшибез. Котырган зур эт бугазыңа ябышканда, чәркә этләре аңа кушылып ләң-ләң өреп, аягыңны өзгәндә, аяк өстендә калу бик кыен шул. Бездә бары тик бер учың белән авызыңны, икенчесе белән артыңны каплап, тын да алмыйча тору гына рөхсәт ителә. Битарафлык турында үткән гасыр урталарында чех журналисты һәм язучысы Юлиус Фучик: “Дошманнарыгыздан курыкмагыз - алар сезне үтерерләр генә, дусларыгыздан курыкмагыз - алар сезне сатарлар гына, битараф кешеләрдән куркыгыз, чөнки җирдә кылынган барлык җинаятьләр дә аларның белеп тә, күреп тә дәшмәгәнлекләреннән”, - дип язып калдырган. Әйе, күрмәсәң, дәшмәсәң әйбәт инде, чөнки иртәгә эшсез калуың бар, аннан кредитларыңны ничек түләрсең, нәрсәгә яшәрсең, балалар да булса, бигрәк кыен. Ә без дәшмәгән саен түрәләр аза. Илдар савыгып, хастаханәдән дә чыкмаган иде әле, кыйнаучының күкрәгенә медаль тагып куйдылар. Авылыбызның гади һәм әхлаклы кешеләре “ах” итте. Аннан: “Кеше кыйнаган өчен дә медаль бирәләр икән”, - дигән сүзләр йөрде. Кошки районында яшәүче Рәйхана апа Миңлеголова “Бердәмлек”тә басылган беренче мәкаләмә каршы: “Дөреслек барыбер җиңәчәк”, - дип җавап язган иде. Рәхмәт, Рәйхана апа, тик бу дөньяда дөреслекнең җиңеп чыгуына ышаныч юк. Дөрес, медаль алучылар арасында Илдарның тормыш иптәше Фәридә дә бар иде. Менә аның өчен без бик шатландык, ул бу бүләккә чын-чынлап лаек! Фәридә турында язмасак, язма тулы булмас иде. Иске Ярмәк авылы җирлегенә кергән өч авылда 1013 йорт бар. Һәр көн күпме кеше аңа - авыл җирлеге башлыгы урынбасарына, үтенеч белән килә. Барысына да ачык йөзе, тәмле сүзе бар аның. Үзенең эшен ноктасына хәтле дөрес итеп башкара белә Фәридә ханым. Бүген без кәгазь боткасында яшибез бит: күпме яңа законнар, программалар чыгып тора. Моңа өстәп, аның әле дүрт бала анасы икәнлеген дә әйтергә кирәктер. “Килен кайнана туфрагыннан”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Илдарның әти-әнисе Салих абый белән Рәйсә апа да биш бала үстерделәр бит. Ә бүген бөтенебезнең дә күп бала табып үстерергә йөрәге җитми. Бала тапкан саен ана үзенең гомерен, сәламәтлеген һәр баласына бертигез бүлеп бирә. Һәр бала үз бәхете белән туа, дибез. Аларның берсе дә бер-берсенә охшамаган. Һәркайсының үз холык-фигыле, үз шөгеле дигәндәй. Ә менә Илдар белән Фәридә Шәрәфетдиновларның балалары һәр яктан сәләтле. Уку, җырлау, бию дисеңме!... Өйләрендә тәртип-чисталыкны да алар тәэмин итеп торалар, малларны да карыйлар, кечкенә булсалар да, сыер да савалар. Күз тимәсен инде. Ә Фәридә - ул шәһәр кызы. Чиләбедә туып үсеп, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, аннан соң югары белем алып, әби-бабасы, әти-әнисенең туган авылына, меңләгән балага белем, тәр¬бия биргән, зур ихтирамга лаеклы укытучылар Салих һәм Рәйсә Шәрәфетдиновлар йортына килен булып төшә. Авыл тормышын күрмәгән бу кыз, бүген иртән-иртүк сыерларын савып, көтүен куып, балаларын мәктәпкә озатып эшкә китә. Ә анда күпме кешегә ярарга кирәк?! Кичен арып өенә кайтуга тагын да күп эш көтә аны - аш пешерү, бакчада “казыну”, хуҗалыктагы 7 сыерны, таналарны, үгез-бозауларны, кош-кортларны карау... Ул сыерларның сөтен савып алу гына аз, аны эшкәртәсе дә, сатасы да бар бит әле. Һәм һәр көн шул эшләр кабатлана... Моннан тыш Фәридәбез үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга вакыт таба, төрле фестивальләрдә һәм бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаганы да бар. Ә Илдарга килгәндә, авыл администрациясе башлыгы тарафыннан кыйналганнан соң, хастаханәдә ятып чыккач та, озак вакыт аның температурасы төшмичә интектерде. Шуңа да үстергән икмәкләрен вакытында урып-җыя алмады ул. Ә авыл җирендә мал асрамыйча булмый бит! Аларны кышлату өчен печәне дә, икмәге-фуражы да кирәк. Ә бу шактый чыгымнар сорый. Ягулыгын, яхшы чәчү орлыгын, тиешле агуын, ашламаларын да сатып алырга кирәк. Ә алар бик кыйммәт. Шул хәтле тырышлык куеп үстергән икмәгеңне җыеп ала алмасаң, утырып еларсың да. Без үзебезнең игеннәрне урып-җыйганда да бу кадәр нык кайгырмаганбыздыр. Илдарга ярдәм итәргә алынгач, гөнаһ шомлыгына, ай буе туктаусыз яңгыр койды. Көз ул, минем фикеремчә, башка ел фасылларыннан аермалы буларак, ике өлештән тора. Беренчесен “алтын” дип атыйбыз. Аңа коры, артык яңгырларсыз урак өсте, уңыш җыю вакыты, “әбиләр чуагы” керә. Ә икенчесен, ак кышларга илтүчесен, “кара” дибез. Бу чакта кояш көтелгән кунак кебек күз сирпеп кенә ала, яңгыр катыш юеш кар төшкәләп ала. Көн дә бер тотамлык хәтле генә, әле генә кояш чыккан иде, карыйсың инде кич тә җиткән. Һавада “озакламый кыш” дигән бер аваз яңгырап торган сыман. Менә шундый көннәрнең берсендә улым Ранис баҗасы Фаил белән техниканы кабызып, Илдарга ярдәм итәргә киттеләр. Капка төбендә гомерлек күршебез, акыллы киңәшләрен биреп торучы мәчет карты Ядъкәр абзый: “Балалар, барыгыз, ярдәм итегез, анда дүрт баланың өлеше бар бит. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас!” - дип хәер-фатихасын биреп калды. Яхшы гына эшли башлаганнар иде, кичкә яңгыр яварга тотынды. Барлык техниканы да кырда калдырып кайттылар. “Булмас, җиңеп чыга алмаслар”, - дип хәсрәтләндем мин. Нәкъ шул төндә төш күрдем. Илдарның әтисе мәрхүм Салих абый капкадан килеп керде дә: “Сине Рәйсә апаң безгә чакыра”, - дип мине артыннан ияртеп алып китте. Йортларына барып керүгә ишек алды ишеге ачылды да битенең ике як чокырлары күренерлек итеп елмаеп Рәйсә апа кулына мичтән әле генә чыккан, үзе салган зур бер ипи тотып чыкты. Бабам гомер буена мич чыгаручы булгач, әле: “Бу кадәр зур ипи нинди мич эченә сыйган да, кайчан Рәйсә апа мондый ипиләр салырга өйрәнгән икән?” - дип уйлап куйдым. Ә ул китерде дә Илдар белән икебезгә шушы ипине тоттырды. Ипинең җылысы, яңа гына мичтән чыкканлыгы сизелеп тора иде. Уянгач, бу төшемне бары яхшыга, Илдарның кырда калган икмәген, Аллаһы бирсә, җыеп бетерәчәгебезгә юрадым. Әйе, укытучы апабыз уңган да, булган да иде. Шундый булмаса, биш баланы да үстерергә, төннәр буе дәфтәр тикшерергә өлгерер, мәктәптә хезмәт куйган иренә ярый алыр идемени? Ул чакларда укытучы авылда бик тә абруйлы шәхес иде. Әйбәт тәрбия, яхшы белемнең төп сәбәбе дә шуннан килә. Менә бит, минем төшемә кереп, үз баласы өчен ана бу якты дөньяда гына түгел, мәңгелектә дә кайгыра икәнлеген күрсәтте. Колхозлар гөрләп торганда, икмәккә мал кертмиләр, таптатмыйлар иде. Аның өчен кыр каравылчылары - “полевод”лар бар иде. Ялгыш басуга кергән малны бригад йортына алып кайтып ябалар да хуҗасына штраф салалар иде. Ә хәзер кеше дигән адәми затлар исә, нә¬фесләренә буйсынып, берсе - атларын, икенчесе сыерларын яңгыр астында иген кырына чыгарып җибәрергә бер дә тартынмыйлар. Ничә кат шалтыратып, аңлашырга омтылган Илдар, ипләп тә, ачуланышып та караган. Тик файдасы гына булмаган. - Утырып елардай чаклар да булды, - ди ул. - Маңгай тирең тамган хезмәтеңне мыскыл итсәләр күңел рәнҗи шул. Рәнҗи дигәннән, авылыбызга читтән килгән халыкка карата минем үз фикерем булса да, шуларның берсе - Мөхәммәтали Усманов турында язмыйча үтә алмыйм. Әйе, ул да гаиләсе бе¬лән чит җирләрдән безнең авылга өметләнеп: “Монда мөселманнар яши, без дә тыныч¬лыкта яшәрбез, имин булырбыз”, - дип күчеп килгән. Тик ышанычы гына акланмады, чөнки шул ук кешеләрнең атлары, көтүгә куылмаган сыерлары Мөхәммәталиның күпме көч түгеп, җәй буе утап, су сибеп үстергән яшелчәләрен ашап, таптап юкка чыгардылар. Ул үзе ике көнгә авылдан киткән чакта, атлар хуҗасына шалтыратып, аларны яшелчә кырына кертмәскә үтенсә дә, теге бәндә тыңламаган. Икенче көнне Мөхәммәталиның анасы - 86 яшьлек карчык, кыр буйлап кәбестә түтәлләре арасында елап, егыла-тора атлар куып йөргәндә, мәрхәмәтле күршеләре түзмичә: “Сеңелем, Резидә, яз әле бу әшәкелек турында. Читтән килгән булсалар да, алар да кеше бит, рәнҗетмәсеннәр иде үзләрен”, - дип үтенделәр. Әйе, ай буе кеше икмәге, яшелчәсе ашаган атларың, сыерларың симерер, симерүен. Тик берсендә - алты, икенчесендә җиде җанның өлешенә кергән сугым итең хәләл булырмы, саткан малларыңның әҗере тияр микән? Анардан да күбрәк ат тотучылар бар авылда. Мисал итеп мин Рәфыйк Каюмовны китерер идем. Иртән ул атларын болынга төшереп, тышаулап куя, берсенең дә басуына кертми. Буш, үләне чапмаган кырлар җитәрлек бездә. Тик кешелекле булу гына кирәк. Шушы кыска гына гомеребездә кешеләргә, бер-беребезгә карата ихтирамлы, гадел, игелекле булып, яхшылыклар гына эшләп яшик диясем килә. Күз яше булып кайтыр “Үз вакытында урылмаган, югалган икмәгебезне санарга махсус комиссия дә чакырган идем”, - ди Илдар. Тик авыл хуҗалыгы җитәкчеләре арасында аның кайгысына колак салучы гына табылмаган. “Шалтыратканда йә трубканы алмыйлар, йә телефоннарын сүндереп куялар”. Аптырагач, гариза язып, техника ремонтлаган җиреннән кулын да юмыйча, Илдар Камышлыга үзе китә. “Менә, кырдан, кулымны да юмыйча килдем”, - диюенә, бик эшлекле кыяфәттә утырган бер түрә: “Минем үземнең дә иртәдән бирле кәгазьләр яза-яза кулларымның хәле бетте инде”, - дип җавап бирә. Уттай кызу эш өстендә сөйләшергә, кешенең хәленә керергә 10 - 15 минут вакыт таба алмаган түрәдән нәрсә көтәсең инде? Ул аны кем ашата дип уйлый икән соң? Көне буе эшләгәндәй кыланып, нәрсәдер язып-сызып утырып, районны авыл хуҗалыгы буенча үзе генә белгән нинди “биеклеккә” әйдәп бара икән? Азмы-күпме эшләгән кешенең кадерен белеп, сүзенә колак салып, ярдәм итәсе дә бит. Тик моның өчен үзеңнән дә зур булмавың кирәк. Ә Илдарның уңышын җыеп алу өчен яхшы көннәрне Аллаһы Тәгалә бирде. Бу үзенә күрә бер могҗиза булды. Тирә-якта яңгыр яуса да, бездә яумады. Бишенче көнне төнге сәгать 11дә Илдарның икмәген тулысынча җыеп бетереп кайттылар. Ә иртәнгә ябалак-ябалак беренче кар бөртекләре күбәләктәй очып, җир өстенә кундылар. Ә аларның һәрберсен аерым бер фәрештә иңдерә икән бит. Шулай итеп, бөтен дөнья аклыкка, матурлыкка күмелде. Илдарның мәрхүм ата-анасының да җан¬нары тынычланып, бездән разый булып калдылар кебек. “Тауларга карап, тау Без дә шулай артык кәперенмичә, бер-беребезгә таяныч булып, туганлашып яшәсәк иде.
Резидә КӘЛИМУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|