поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2016 Мәдәният

Илфир Җәләев: “Безнең халык милли җыр традицияләреннән баш тарта алмый” (ИНТЕРВЬЮ)

Татарда рэп юнәлеше бармы соң ул? Гомумән, бу юнәлеш безгә кирәкме? Шушындый сорауларга корылган бәхәсләр сәнгать өлкәсендә беренче ел гына бармый. Мөгаен, бу өлкәдә танылган рэп-башкаручы Шәкүр исеме генә истә калгандыр. Тамашачы да бит бу юнәлештә иҗат итүчеләргә төрлечә карый.

Хип-хоп өлкәсендә үз көчләрен сынарга батырчылык иткән  Илфир Җәләев яңа дулкын, яңа иҗатчы буларак җырларын таныта бара. Бәлки, үзенең иҗади дуслары белән “Калыр йөрәк ярасы” җырын тәкъдим итеп, ул татар рэп юнәлешендә яңа сәхифә ачар.

— Илфир, иҗади тәхәллүсең  итеп “Kepeer” исемен алгансың. Яшь башкаручыга үз исемен күрсәтмәү иҗат иткәндә күбрәк ирек бирәме әллә?
— Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә бу сүз “сакчы” дигәнне аңлата, ләкин мин күбрәк “фәрештә” вариантына өстенлек бирәм. Иҗат башында “ничек кабул итәрләр” дигән кыюсызлыкны яшерер өчен тәхәллүс кулланалар. Аннан кала яшьләр күбрәк шундый “текәлек”не яхшырак кабул итә. Хип-хоп өлкәсендә инглиз теле өстенлек иткәнгә сәхнә исемнәрен дә нәкъ шул телдә сайладык.
— Бик “текә” юнәлешне сайласаң да үзең гади, ихлас татар егете. Кечкенәдән иҗат итеп үстеңме?
— Мин Теләче районының Шәдке авылыннан. Мәктәптә укыган чакта конферанс буларак бик күп конкурсларда чыгыш ясый идем. Җырлап та карадым, ләкин халык җырларын камил башкарып булмады. Шул чорда татар рэп җырларына карата кызыксыну барлыкка килде. Үземнең дә уйда шигъри юллар туа башлады. Дустым Gаа lim белән 8-9 сыйныфларда үзебезнең трекларны да яздыра башладык. Башта тема уйланыла, яшьләр проблемалары хакында язарга тырышабыз, ләкин барысы да барыбер мәхәббәт темасына килеп тоташа. Беребез яза башласа, икенчебез тулыландырып төгәлли. “Нәрсә язарга икән?” дигән чаклар да була. Чыгышларны аерым да, дуэт буларак та ясыйбыз. Без үз тормышыбыз турында гына иҗат итмибез, ләкин җырның эчтәлеген күңел аша үткәреп, үз хис-кичерешләребез аша белдерәбез. Темаларны да аудиториягә яраклаштырып сайлый башладык, күп очракта «тыңлаучы ничек кабул итәр?» дигән сорау куябыз.
— Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем аласың. Син булачак тренермы?
— Әйе, һөнәрем буенча физкультура укытучысы яки тренер булачакмын.  Үзем хоккей белән ныклап шөгыльләнәм. Әтием – тренер, ул мине 5 яшемдә беренче тапкыр бозга алып килде. Казанда үзебезнең таныш егетләр белән команда төзедек. Команданың иганәчеләре бар, алар  финанс чыгымнарны капларга ярдәм итә. Команда белән Идел буе һәвәскәрләр лигасында катнашабыз, шулай ук Теләче районы беренчелегендә дә алдынгы урыннар өчен генә көрәш бара. Хоккей — чын ир-егетләр уены, шуңа да кышын көннәр буе боздан чыкмый идек инде. Профессиональ спортчы булырга теләгем булды, ләкин һәрбер авыл баласыныкы кебек спорт мәктәпләрендә шөгыльләнергә мөмкинлек булмады. Әтием тренер булгач, авылда да балаларны спорт ягыннан тәрбиялим, әтигә ярдәм итәм, ул иске мәктәп алымнарын куллана, мин исә яңа методика белән эшлим, балалар да яшьләр белән яхшырак аралаша.
— Әтиең спорт буенча йогынты ясаса, әниең иҗатка тарткандыр?
— Иҗат ягыннан, чыннан да, әни үстерде, конферанс буларак сәләтемне ачты. Әнием — биюче, ул бүгенге көндә мәктәптә татар теле һәм әдәбиятен укыта. Иҗатымны тәнкыйтьләүче дә, киңәшләр бирүче дә ул. Әти-әнием иҗатыма каршы түгел, алар аны хобби буларак кабул итә. Нәфис сүз өлкәсеннән мин 10 сыйныфларда баш тарттым. Шуннан соң 3 ел тирәсе без җырларны да яздырмадык.  Имтиханнар, башка мәшәкатьләр барлыкка килү моңа сәбәпче булгандыр. Бу елны көз көне яңадан җырларга алындык. Айрат Мингазов белән хезмәттәшлек итәбез, элек анда Шәкүр дә җырлар яздырган, шуңа да Айрат рэп өлкәсендә иҗат иткән кеше буларак безгә кирәкле киңәшләрне дә бирә. Аның аша яңа җырыбызга Альбина Заһидуллина исемле вокалист кызны да таптык. Ул җыр безнең лирик юнәлештә булып чыкты. Анда вокалисттан башка булмый,  күбрәк кызларга ошый андый җырлар.
— Татар эстрадасына рэп юнәлеше килешәме?
— Татар кешесенә, җитәкчелеккә күбрәк халыкчан җырлар кирәк. Безнең халык традициясенә ябышкан, ләкин яңарышларга әле ияләшмәгән, башкача карый. 2012 елда рэп үсә башлаган иде, ләкин аннары барысы да алга китеш булмагач, туктарга мәҗбүр булдылар. Алга таба беренче клипны төшерү фикере бар. Клипка алынсак та, сәхнәгә кереп китәр өчен мәхәббәт темасындагы җырларны сайларга телим.
— Киенү стиленә игътибар бирәсеңме? Рэп үзенчә йогынты ясыймы?
— Үземне лирик рэпер дип атар идем, шуңа да миңа бөтен кеше күзаллаган озын чылбырлы, спорт стилендә киенеп йөрүче башкаручылар образы туры килми. Ул рэпны гангстерларча стильгә охшатып калдыра.
— Ә татар җыр сәнгате белән үзең кызыксынасыңмы?
— Әйе, әлбәттә. Татар җырларын тыңлыйм, ничектер үземчә көйләп тә йөрим. Татар рэп башкаручыларның да иҗаты белән кызыксынам. Рус эстрадасыннан L’One ны тыңлыйм. Минем өчен Эминем үрнәк, аның тавышы, стиле үземә ошый. Алга таба үзебезнең дә клубларда чыгыш ясыйсы килә, алга таба эшләрне күрсәтә алсаң, бәлки, даими чыгышлар да башланыр. Хип-хоп өлкәсендә продюсер кирәкми, ул барыбер ирекле стиль, ә җитәкче билгеле бер кысаларга сыйдырырга тырышачак, минемчә. Без үзебезнең иҗатка тәнкыйди караш булдырдык, сокланып тору юк. Яңа язылган җырлар аша үзгәрә, камилләшә барасың. Алга таба “бомба” булырлык җыр чыгарасы килә. Иҗатны икенче планга күчерәсе килми, ләкин ир кешегә җитдирәк эш кирәк икәнен дә аңлыйм. Хип-хоп юнәлеше белән яшь вакытта шөгыльләнү кулай.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 02.12.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»