поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2009 Милләт

6 НОЯБРЬ БӘЙРӘММЕ?

1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде

Рафаэль ХӘКИМОВ, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты директоры:

– 6 ноябрь минем өчен мөһим көн. Конституция комиссиясе эшендә катнаштым, шуңа күрә кануннар ничек барлыкка килгәнен беләм. 1990 елда “Суверенитет турында”гы Декларацияне кабул иткәч, 1992 елда референдум узды. Күп кенә мөһим маддәләрне ТР Конституциясенә кертә алдык. Бу зур адым иде.

 

Республика соңгы елларда зур тарихи юл узды. Бүгенге уңышлар әнә шул еллардагы эшләр нәтиҗәсе. Юллар салыну, газлаштыру, Казанны төзекләндерү – боларның барысында да 1992 елда кабул ителгән ТР Конституциясенең өлеше зур. Татарча иркенләп сөйләшәбез, татар мәктәпләре бар икән, бу шулай ук төп кануныбызның тәэсире. Әлбәттә, моңа кадәр Конституция көчлерәк иде. Тормыш та, шул исәптән сәясәт тә үзгәрешсез тормый, төрле чаклар була. Дулкын кебек хәрәкәт ителә. Татар өчен әле мактанырлык замана булмаса да, бу көннәр узар дип уйлыйм. Русиянең бердәнбер үсеш юлы – федерализм. Ул булса, Татарстанның вазыйфалары да, вәкаләтләре дә артачак. Конституциянең дә көчәячәгенә шикләнмим.

 

Миңназыйм СӘФӘРОВ, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире:

– Татарстанның барлык бәйрәмнәре күңелемә якын. Үзебезнең мөһим даталарны санга сукмый кала алмыйм. 30 август, 6 ноябрь көннәрен безнең халык көрәшеп алды, моның өчен озак юл үтәргә туры килде. Конституциябезне башка законнар белән тәңгәлләштерәләрме, аны яраксыз дип табалармы, анда эшем юк, беренче чиратта бәйсезлек, Конституциям күңелемдә!

 

Римзил ВӘЛИ, “Азатлык” радиосының Казан бюросы директоры:

– 1992 елдан бирле 6 ноябрь минем өчен изге көн. Яратам бу бәйрәмне! Әллә нинди чаралар, мәҗлесләр уздырмыйбыз, ләкин үзебезнең яшәеш, Конституция турында уйлыйм. Төп канунга референдум нәтиҗәләре керде. Ничек кенә тырышсалар да, аны кире кагып булмый. Шуның белән горурланам. Республика бетте, дәүләтчелек кимеде дип зарланганнарын яратмыйм.

 

Илдус хәзрәт ФӘИЗ, Болгар мәчете имамы:

– Ватанпәрвәр, милләтемне яратучы кеше буларак, Конституция көнен искә алам. Ул киселде, үзгәрде, диләр. Әйе, бу Аллаһның тәкъдире. Күп нәрсә үзебез оешып бетмәгәнлектән килеп чыга. Иреклек булган чакта шактый нәрсәне эшләми калдык, ә 20 ел эчендә күпне башкарып, максатларга ирешә алырлык мөмкинлек бар иде.

 

Тәбрис ЯРУЛЛИН, эшкуар:

– ТР Конституция көне татарлар өчен суверенитет бәйрәменнән соң икенче мөһим дата. 1992 елда кабул ителеп, ул бик күп тапкыр үзгәрде, киселде. Алай булыр дип берсе дә күз алдына китермәгәндер. Нишлисең, вәзгыять үзгәрүчән, татарларга да чигенүләр ясарга туры килә. Минемчә, бу вакытлыча. Ләкин шулай булуга карамастан, ТР Конституциясе безнең өчен символ, республика, татарларга әһәмиятле документ.

 

6 ноябрьдә әллә нинди мәҗлесләр кормыйбыз, чараларда катнашмыйбыз, ләкин аны истә тотабыз.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 19 | 06.11.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»