|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2016 Милләт
Уфада татар төбәген өйрәнүчеләр форумы уздыТатар дөньясында төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәте хәзерге вакытта киң колач алды. Бу хәрәкәтне милли тормышыбызның бик кирәкле һәм әһәмиятле юнәлеше дип уйлыйм. Бай, күпкырлы, тирән тамырлы татар тарихын өйрәнү, һичшиксез, милли аң тәрбияләү чарасы булып тора. Шушы тарихны өйрәнеп кенә без халкыбызның буыннар чылбыры эзлеклелеген тәэмин итә алабыз. Татар тарихы бар, аны өйрәнүе мөһим дигән уйларны тормышка ашырып кына татар үзенең татарлыгын саклап кала ала. Менә шул максат белән 18- 19 ноябрьдә Башкортстан башкаласы Уфада татар төбәген өйрәнүчеләр форумы узды. Биредә Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Пермь крае, Оренбург, Самара, Төмән, Чиләбе, Әстерхан, Тобольск, Омск, Чиләбе, Екатеринбург, Магнитогорск һәм башка өлкәләрдән крайны өйрәнүчеләр, галимнәр, барлыгы 200дән артык делегат катнашты. Бу форумга безнең Нижгар өлкәсеннән татар төбәген өйрәнүчеләр клубының рәисе Мирзәхләм Гаяр улы Абдулганиев, Татар Моклокасы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Юныс кызы Кутерова һәм мин – Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Хайдәр кызы Мөхәммәтҗанова барган идек. Шушы зур чараны Башкортстанның “Берлек” төбәк иҗтимагый оешмасы үткәрде. Форумның ник биредә үткәнен сорап, без аның җитәкчесенең урынбасары Нәфисә Акчуринага мәрәҗәгатъ иттек. Ул безне шат йөзе белән каршы алып, форумның Уфада үткәрелүенең сәбәбен Башкортстанда туган якны өйрәнүчеләр күп булуы белән аңлатты. «Башкортстанда туган яклары турында китап язучылар күп. Моны Казанда да һәрвакыт билгеләп узалар. Авылларының бетүенә ачынып язган кешеләр, Казанга караганда, Уфада күбрәк булырга тиешлеге аңлашыла бит», - диде ул. Нәфисә Акчурина җирле халыкта бу форумга кызыксыну зур булуын да билгеләп үтте. “Әллә кайлардан белеп авыллардан шалтыраталар: “килим инде, килеп тыңлап кына утырыйм” диләр. Халык сусаган андый әйбергә. Татар сүзе, татар тарихы, татар моңы Башкортстандагы татар кешеләре өчен ком чүлендәге су кебек”, - дип ассызыклады ул. Бүгенгесе көндә биредә 669 татар авылы бар. Ә 1917 елда нәкъ Уфа шәһәрендә беренче тапкыр татар оешмасы барлыкка килә. Форум Ихлас мәчетенең имамы Мөхәммәтрәхим хәзрәтнең догасы белән башланды. Аның арты “Берлек” татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Рафаил улы Гыйлметдинов Уфага килгән кунакларны каршы алды. Ул татар төбәген өйрәнүчеләр каршында бүгенге көндә нинди төп бурычлар торганын әйтеп узды, шулар арасында татар халкы, татар авыллары тарихы аеруча аерылып торды, аларга басым ясалды. Бөтендөнья татар Конгрессының этнологик мониторинг Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Дамир Мәүләви улы Исхаков үзенең чыгышында мишәрләр тарихы турында мәгълүматлар бик аз, диде. Илебезнең 25 төбәгеннән килүче кунаклар арасыннан форумда егермедән артык кеше чыгыш ясады. Барлык чыгышларда татар авылларының тарихын язу – безнең төп бурычыбыз, ләкин безгә аны тирәнрәк, профессиональрәк эшләргә кирәк дигән уйлар тарих- чыларны берләштерде. Мин үземнең чыгышымны “Нижгар якларында милләтебез хәзинәсе” дип атадым. Компьютер пре- зентациясе ярдәмендә безнең Нижгар ягында татар авылларының килеп чыгышы, формалашуы, тамырлары белән XVI гасырга барып тоташуы, меңнәрчә еллар дәверендә бу төбәктә татар халкы үзенең тарихи эзен калдыруы, борынгыдан патша белән элемтәдә торып, “хезмәтчел” (служилый) исемен алуы, шулай итеп, халкымның телен, динен, үзенчәлекле гореф- гадәтләрен саклап кала алуы турында сөйләдем. Мәскәүдән килгән якташыбыз (Сафаҗай) делегат Мансур ага Хакимов үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышы елларында татарларның илебез азатлыгы өчен көрәшүе хакында китаплар язылуы турында сөйләде һәм үзе автордаш булган берничә китап “Берлек” татар оешмасына бүләк итте. Барча чыгышлар да эчтәлекле һәм уйландырышлы иде. Бүгенге көндә төбәкне өйрәнүчеләрне нәрсә борчый соң? Татар бит киңәеп үз илендә яшәүче халык. Ләкин милләтебез җирсез калып килә. 75% халык шәһәрдә яши, авылда 25% кына кала. Шуларның күбесе – пенсионер. Ә һәрбер татар авылы үзе бер космос, ә аның умырткасы - Бөтенроссия татарлары тарихы. Ике көнгә сузылган форум бик тиз үтте, шушы вакыт эчендә кичке Уфа белән танышу өчен оештырылган экскурсия, “Идел” татар-башкорт җырчылары конкурсы концерты да безнең күңелләребезгә якты нур өстәде. Нижгар делегациясе исеменнән шушы форумны оеш- тыручыларга, аеруча Нәфисә Акчуринага, Эльвира Гильфановага, Ләйсән Сираевага зур рәхмәтләребезне белдерәсем килә. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА, Зур Рбишча |
Иң күп укылган
|