01.12.2016 Мәдәният
Линар Гәфиятуллин: “Иҗатымны тамашачыга тәкъдим итәр өчен нефть компаниясендә хезмәт куям” (ИНТЕРВЬЮ)
Җырчыларны, гадәттә, бай, акчалы дип уйлыйлар. Тамашачыны бит җырны яздыруга, клипны төшерүгә, концерт оештыруга киткән чыгымнар кызыксындырмый, чөнки тамашаларның билет бәясеннән башка нәтиҗә ясыйлар. Һәрбер хезмәтне үзең эшләп карагач кына аңлыйсың диләр бит.
Бүгенге сәхнәдә дә төп эш урыны икенче өлкәдә булган башкаручылар күп иҗат итә. Яшь җырчы Линар Гәфиятуллин да алар рәтеннән. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә туып-үскән Линар үз шәһәрендә тармакара көллиятне дә тәмамлап, музыкаль белем дә алырга җитешкән.
— “Көнләшмә” исемле тәүге клибыңны чыгару иҗатыңның яңа баскычымы?
— Әлбәттә, клип чыгару ижатымны яңа дәрәҗәгә күтәрде, чөнки ул беренче иҗат җимешем. Һәрбер җырчы да үз өстендә эшләп торырга тиеш. Клипның нәтиҗәсе белән канәгать калдым, тик алга таба һичшиксез камилләшергә, үсәргә урын бар.
— “Көнләшмә” дип концерт программасын да атагансың, бу темага ни өчен игътибар бирергә булдың
— Бүгенге көндә аерылышуларның бер сәбәбе – көнләшү. Үзебезчә бу проблемага шулай игътибар юнәлтеп, тормыштагы, гаиләдәге төрле мизгелләргә яңа караш өстәргә тырышабыз. Бәлки, нәтиҗәсе дә булыр, кемнеңдер мөнәсәбәтләренә уңай йогынты ясарбыз.
— Кешедәге тагын нинди начар сыйфатларны өнәмисең?
— Кешенең үз сүзендә тормаганын яратмыйм һәм алдашуны. Тормыш шулай диләр дә, төрлечә яраклашырга тырышалар, ләкин намус һәм тәрбия турында да онытмаска кирәк дип саныйм.
— Концерт оештыру бик катлаулы хезмәт, барысын да көйләп бетерергә түземлегең җитәме?
— Төрле вакытта төрлечә була, күбесенчә һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга һәм һәрбер кешенең көенә туры китерергә тырышам. Эшнең катлаулылыгын оештырып караганнар генә аңлый, читтән бит килешеп, сөйләшеп йөргән хезмәт кенә буларак күренә ул.
— Зифа Нагаева җырларына өстенлек бирәсең ахры?
— Зифа апа Нагаева мине беренче булып олы сәхнәгә аяк бастырды. 2012 нче елдан башлап, мин аның төркемендә чыгыш ясыйм һәм җырларын бик яратып башкарам. Шуңа да рәхмәтләрем чиксез. Зифа апаның җырларын башкалар белән бутау мөмкин түгел, алар кабатланмас. Үзенә генә хас мәгънәлеге, тоемлавы белән иҗат итә ул. Юкка гына татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчылары Зифа Нагаева җырларына өстенлек бирми.
— Кайсы җырчыларны хөрмәт итәсең?
— Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимовларны барлык тамашачы яраткан кебек үк, мин дә аларның иҗатын үз итәм.
— Сәхнәгә менәргә этәрүче булдымы?
— Дөресен әйткәндә, этәрүче кеше юк, барысына да үземнең тырышлыгым белән ирешәм. Әлбәттә, әти-әниемнең ярдәме бик зур, шулай ук “Стәрлетамак егетләре” төркеменең дә йогынтысы булды.
— Тормышыңны бары җыр белән генә бәйләдеңме?
— Бүгенге көндә җырларымны тамашачыма житкерер һәм күрсәтер өчен мин нефть компаниясендә эш күрсәтергә тиеш. Киләчәктә тормышымны тик сәнгать белән генә бәйләргә тели идем.
— Тамашачылар сине ничек кабул итә? Халыкка ошау авырмы?
— Аллага шөкер, бик җылы кабул итәләр. Тыңлаучыларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Төрле тамаша була, шулай ук һәрбер тамашачының да үзенә ошаган, җырның мәгънәсен тиешле итеп житкерүчесе була.
— Иҗат ягыннан нинди хыялларың бар?
— Алла бирса, алдагы көннәрдә тамашачыларны яңа җырлар, яңа клиплар белән куандырырга насыйп булсын иде.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 01.12.2016