поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2009 Юмор

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ – АЛМАЗХАН

Сарман районы Саклаубаш авылында Алмаз Фарукшин исемле кызыклы гына бер кеше яши. Шигырьләре дә үзе кебек үк кызыклы. Алабуга пединститутының филология факультетында белем алган ул. Берничә ел мөгаллим булып эшләгәч, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган. Илһам килгәндә Алмазхан тәхәллүсе астында шигырьләр иҗат итә. Беренче шигырьләре “Татарстан яшьләре”, “Авыл авазы” гәзитләрендә дөнья күргән, Сарман районы сайтына да кереп укырга була. Алмаз Фарукшинга 40 яшь, өч бала атасы.

 
 
 
 
 
 
Контактта
 
Контактка кердем хатын белән,
Бик еш керәм соңгы вакытта,
Яшь чакларда җае булмаганга,
Вакыт әрәм итмим картлыкта.
 
Йоклап китте төнге икеләрдә,
Күрше хатын керде кунакка
Аның белән кердем контактка,
Сәгать буе булдык аулакта.
 
Менә Казан кызы килеп керде,
Анын белән байтак "мәтәштем",
Аннан инде классташлар белән
Берәм-берәм тотып "сөйләштем".
 
Хәлдән тайдым, кызды ноутбук та,
Җитәр, мәйтәм, ардым бүгенгә.
Хатын торып кергән контактка
Миңа онлайн булып күренә.
 
Аськасына шакыйм: –Йокы бүлмәсенә
Керче, йоклыйк сана бергәләп!
Бик күнелле иде яшәүләре
"Тере контакт"ка кергәләп...
 
30 октябрь, 2009 ел.
 
Дуңгыз чире
 
Йокымсырап утырганда мәрткә китеп:
Үтте зәхмәт, үтеп китте безне давыл.
Яңа хәбәр колакларны алды өтеп,
Тагын грипп, үрә торды бөтен авыл...
 
Кетәклектә калган иде зәгыйфь тавык,
"Өй токмачы басам",– диеп көтэ әби.
Кош чиреннән калганнары китте авып,
Күкәй салмый, уза алмый мескен тәки.
 
Тавыкларга кадаганнар иде укол,
Бишәр сумны түләттеләр үткән көзне.
Бабай әйтә:"Монысы ди, яна прикол,
Бер уколга сорарлар ди, инде йөзне".
 
Дуңгызныкы исеме генә, кешеләрне
Кыра диләр берниенә карамыйча.
Онищенко үзе әйтте: "Котылу юк
Һәр адәмне тотып укол кадамыйча".
 
Дунгызларны сатып китте инвесторлар
Кош чиреннән качып калды аксак чеби,
Бабай әйтә,чыксын иде түрә чире,
Кырылсыннар,симерделәр дуңгыз кеби.
 
25 сентябрь, 2009 ел.
 
Безнең авыл килене
 
Исем китеп карап торам безнең авыл киленен:
Җете кызыл төскә буяп куйган сусыл иренен.
Кершән тарткан яңакларга, алсу төстә битләре,
Бигрәк мул күкрәкләр, мыймыл-мыймыл итләре.
 
Сәгать уннар тулып киткәч төшә урыннан шуып,
Юньсез чебеннәр уяткан, йөри шуларны куып,
Киерелә колач җәеп, авызын олы ачып,
Буар елан диеп белеп, барысы бетә качып.
 
Каенана сыер сауган, күптэн көтүне куган,
Сөт аерткан, керен юган, өстәл әзерләп куйган.
Тәмле исләр бөркеп тора яңа пешкән коймагы
Килен манып ашасынга чокыр белән каймагы.
 
Бер сәгатьлэп тирләп-пешеп, чупыр-чопыр китереп,
Чәен эчә ара-тирә голдыр-голдыр кикереп.
Аннан китә кырын ятып телевизор карарга,
Ике сәгать сарыф итә үргән чәчен тарарга.
 
Аю кебек лап-лоп басып, тагып булган алтынын
Югары очка менеп китә эзләп иптәш хатынын.
Черт-черт итеп ашыкмыйча чирттерәләр көнбагыш
Гайбәт саталар икәүләп көне-буе чош та пыш.
 
P.S. Алмазханның башка шигырьләрен "Сарманда" сайтыннан укырга була.


Матбугат.ру
№ | 06.11.2009
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»