|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2016 Фаҗига
Дәүләт автоинспекциясе биш кеше үлеменә китергән юл һәлакәте шаһитларын эзлиДәүләт автоинспекциясе фаҗигале юл һәлакәте шаһитларын эзли, һәлакәттә 5 кеше гомере өзелгән, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте. Фаҗига 25 ноябрьдә Казан – Йошкар-Ола трассасының 15нче чакрымында Яшел Үзән янында кичке сигез тулганда булган. “Тойота Лэнд Крузер” һәм 14нче модель “Лада” автомобильләре бәрелеше нәтиҗәсендә “Лада”ны йөртүче һәм дүрт пассажиры үлгән. “Тойота” шоферы һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләрен алган. Шулай ук укыгыз: Татарстанда зур һәлакәт: биш кеше үлгән (ФОТО)
--- |
Иң күп укылган
|