поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
05.11.2009 Җәмгыять

БЕРДӘМ БУЛЫЙК, АЕРЫМ ТОРЫЙК!

Менә тагын бер “календарь бәйрәме” җитте. Бердәмлек көне дип атала ул. Түрәләр “4 ноябрьдә фәлән кадәр чара уздырдык, аңа фәлән кадәр акча китте”, – дип кочак-кочак хисап язар хәзер. Гади халык исә, чираттагы ялга сөенеп, кемдер хуҗалык тирәсендә казынып, кемдер “салып”, бу “бәйрәмне” тыныч кына өйләрендә үткәрер.

Көне бар, бердәмлеге юк, дип күп тапкыр кабатланды инде. Безнең илдә мәңге булмас та. Артык төрле шул без, бер-беребезне аңларга, берләшергә теләк тә, сәләт тә юк. Күптән түгел, Ураза аенда, Кремльдә музыкаль фестиваль үткәрү тирәсендә җәнҗал купкач, бер рус коллегам нык гаҗәпләнгән иде. “Ник мөселманнар шундый мәдәни чараның ямен җибәрә?” – дип ризасызлыгын белдерде ул. “Бездә мәетләр өстендә җырлап-биеп утыру гадәте юк шул,” – дидем. Барыбер аңламады. Чөнки үзара аңлашу дәүләтнең үзенә дә кирәк түгел. Бердәмнәр белән идарә итүе, ай-һай, авыр ул. Ә таркаулар белән ансат. Таркаулыкны саклап торырга да кирәк. Таба суына башладымы – кыздырып алырга, ә моның өчен милли һәм дини азчылыкны түбәнсетүдән дә кулайрак нәрсә юк.

 

Әнә, Мәскәү мэры Юрий Лужков белән федераль миграцион хезмәт башлыгы Константин Ромадановский килешә алмый интегә. Лужков мигрантларга каршы чын көрәш ачкан. Ул ышандырганча, башкаладагы 47 процент җинаятьләрне чит илдән килүчеләр кыла икән. Ромадановский исә бу сан 18 процент чамасы гына, Русия күләмендә 3-4тән артмый, ди. Лужковның үз шәһәрен якларга маташуы аңлашыла. Ләкин нигә кешеләрне ак белән карага бүләргә? Болай да ел башыннан башкалада мигрантларга каршы 170 җинаять кылынган, 53 кешене үтергәннәр. Күбесе – үзбәк. Хакимият үзе үк “дошманнарны” күрсәтеп торганда, яшьләр азынмый кая барсын?!

 

Советлар Союзында секс булмаган кебек, Татарстанда милли низаг юк, җәмәгать! Толерант ич без. Ләкин чынында бездә дә скинхедлар җитәрлек. “Арийская нация” хыялы белән татар егетләре дә саташып йөри. Бер очрашып сөйләшкән дә идем мин алар белән. Безнең бөтен бәхетсезлек чит илләрдән килгән мигрантлар аркасында дип ышандырдылар. Гәрчә Мәскәүдә булсынмы ул, Казандамы – шулар бөтен кара эшне башкарырга риза. Казанда хәзер трамвай-троллейбусларны да Урта Азия “кунаклары” йөртә бит, чөнки үзебезнекеләр ул акчага чиләнүдән җирәнә. Ә болар түзә. Җитәкче кешегә Русия гражданины урынына мигрантны, бигрәк тә законсызын алу отышлырак та әле. Тиеннәргә дә рәхәтләнеп эшлиләр, бернинди хокуклары да юк, ничек теләсәң, шулай боргалап була...

 

Барыбер толерант республикада яшәп ятышыбыз. Безне күреп, чит ил кунаклары шаккатып китә. Дуслык-татулык бар. Әле күптән түгел генә Алабугада Татарстан халыклары ассамблеясы Советы утырыш үткәрде. Республикабызда катнаш никахлар арта икән. Түрәләр моны яхшы фал дип юраган. Катнаша-бердәмләшә торып, тәмам “россиянин” булып куймагаек... Тик алай ук барып чыкмас. Юктан бар ителгән бәйрәмнәр дә кирәкмидер, бәлки? Бердәмлеккә омтылучыларның үз партияләре бар бит инде, анда кереп тигез сафлар белән йөрсеннәр. Көчләп берләштергәнче, һәркемнең үзенчәлеген истә тотып, хөрмәт итеп яшәргә өйрәнсен иде илебез. Бердәмлек тә, татулык та шул вакытта гына мөмкин. Кыскасы, бердәм булыйк, аерым торыйк!


Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Безнең гәҗит
№ 44 | 03.11.2009
Безнең гәҗит печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (26031) / 06.11.2009 12:34:22

Мигрантларның үз илләрендә татар-урыска көн юк, шуңа күрә аларның да монда эзе дә булмаска тиеш. Аңа гына да түгел, алар бит хезмәт бәясен, хезмәт хакын төшерә, чөнки тиенгә дә эшләргә риза. Акыл үсешләре дә, менталитетлары үзләренчә.
Үз илләрендә җинаять кылучыларга кадәр качып ята бездә...

№5 (26017) / 05.11.2009 22:27:52

бөтенесе бер казанга салып буталган монда. Шул толерантност Татарстанда нидән гыйбрәт соң, кем кемгә түзеп яши, белмим.рәхмәт инде старший братка.инде мигрантлар да өстәлде

№4 (26015) / 05.11.2009 22:18:35

ауыл агае,күз дә күз кирәк ул мигрантлар артыннан, дип зарланалар бит әле, малтабарларыбыз, ялкаулары күп, диләр.
Автор, "Катнаша-бердәмләшә торып, тәмам “россиянин” булып куймагаек... " дисез. Без бит инде байтактан россияниннар. Моның белән ни ачтыгыз?..

№3 (26013) / 05.11.2009 22:07:58

Бер частный ширкәтне беләм.Анда Тадҗиклар әшли.Зарплата дасойная,болничный түлиләр,дәуалыйлар ширкәт хисабына.Эшне җиренә җиткереп,намус белән эшлиләр,шуңа хуҗа аларга җылы мөнәсәбәттә.Тораклары да кешечә.Хуҗа татар кешесе.
Безнекеләр белән эшләп карады.Эчәләр, эшкә чыкмыйлар,урлыйлар,эшне җиренә җиткереп үтәмиләр.
Менә нәтиҗә...

№2 (25997) / 05.11.2009 17:43:42

"Җитәкче кешегә Русия гражданины урынына мигрантны, бигрәк тә законсызын алу отышлырак та әле. Тиеннәргә дә рәхәтләнеп эшлиләр, бернинди хокуклары да юк, ничек теләсәң, шулай боргалап була..."

Менэ бу жомлэ очен


Моны бик сойлэмилэр."Эхо Москвы"да пышылдап кына бер тапкыр гына эйттелэр.Безнен работадательгэ раблар эшлэту жайлырак дип. Аннан бер яшь депутат жилкенеп китте, имеш, Екатеринбургтагы бер завод директоры эйткэн имеш, узебездэ квалифицированный токарь бер 65 яшьлек абзый гына калды.Пенсиягэ китэр дип калтырап торабыз имеш.Анын зарплатасы оч мен ярым доллар имеш. Мин уземэ стоп дип туктадым тынлаудан, ул депутат дэвам итте очына-очына Кытай эшчелэре кирэклеген исбатлаврга тырышуын. Минем ми шул 3,5мен доллар тирэсендэ эйлэнэ. Бу айгамы, елгамы!?Айга булса ышанмыйм, тортеп курсэтмичэ, 6 разрядлы токарнын 90мен рубль алып эшлэвен.Елга булса, жиде мен рубль чыга.Депутат ни сойли!??? Янындагы оппоненты да бэхэс суынгач кына анга килде. Бер еллык зарплатыдыр бу дип.
Менэ шул бэхэстэн сон нинди толерантность котэргэ була. Элбэттэ, Россия халкы очен власть сакральный эйбер, учне мигрантлардан ала. Ул берничэсен домбэслибез дэ, кайтып китэрлэр дип уйлый.

Уземнен бу турыда эшкэ эйбэт жимешлэр китереп йоруче белэн сойлэшкэнем булды. Яна кагыйдэлэр чыккач кайтып киткэннэр иде бит эле бераз вакытка. Анын да кайтып барышы."Ничек сон сезнен анда?" - дим. Сез мина эйбэт жимешлэр китереп бирэсез, минем сезгэ шэхсэн карашым начар тугел димен. "Ой, анда хана инде. Бернинди закон юк.Кешене чебен урынына да курмилэр, юк итэлэр юлын кочлерэк кешегэ аркылы чыкса ," - ди.Мин дэвам итэм: "Ярый сез монда законнарны бозып килэсез, бозып яшисез, черный нал, ришвэтлэр сезен аша куп уза, экренлэп бездэ дэ хана ясыйсыз бит, безнекелэрнен шуна сезгэ могалэмэсе начар бит!" -дидем. Ул килеште, каршы эйтер суз таба алмады.

№1 (25994) / 05.11.2009 15:02:16

Бик дорес анализ..
Хэм тагы да Аллах биргэн кануннарда гына кешелэргэ яшэу унайлы икэнен курсэтэ:
Пэйгамбэребезнен хэдисе:
خطب رسول الله صلى الله عليه وسلم الناس يوم فتح مكة فقال: يا أيها الناس إن الله قد أذهب عنكم عبية الجاهلية وتعاظمها بآبائها فالناس رجلان بر تقي كريم على الله، وفاجر شقي هين على الله، والناس بنو آدم وخلق الله آدم من تراب رواه الترمذي
Пэйгамбэребез Мэккэгэ кергэч шундый хотбэ сойли: Эй, кешелэр! Аллах сездэн исламга хэтле булган наданлык галэмэтлэреннэн булган нэсел-нэсэп белэн мактануны ерайгайтты.
Кешелэр ике генэ тордэ: изге, тэкъва, Аллах каршында хормэтле хэм бозык, бэхетсез, Аллах очен кадерсез.
Кешелэр Адэм балалары, э аны Аллах туфрактан ясады.

وعن جابر بن عبد الله رضي الله عنهما قال: خطبنا رسول الله صلى الله عليه وسلم في أوسط أيام التشريق خطبة الوادع فقال: يا أيها الناس إن ربكم واحد وإن أباكم واحد ألا لا فضل لعربي على عجمي ولا لعجمي على عربي ولا لأحمر على أسود ولا لأسود على أحمر إلا بالتقوى إن أكرمكم عند الله أتقاكم. رواه البيهقي،
Корбан гаетеннэн сон пэйгамбэребез бер вэгаз сойлэде:
Эй кешелэр, сезнен раббыгыз бер, атагыз да бер.
Гарэпнен башкадан остенлеге юк, башканын да гарэптэн остенлеге юк.
кызыл тэнленен кара тэнледэн остен тугел, кара тэнле кызыл тэнледэн остен тугел. Тэкъвалык белэн генэ остенлек. Аллах каршында ин остене - Ана тэквалырагы.
(Тэкъвалык - Аллах куйган чиклэрдэн узмыйча яшэу)

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar