30.11.2016 Җәмгыять
Адым саен куркыныч чирләр сагалый - хикмәт нәрсәдә?
Ни хикмәттер, соңгы вакытларда кем белән генә аралаша башласам да, әле бер, әле икенче танышымны нинди дә булса чир бәреп егуын әйтәләр. Салкын тиеп яки башка төрле җиңелчә авыру булса, бер хәл. Күбесе йөрәк өянәге, кан тамырлары кысылу һәм башка төрле җитди чирдән интегә. Өлкәнәя барган саен андый куркыныч арта бара. Хикмәт нәрсәдә?
Ни өчен имән баганасыдай ирләр, әле лаеклы ялга чыгарга да өлгермәгән хатын-кызларны адым саен куркыныч чирләр сагалый?
Ни булды сиңа, йөрәк?
Мондый аяныч хәлләрнең сәбәпләрен санап кына да бетерерлек түгел, ди белгечләр. Иң беренче – табыннарыбызда көндәлек кулланылучы азык-төлектә химик матдәләрнең күләме арта баруы сәбәпче дип әйтәләр.
Бүген химик матдәләр кулланылмый җитештерелгән ит һәм сөт продуктлары гына түгел, яшелчә, җиләк-җимешне дә табу кыен. Булса да, шул үз бакчаңда үстерелгән бәрәңге, кыяр, помидор яисә кәбестә кебек яшелчәләр генә калып бара. Хәер, аларын да төрле препаратлар, химик матдәләрсез үстерүчеләр сирәктер.
Кеше дигәнең үз күзләре белән күргәнгә генә ышанырга тырыша бит. Күрмәгәч, холестерин дип аталучы явызның безнең кан тамырларына ябышып калуы турында уйламый да. Холестеринның барлыгын да кан тамырларында төерләр хасил булып, кан йөреше бозыла башлагач кына беләбез. Нәтиҗәдә кан тамырлары буйлап организмга кирәкле матдәләр килүе тоткарлана. Бу исә йөрәк, баш мие өянәкләре кебек кеше гомеренә аеруча куркыныч янаучы чирләр китереп чыгара.
Химикат чүптән дә күп
Узган гасырның 50-60 нчы елларында кырга органик ашлама чыгару колхоз-совхозларда кыш буе дәвам итә иде. Хәзер исә андый хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык. Терлек тиресе кулланып, мул уңыш алучылар исә бөтенләй юк диярлек.
Аның каравы бер гектардан алынган уңыш күләме кайбер хуҗалыкларда дистәләрчә тапкыр артты. Моның нигезендә беренче чиратта заманча техника һәм технологияләр булса да, ашламаларны азрак кулланучы хуҗалыклар бүген мул уңышка өметләнә алмый.
Ашламаларга килгәндә, “Россельхозцентр”ның Татарстан идарәсе белгечләре әйтүенчә, аеруча күп кулланыла торган пестицидларның 5 меңнән артык төре бар. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгында югары уңыш алу максатында ел саен 1 миллион тоннадан артык химик ашлама кулланыла.
Химик ашламаларны, аерым алганда, пестицидларны кайберәүләр тикмәгә генә “акрынлап шартлаучы бомба” дип йөртмидер. Дистәләрчә ел дәвамында химикатлар сөрү җирләренең өске катламында сакланырга сәләтле икән. Төрле үсемлекләр һәм терлек организмы аша агулы матдәләр кеше организмына да эләгә. Нәтиҗәдә, кеше үзе дә белмичә, төрле авыруларга дучар ителә.
Ашламасыз да булмый
Кызганыч, химик ашламаларны күпләп куллана башлагач, терлек яки кош тизәге, черемә, көл һәм башка төрле ашламалардан файдалану күләме кимегәннән-кими. Минераль ашламалар куллану да хуҗалыклар өчен күпкә арзангарак төшә. Аның тәэсир итү көче дә югарырак.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, ашламаны күпләп кулланучы хуҗалыкларда уңыш күләме бермә-бер югары. Тулаем алганда, игенчелектә үсеш күләме 9 процентка арткан.
Ашлама кулланмый гына җирдән ел саен мул уңыш алуга өмет итеп булмый. Бердәнбер юл – кулланыла торган ашламаларның кеше организмына тискәре тәэсирен киметү. Биопрепаратлар, зыянсыз ашламалар кулланучы хуҗалыкларга дәүләт ярдәмен арттыру да тиешле нәтиҗәләр бирә.
Мул уңыш алуның башка юлы юк. Ашлаган җир генә аш бирә. Татарстан Президенты тарафыннан игенчеләр алдына куелган бурычларның берсе – республика буенча 1 гектарга кертелә торган ашлама күләмен 65 килограммга җиткерү.
Киләсе елның нинди булачагын бер Ходай гына белә. Шуңа да хуҗалыклар ашлама туплауны алданрак кайгырта башласалар, яхшырак булыр иде дә бит. Тик әлегә хуҗалыклар арасында дәүләт тарафыннан биреләчәк ашламага гына ышанып яшәүчеләре күбрәк. Нәтиҗәсе күз алдында – республика буенча гектарына нибары 18,6 килограмм ашлама тупланган. Әле бит бу күрсәткечтән дә түбәнрәк ашлама запасы белән Яңа елны каршы алучылар да юк түгел. Корылык-мазар була калса, мондый күләмдә ашлама кертеп, ашлыксыз калырга да мөмкин. Һәрхәлдә, җирне ашламый гына мул уңыш алу турында хыялланып булмый.
Аннан килеп, галимнәребез тарафыннан ашламаларның кеше организмына тискәре тәэсирен киметү чаралары да күрелә. Әйтик, хуҗалыкларда иң күп тупланыла торган аммиак селитрасын белеп кулланганда, кеше организмына зыяны да әллә ни түгел, диләр. Тик Ходайның, сакланганны саклармын, дигәнен дә онытып җибәрмик. Кыскасы, хуҗалыклар җирне нинди ашлама туры килсә, шуның белән түгел, күбрәк кеше организмына зыяны булмаганнарын файдалансын иде.