|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2016 Мәдәният
![]() Казанда «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)29 ноябрьдә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Ул кабызган утлар балкышы» гала-концерты уздырылды. Анда бөек драматург, артист, режиссёр К.Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм татар театрының 110 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгенең зона сайлап алу этаплары ай дәвамында Буа, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә уздырылган иде. Республика мәктәпләрендә белем алучылар спектакльдән өзек, монолог һәм җыр номинацияләрендә көч сынашты. Казан укучылары исә Кәрим Тинчурин исемендәге VIII милли драматургия театр фестивале кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карап, түбәндәге иҗат эшләрен башкарды: фәнни-иҗади эш, инша, рәсем-эскиз һәм макет. Балаларның иҗатын Татарстанның танылган сәнгать әһелләреннән, фән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде.
--- |
Иң күп укылган
|