|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2009 Язмыш
БИР ИНДЕ СУМКАНЫ!Дөнья күргән, тормышның ачысын-төчесен бик күп татыган динле дәү әниебез, ниндидер кыек эшебез өчен без – балачаганы ачуланасы урында, матур теләк теләп, шелтәли иде. Аның: “И, рәхмәт төшкере, карап торган иң матур чынаягымны ваткан бит, кыңгыр эше өчен үзе дә үкенер инде, балакаем”, – дип, башымнан сыйпаганын мәңге онытасым юк. Акыллы булган шул безнең әби-бабайлар. Начар сүз – баш казыгы, яхшы сүз – җан азыгы икәнен белгәннәр алар. Һәр сүзнең энергетикасы барлыгын галимнәр күптән раслады инде. Кешене сүз белән үтереп тә, терелтеп тә була. Матур теләк тә барып ирешә, каргыш та җирдә ятмый, җилгә очмый: кешегә төшә. Алай гынамы, рәнҗеш-каргыш ачысы җиде буынга җитә, диләр олылар. Шуңа мисал итеп, гыйбрәт сөйләп китим әле. Бик нечкә мәсьәлә турында сүз барганга, исемнәрне үзгәртеп язам.
Бу хәл сугыштан соңгы авыр елларда, Тау ягындагы бер авылда була. Яу кырыннан исән-имин кайткан утыз яшьлек Хәйрулла бер поселоктагы МТСка тракторчылар бригадиры булып урнаша. Үз авылында гаилә кора, поселокка барып эшли, матур гына яши башлыйлар. Бәла көтмәгәндә килә. Хезмәт хакы алган көнне Хәйрулла сумка тулы акча белән үз авылына кайтып китә. Авылга кергәч, кибет янында туктап, үзенең хезмәт хакы һәм, берничә авылга барып, тракторчыларга таратырга дигән акча салынган сумкадан берничә сумны кесәсенә шудыра да кибеткә юнәлә. Ләкин сумканы үзе белән алып керми, ә янәдән урынына – чана башындагы саламга күмеп калдыра. Кемдер читтән күзәтеп торырга мөмкин дигән уй башына да килми бичараның. Кибеттә бала-чагасына күчтәнәч, үзенә бер “урыс малаен” ала. Аракыны шунда ук эчеп куя. Дөнья түгәрәкләнә, толыбына төренеп, чанага сузылып ята да, йоклап китә. Акыллы, ышанычлы малкай хуҗасын юыртып кына өенә алып кайтып җиткерә.
Хатыны Әнисә уяулы-йокылы Хәйрулланы өйгә алып кереп, урынга яткыра. Акчаның югалганын ир икенче көнне генә белеп ала. Башта хатынына ялвара: “Мин салып кайтканга үч итеп, син генә яшергәнсең, бир инде сумканы!” Әнисә күпме акча югалганын белгәч, катып кала, аннан еларга тотына. “Хәерче баласына өйләнмәскә иде, берни түгел, хатының акчаңны әнисенең өенә илтеп яшергән!” – дип, каенана канына тоз сала. Өйдә буран куба, әрләш-талаш сугышка әверелә. Ир белән хатын арасы тәмам бозыла, акча табылмый. Хәерче алачыгына күчеп, йортларын сатып, тракторчыларга хезмәт хакын тараталар. Ләкин Хәйрулланы эшеннән барыбер куалар. Бу хәлдән соң ул авылдан ук китеп югала. Ятимнәрен итәгенә җыеп калган хатын үзләрен шул хәлдә ташлап киткән иренә бер рәнҗесә, тату тормышларын пыран-заран китергән акча карагына мең рәнҗи.
...Авылда бер гаилә тиз арада матур йорт җиткезә, балаларын “энәдән-җептән” киендерә, сыер алып җибәрә. “Лотереяга зур акча оттык, насыйп мал теш сындырып керә ул”, – дип мактана кинәт баеп киткән гаиләнең хуҗабикәсе. Әнисә бу “лотереяның” асылын чамаласа да, тотылмаган карак – карак түгел шул, әрнүен йотып яши бирә.
Әмма хәрам мал килешми “лотерея отучыларга”. Башта хуҗа кешене паралич суга, ул бәдрәфтә үз нәҗесенә башы белән капланып җан бирә. Аннан, калага киткән җиреннән өрлек кебек уллары юкка чыга, аның ни үле, ни тере дигән хәбәре килми. Кызларының да тормышы челпәрәмә килә. Әлеге хәсрәтләрдән хуҗабикә акылга җиңеләя. Һәм беркөнне ул урамга яшкелтсу брезент сумка күтәреп чыга да, йорт саен кереп, хәер сорашып йөри. Әнисә төсе шактый уңган сумканы шунда ук танып ала. Чөнки кайчандыр ул сумкага иренең исеменең һәм фамилиясенең баш хәрефләрен үз куллары белән чиккән була...
Хәмидә ГАРИПОВА |
Иң күп укылган
|