|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2009 Җәмгыять
ДӨРЕС ЮЛДАН БАРАБЫЗМЫ?Якты киләчәк яшьләр, балалар кулында. Ул киләчәк нинди булыр соң? Туган телен белмәгән, нинди җәмгыятьтә яшәгәнен аңламаган, техника колына әверелгән балалардан ни көтәргә? Мәктәп һәр баланы олы юлга әзерләү, тормышның асылын өйрәтү, белем бирү вазифасын үти. Әмма гаилә белән беррәттән мәктәп тәрбия дә бирергә тиеш. Һәр нәрсәгә үз фикере булган балалар тәрбияли алабызмы соң? «Бүген илдә нинди хәлләр бар?» – дигән сорау да күп очракта җавапсыз калачак. Уйлап карыйк әле, укудан кайткан баланы телевизордан яңалык карарга, газетадан хәбәрләр укырга мәҗбүр итеп буламы? Юк шул. Ул йә дәрес әзерли, йә компьютерга утыра, йә урамга чыгып китә. Дөньядагы хәлләргә күзәтү ясау, анализлау, фикер алышуга баланы бары тик мәктәптә генә җәлеп итеп була. Минем фикеремчә, тарих дәресләренең һәрберсе «Бүген илдә ниләр бар? Дөньяда нинди яңалыклар бар?» дигән сораудан башланырга тиеш. Класс сәгатьләрендә телевидение хәбәрләрен, рус, татар матбугатларына күзәтү ясарга, һәр балага, аерым бер ил буенча мәгълүмат туплап, башкаларны таныштыру кебек биремнәр йөкләргә кирәктер.
Баланы наданлыктан саклап калу юлларын хәзер үк эзли башлау зарури. Китап укудан бала-чага инде күптән читләште. Укырга кирәкле китапны да уку елы башында алып, ачып та карамыйча, май аенда тапшыручы балалар бар. Күбесенең өйләрендә китапханәләре дә юк. Замана балаларын телефон, компьютер, телевидение тапшырулары ярдәмендә рухи яктан надан калдыру бара. Игътибар итегез, балалар карый торган телевидение тапшыруының берсендә дә китап укучы персонажлар юк. Ул сериалларда берсе дә китап укымый, эшләми, ләкин рәхәт һәм бай яши. Балалар шуны күреп үсә, тәрбияләнә.
Элек кеше укымышлы, белемле булган. Андый кешене хөрмәт тә иткәннәр. Ә хәзер? Акча барысыннан да өстен. Акчалы кеше акыллырак кешегә караганда яхшырак яши. Ә егерме-утыз елдан нишләрбез? Акылны акчага сатып алып булырмы соң? Гомер буе җырлап-биеп, спорт белән генә шөгыльләнеп яшәп булмас бит. Ә бүген нәкъ менә шул өлкәләргә басым ясала. Хәзер биш баланың өчесе җыр-бию, спорт түгәрәгенә йөри.
Бүген җәмгыять, халкыбыз уйланырга тиеш зур мәсьәлә ул – балаларның дөньяга карашлары дөрес юнәлештә булмау, кызыксынмаучанлык, үз фикереңне әйтеп, дәлилләп бирә алмау. Татар кешесенә тыйнаклык хас, ләкин курку түгел. Һәр нәрсәгә баланың шәхси фикере, мөнәсәбәте булырга тиеш дип уйлыйм мин.
Мәктәпне бетереп чыккач, тормышта югалып калмаслык фикерле балалар булсын иде ул хәзерге һәм киләчәк буын. Һәрберсе индивидуаль шәхес булып, дус, тату, милләт өчен янучы татарлар булып калсыннар иде.
Айсылу МӘРДАНОВА |
Иң күп укылган
|