|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2009 Җәмгыять
ЗӘҢГӘРЛӘНҮБу хакта беренче генә язуым түгел инде. “Алсулар” һәм “зәңгәрләр” турындагы язмаларым “Т.Я.”да басылгалады. Күптән түгел кабат “зәңгәрләр” клубына барып эләктем һәм, кызганычка каршы, анда йөрүчеләрнең күпкә артуын, “зәңгәрлек”нең яшәрүен күреп кайттым. Танышу
Кичке унынчы ярты. Казан үзәгендәге ике катлы бинаның икенче катында урнашкан “Фараон” ишек төбендә басып торабыз. Ишек әлегә бикле. Бәлки иртәрәктер, соңрак тагын кагылырбыз дип шул ук бинаның беренче катындагы бер кафега кереп утырдык. Юлдашым – журналист Илфат Фәйзрахманов. Кафедагы официанттан “Фараон” турында сораштык. “Әле ачылмаганнардыр, – диде ул. – Сезне ул клубка кертерләр микән соң, анда бит фейс-контроль көчле. Хәзер администраторлары бездән камыр әйберләре алырга килергә тиеш. Әгәр бик керергә теләсәгез, мин аңардан сорап карармын”.
Бераздан официант кире әйләнеп килде: “Администраторлары: “Әгәр танышлары булмаса, кертмим”, – дип әйтте”, – диде. Керә алмабыз ахры, дип көрсенсәк тә, юлыбыз уңды: кафедан чыккан җиребезгә “Фараон”га алып менә торган баскыч төбендә ике ир-атка тап булдык. Алар безне үзләренең танышлары дип алып кереп китәргә ризалашты. Яңа танышларыбыз гардеробка узган арада ук үзләренең Мәскәүдән кайтканлыклары, “Фараон” яңа бинага күченгәч монда беренче тапкыр килүләре, директор белән дус булулары турында сөйләргә өлгерделәр.
Ниһаять, залга узып, өстәл артына утырдык. Бик саран гына җиһазланган бүлмә. Өстәлләр озын һәм күп булу сәбәпле йөрер урын кысанлашкан. Бер почмакта – бар. Официантлар хезмәт күрсәтми, бардан кирәк әйбереңне үзең барып аласың. Камыр ризыкларыннан кала ашар әйбер юк. Өстәл артында утыручыларның алдында – шешәсе белән аракы яки сыра, чикләвек, ике-өч өчпочмак. Бөтен җирдән зәвыксызлык һәм арзанлык бөркелә.
Кеше әле алай күп түгел. Күрше өстәл артында өч кыз утыра. Хәер, исемнәре генә кыз инде, кыяфәтләре... җирәнгеч. Чәчләре керпенеке кебек, аякларында калын табанлы ботинкалар, чалбарлары зур-зур кесәле, үзләре исерек. Ул да булмады, икесе үбешә башладылар...
Сәгать унбер тулды. Халык акрынлап ишәя. Егетләр бер-берсе белән үбешеп, кочаклашып күрешә. Күбесе үтә күренмәле челтәр футболка, сыланып торган джинстан...
“Бергә булыйк”
Күрше өстәлдәге кызларның күзе миңа төште. Танышырга тәкъдим итәләр, үз өстәлләре янына чакыралар. Илфат абыйны ялгыз калдырып, күчеп утырдым. Таныштык. Өчесе дә татар кызлары икән: Лилия, Гөлназ һәм Гөлгенә. Гөлгенә үзенә Гуля, Лилиясе Лилек дип дәшәргә кушты.
“Зәңгәрләр” һәм “алсулар”ны актив һәм пассивларга бүлсәң, Лилек болар арасында активы бугай. Ул монда ир ролен үти. Гуля белән Гөлназ аның авызына карап утыра.
– Без сине Гөлназ белән таныштырырга чакырдык, – диде миңа Лилек. – Син аңа ошыйсың. Кара әле бер генә, чибәр бит, әйеме? Ә Гуляга карама, ул минем кызым (сүзләрен дәлилләгәндәй, үрелеп Гуляның ирененнән үпте). Хәер, миңа син дә ошыйсың. Бәлки бүген бергә булырбыз?!
Гуляның күзләре кысылды, йөзе җимерелде. Стаканнан аракы чөмереп куйды. Гөлназ күзләрен тутырып миңа карап утыра, чытлыклана. Өстәлдәге “Старая Казань” үз эшен эшләде, Гуля башын өстәлгә салып йоклап китте. Ә Лилек мине... почмактагы бүлмәгә дәште. Шикләнеп кенә артыннан кердем.
Бүлмә “курилка” булып чыкты. Бер-берсенә сыланышып берничә пар (әлбәттә, егет-егет, кыз-кыз) тәмәке тартып тора. Лилек та мине күзләре белән “ашый-ашый” тәмәке кабызды. Әледән-әле: “Йә, ничек, китекме миңа?” – дип сорап куя. “Тукта инде, әле килдек кенә бит”, – дим. Үзем Казанның “Фараон” кебек үзенчәлекле клублары турында сорашам. “Шүрәле”не яптылар, – ди Лилек. – “Клеопатра” дигән тагын бер клуб ачылды, әмма анда кызык түгел, кеше аз”. Ул арада Лилек янына ниндидер кыз килеп басты. Мин, шуннан файдаланып, чыгып шылдым.
Илфат абый һаман берьялгызы утыра, Гуля башын өстәлгә салып йоклый, Гөлназ юкка чыккан. Кире үз урыныма утырган гына идем, безне клубка алып кергән яңа танышларыбыз үз өстәлләренә чакырдылар.
Эльф+Роман
Яңа танышларыбыз Илфат һәм Роман исемле. Илфатка –35, Романга 42 яшь. Роман Илфатны “зайка” дип атый, башкалар өчен ул Эльф икән. Эльф – Казан егете, татарча әйбәт белә. Мәскәүгә унбер ел элек күченгән. Роман белән шунда танышканнар. Инде алты ел бергә яшиләр.
– Без бүген бик бәхетле, – ди Эльф. – Бүгенгә кадәр минем әти белән әни безне аңларга теләмиләр иде, ә бүген табын корып, тәм-том, ачык йөз белән каршы алдылар. Әни: “Әгәр сезгә шуннан рәхәт икән, бәхетле булыгыз. Сез бәхетле булсагыз, оныклар да кирәкми”, – диде.
Роман заманында өйләнгән дә булган. Бүген улына 24 яшь икән инде. “Ул да зәңгәр”, – ди Роман, горурланып.
Эльф белән Романның Мәскәүдә үзләренең гей-клублары бар. Мунчалы, бассейнлы дип сөйләделәр. Үзләренә йорт та төзеп яталар икән.
Бераздан мәскәүлеләр безнең белән кызыксына башлады. Без кемнәр, ни өчен клубка икәү килгәнбез һ.б.
– Ә без шулай ук гаилә, – дидек. – Идеаль гаилә, әмма тормышны бераз төрләндерү өчен “сулга” да чыккалыйбыз. Әти-әниләр дә канәгать, без дә бәхетле.
– О-о! – диделәр әңгәмәдәшләребез. – Бер-береңне аңлап яшәү рәхәт шул. Әйдәгез, гаилә тигезлеге өчен!
Эльф хатын-кыз булып сөйләшә: “накрасилась”, “пошла”, “ ушла”... Ул озынча битле, озын керфекле, чәчләре чем кара, бөдрәләнеп тора. Әллә каян күренеп тора: үз-үзен карап йөртә, тырнаклары ясалган.
– Ой, беләзегең бигрәк матур инде, салып бир әле, киеп карыйм, – дип Эльф беләзегемне салдырып алды. – Кара әле, гап-гади “безделушка” инде, ә шулхәтле матур, затлы булып тора. Искиткеч...
Ромчик, кара әле, аның бит тиресе нинди тигез. Бернинди косметика да кирәкми. Миңа синең тырнакларың бик ошый. Безнең заманда ясалма тырнак үстермичә, үз тырнаклары белән йөрүче кызлар бик аз. Тырнак буявың өстеннән “закрепитель” сыларга онытмыйсыңдыр бит?!
Кыскасы, мин бу төнне буяну-ясану буенча әллә нихәтле киңәш алдым. Минем өчен бердәнбер кирәкле әйбер – минераль су белән юыну икән. Кран суы бит тиресен картайта имеш.
– Чәчеңне әйбәт кискәннәр, – диде Роман. – Мастерың бик остага охшаган. Менә чәч төсен әледән-әле яңартып торырга кирәк. Син караның 01 тоны белән буя. Мин Эльфка да шуны алам. 001 тонлысы кояшта яшелләнеп күренә.
Илфат абыйга да тиз генә яңа прическа уйлап таптылар: “Ике яктан алдырасың, уртада калдырасың. Шунда ук ун яшькә яшәрәчәксең. Күзлегеңне сал, ул сине олыгайта”.
Буяну-ясану серләре белән бүлешкәч, кабат гаилә тормышына әйләнеп кайттык.
– Мин Романга яшь егетләргә карарга рөхсәт итәм, – диде Эльф. – “Дөньяда мин генә, башка беркем дә юк”, – дип күзләрен томалап куя алмыйм бит инде. Кызлар янына китсә, көнләшер идем. Үземнең егетләр янына да барырга да вакытым юк, кызлар янына да...
“Син “алсу”га охшамаган”
Сүзгә бирелеп, онытылып киткәнбез: зал тулы икән инде. Һәр өстәл артында – ким дигәндә, 5-6 кеше. Кызлар бик күп, әмма барысы да ярым ир кыяфәтендә: тупаслар, кыяфәтсезләр, исерекләр...
– Менә син бер дә “алсу”га охшамагансың, – дип куйды Эльф, уйларымны укыгандай. – Ә мондагы лесбилар иргә охшауны “алсулык” дип уйлый. Хатын-кыз гел хатын-кыз булып калырга тиеш ул.
“Зәңгәрләр” клубына беренче килүем түгел. Публика нык үзгәргән. Ул вакытта чибәр-чибәр кызлар күреп шаккаткан идем. Бүгенгеләр турында кызлар дип әйтергә тел әйләнми.
Клубта яшьләр бик нык күбәйгән. Иң яшенә 17-19лар чамасы. Эчәләр, кочышалар, үбешәләр... Бик җирәнгеч күренеш. Төнге икенчеләр киткәч, түземлегебез бетте. Без чыгып киткәндә клубта төнге программа башланып кына ята, алып баручы татлы төн вәгъдә итә иде.
Ишек төбендә әллә ничә такси тора. Шоферыбыз – Рәдиф атлы яшь егет. “Элек үзем дә бу клубта сакчы булып эшләдем, хәзер дә һәр көнне мондагыларны өйләренә ташыйм, – диде ул. – Монда гел бер үк кешеләр йөри, бер-берсе белән күптән таныш. Миңа бәйләнмиләр, хәзер алар кебек булмавымны аңладылар инде. Нормаль кешеләр алар, һәркем үз тормышын үзе төзи бит. Аларга шулай ошый икән, яшәсеннәр. Сез дә клуб исемен пычратмагыз инде, яме?”
Менә шулай нормаль кешеләр, нормаль күренеш дип гаҗәпләнмәскә өйрәнеп киләбез. Америкада кабат бер үк җенес вәкилләренең язылышуын рөхсәт итүне сорый башладылар. Роман белән Эльф тәрбиягә ир бала алырга исәпләп торалар...
Ирек
– Үз җенесең вәкиленә тартылу башлангычы бөтен кешедә бар, – ди психотерапевт Рамил Гарифуллин. – Ә аның ни дәрәҗәдә үсүе кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүенә бәйле. “Зәңгәрлек”нең яшәрүе – гаҗәп күренеш түгел, шундый буын үсеп җитте. Алар – “зәңгәр”ләр әзерләгән алмаш. Менә сез Мәскәүгә Беренче каналга барып карагыз әле, анда бит дөнья хәтле “зәңгәр” эшли. Алар тамашачыга нинди продукт әзерли дип уйлыйсыз?! Ә бит бала көн буе телевизор алдында, алар барысын да күреп, белеп тора. Бүген гей-клубларга йөрүче, сез күреп кайткан яшь буын – менә шул ирекле рәвештә “зәңгәрлек”не пропагандалаган тапшыруларны карап үскән буын ул. Ә хатын-кызларның шулай тупаслануы, нәфислекләрен югалтуы ирләр белән аралашу бәхетен татымаганлыктан килә. Бүген ирләргә аракыдан башка берни дә кирәк түгел. Шуңа күрә хатын-кыз бер-берсенә ярдәм итә башлады. “Зәңгәрләр”, “алсулар” – безнең җәмгыять өчен нормаль күренеш түгел, тыштан үзләрен бик ирекле тотарга тырышсалар да, алар үзләренә мөнәсәбәтнең начар булуын сизәләр. Шуңа күрә аларда психологик проблемалар башлана, үз-үзләренә кул салалар.
Статистика мәгълүматлары буенча, гомосексуалистлар алкоголь һәм наркотикларны ике тапкыр күбрәк куллана, венерик авырулар, шул исәптән СПИД белән ешрак авырый, иртә үлә.
... Күптән түгел бер “зәңгәр” Казанны танытуның яңа алымын тәкъдим итеп, башкала мэры Илсур Метшинга хат юллаган. Баксаң, бездә “зәңгәрләр” парады уздырырга гына кирәк, шуннан Казанны бөтен дөнья беләчәк икән...
P.S. Америка психологлары ассоциациясе гомосексуалистларга башка бәйләнмәскә, аларны тынычлыкта калдырырга киңәш итә. Алар бу, чыннан да, психик авыру, әмма аны дәвалап булмый дигән фикергә килгәннәр һәм “зәңгәрләр”, “алсулар”га башка бәйләнмәскә дигән махсус резолюция кабул иткәннәр. Резолюция психологларга ярдәм сорап килгән гомосексуалистларга: “Махсус терапияләр ярдәмендә сезне дәвалап була, сез кабат каршы җенес вәкилен ярата алачаксыз”, – дип әйтүне тыя. Алай гына да түгел, психологлар ассоциациясе “алсулар” һәм “зәңгәрләр”гә дәвлану тәкъдим иткән белгечләр сүзенә колак салмаска куша. Ә башка кешеләргә исә аларга карат сабыр булырга, кимсетмәскә, мыскылламаска, киресенчә, социаль ярдәм күрсәтергә киңәш итә.
Психологларның: “Ничек телисез, шулай яшәгез”, – дип бу проблемага кул селтәве юктан түгел. Мондый резолюцияне кабул иткәнче, алар шактый тикшеренүләр уздырганнар. Төрле методларны, препаратларны өйрәнү аларның файдасыз, нәтиҗәсез булуын, ә кемнәргәдер киресенчә зыян салуын күрсәткән.
Галимнәр гомосексуализм берничә фактор нигезендә формалаша дигән фикергә килгән. Монда геннар тәэсире дә, тәрбия роле дә бар. Хәзер исә бу күренешне пропагандалау да үз җимешләрен бирә башлаган.
Гөлнара САБИРОВА |
Иң күп укылган
|