поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.11.2009 Җәмгыять

ЗӘҢГӘРЛӘР – НИНДИ КЕШЕ?

Әлеге тема күңелемдә күптән йөри. Ник, ни өчен дигән сорауларга җавап табарга телим. Телевидениедә “Әйбәт гайбәт” программасында да бер чыгарылышны шуңа багышладым. Тик шунысы бар: бу тема бик кызыксындыруга карамастан, куркыта да. Мине дә зәңгәр, дип уйламагайлары, мәсәлән...

Бездә толерантлык бик чамалы. Зәңгәр исеменнән көлү, аны мыскыллау, кешегә санамау көчле. Бу тапшыруны әзерләгән чакта да ачык күренде. Аудитория тупларга администраторның гына көче җитмәде. Аеруча ирләрне җәлеп итү авыр булды. Үземә катышырга, кайберәүләрне үгетләргә туры килде. “Нигә куркасыз? Минем өчен булса да, сүземне тыңлап кил инде. Менә синең тапшыруга килергә куркуың ук миндә шик уята, ябышмаган кешегә ябышмый ул исем-тамга, син зәңгәр булсаң, чакырмас идек...” ише сорау-янаулар белән аңлаткач, аудитория тулды. Анда, хәтерләүчеләр бардыр, зәңгәрләрне гаепләү дә, яклау да ишетелде. Ләкин тема ахырынача ачылмады дип таптым. Ахыргача чыгарга вакыт җитмәде. Шуннан зәңгәрләр утыра торган сайтта анкетамны булдырдым. Максатым – зәңгәрләрне фаш итү түгел, ә аның таралышын киметү, үсеп килүче буынны аралап алу. Ата-аналарга баласын чын ир, чын хатын-кыз итеп тәрбияләү өчен, нәрсәгә игътибар итәргә? Әлбәттә, шушы темага язу ниятемне белгән танышларым арасында аны хуплаучылар күп булмады. “Үзеңне зәңгәрләр төркеменә язып куярлар”, “нигә кирәк ул сиңа, кычытмаган җирне кашыйсың”... Ләкин “миңа кагылмаган проблема - проблема түгел”, дип яшәү тормыш девизым булмаганга, ниятемне гамәлгә куям. Кычытмаган җирне кашу дип кабул ителә икән, итсеннәр, ләкин, минемчә, кычыта, тулы җәмгыятьнең бер җире кычыта. Аны кашыр вакыт җитте һәм кирәк. Шуңа күрә мине гаепләми генә язарга керешик, ә сез укырга...

 

Бәхетсезләр дөньясы

 

– Син бик яхшы кеше, ләкин бергә булу түгел, без очраша да алмыйбыз. Синең өчен бу тема якын түгеллеген аңладым. Йөрмә монда. Биредә бәхетсез җаннар гына тупланган. Мин инде арыдым. Китәм, бөтенләйгә...

 

– Тукта әле, әйдә сөйләшик. Теләсәң, очрашабыз...

 

– Нигә кирәк ул? Аннан ни үзгәрә?

 

– Зинһар, тыңла сүземне, тукта... Тормыш син уйлаганча алай ук коточкыч мәхшәр түгел. Аннан тәм табып яшәргә була. Синең дөньяңның да фаҗига түгеллеген аңладым инде. Язмыш, тәкъдиреңә каршы барып булмый. Килеш...

 

– Юк, мин инде хәл иттем. Син бу сүзләрне укыганда, мин инде сезнең арада булмам...

 

– Тукта, зинһар, мәсьәләне алай хәл итеп булмый. Үләсең дә котыласың дию - үзе зур ялгыш. Ул гафу ителми торган хаталану, гөнаһ. Аллаһы алдына басасың бар. Көчле бул. Үтенеп сорыйм. Очрашыйк. Бәлкем син мине аңларсың...

 

– Юк, соң. Мин инде китеп барам. Бәхил бул. Син бәхетле кеше, язмышың белән көрәшмисең, ни теләгәнеңне беләсең. Җуйма бәхетеңне, ә мин югалттым аны. Дөресрәге, мин бәхетсез итеп яратылган. Аның белән килешергә теләми күпме көрәшеп карадым, булдыра алмадым. Мине аңлаучы якыннарым табылмады. Мин башка кеше, табигать мине булдырып саташкан. Ир кеше булырга тиеш түгел идем... Минем дә бәхетле буласым, яратасым, гашыйк буласым килә... Башкалар кебек өйләнәсем, балалар үстерәсем... Тик ул бәхет минеке түгел. Мин гашыйк булдым. Ир кешегә. Аны яраттым. Ләкин бу киләчәксез ярату, ялгыш ярату. Без бергә була алмаячакбыз... Сау бул. Бәхетле бул! Йөрмә монда, бу – сиңа васыятем!

 

...Сөйләшү шунда өзелде. Мониторда “профайл удален” дигән язу калыкты... Ә мин шок хәлендә. Озак өзгәләндем. Озак утырдым, бәлкем кабат килеп чыгар, әңгәмәдәшем әйләнеп кайтыр, дип өметләндем. Моңарчы язышкан хәбәрләрне актардым. Егет анда үзе белән үзе бәхәсләшә. Минем белән очрашырга риза иде ул. Ләкин чынга алмадым. Хәзер шуңа үкенәм. Бәлкем, бер гомерне саклап кала алган булыр идем...

 

Шушы вакыйгадан соң, барлык шик-шөбһәләрне, кыюсызлыкны читкә куеп, бу теманы тирәнтен өйрәнергә, сөйләшергә, аңларга тырышырга, дигән максат куйдым. Моңарчы матбугатта бик популяр булып, ләкин зәңгәрләрне гел фаш итүгә, тоташ сүгүгә корылган яисә мактаган, мәгънәсез, төссез мәкалә булырга тиеш түгел иде ул. Аралаша башладым. Һәм менә бүген интернеттагы танышу сайтындагы стажым - 2 елдан артып киткән.

 

Мониторның теге ягында бар да затсыз, бозык, дип уйлау беркатлылык, теманы өстән генә өйрәнү булыр иде. Бәхет, язмыш турында сүз чыгуга күпләр уяна, ачына. Менә шундый берничә язмыш хәтеремнән чыкмый. Аларның кемнәр икәнен белмим, очрашсак, бәлкем, болай чишелмәсләр иде әле...

 

“Әбием өрәге коткарды

 

– Озак килешә алмый җәфаландым. Инде язмышыма буйсындым. Ләкин бер очрак һич башымнан чыкмый. Минем кебек үз-үзләренә кул салырга азапланучылар безнең арада аз түгел. Сиңа, без бәхетле, дип аңлатырга тырышучылар да очрар, ышанма. Без бәхетсез җаннар. Табигатьнең кимчелеге. Бүген дә яшәмәс идем, тик Аллага бик ышанам. Гөнаһ икәнен беләм. Шул Ходай биргән гомерне азапланып яшәп бетерергә кирәк, дип саныйм...

 

...Бервакыт уянып киттем. Бик күп эчкәнбез. Иң якын дустым янында ятам. Ялангач. Ә ул көлә, борчылма, синең безнең кебек түгеллегеңне чамалый идем инде, ди. Шунда җир ярылса, мәңгегә кереп китәсе идем... Тиз генә торып, эндәшми кайтып киттем. Бер флакон йокы даруы алдым. Шуны күз яшьләремә чылатып, берәм-берәм йота башладым... Бераздан күз алды караңгылана башлады. Әле аңым бар да кебек. Шул чак вафат булган әбием килеп керде... Кулымдагы флаконны бәреп төшерде... Тавышка апам кергән. “Ашыгыч ярдәм” килеп, тормышка кире кайтардылар. Бу “батырлыгым”ның сәбәбен якыннарым да, дусларым да белмәде. Инде үземә дә шулай берничә кешене коткарырга туры килде. Дөрес, безнең дөнья кешеләре ышанычлы түгел. Алар сине сатарга да мөмкин. Көнләшеп, хәтта үтерергә дә. Һәм арада шантажистлар да бар. Әле беркөнне берәү иртәнге дүрттә шалтырата: “Туганнарым хафада, больницага алып барып эчемне юдырттылар. Моңа син гаепле, мин сине яратам...” – ди. Беләм мин аны, эгоист, бердәнбер кадерле малай. Бирмәсәләр, елап үзенекен таптырып яшәгән... “Никадәр кешенең тынычлыгын алгансың икән, ахмак. Сәгать ничә икәнен беләсеңме, миңа башка шалтыратма”, - дип трубканы ыргыттым. Менә әле күренгәне юк. Куркак ул. Куркытыр өчен генә үлеп кылана...

 

Язмыш белән килешеп, менә шулай яшәп ятыш. Ә мин сине аңладым, син бу тема кешесе түгел. Йөрмә монда. Сау бул!

 

Бу чираттагы интернет танышым хикәяте булды. Ул үзенең бу дөньяга кереп китүендә балачагын гаепли. Ялгыш тәрбия, яшьтәшләре белән кызык эзләргә яратуы нәтиҗәсе, ди. Өйләнгән, ләкин хәзер гаилә корганына үкенә. Хатыны, якыннары белми. Хатыныннан, баласыннан качып читкә йөри. Хатын-кызлар белән типтерергә түгел, малайлар эзли. Шунсыз яши алмый. Ә хатыны белән тормышы кешегә күрсәтер өчен, әти-әнисе өчен генә. Баласын яратса да, хатын-кызлар белән бергә булу аңа, үзе әйтүенчә, зур газап. Һәм ул киләчәген гаиләсе белән бергә күрми.

 

Икенче интернет дустым бик сак яши. Үзе аңлатуынча, аралашса да, очрашуларга йөрми, үзен бәйдә тота. Психологларга шалтыратып караган. Ләкин һәркем аңа килешергә, табигатьтә ориентирлар буташу нормаль күренеш, дип аңлатырга тырышкан икән. Хәтта “ышаныч” телефонында утыручы ханым аңа мондый кешеләрнең бәхетле дә була алуларын әйткән. Ләкин бу кеше дә бәхетсез гомере өчен бәргәләнүче адәм. Башкалар белән чагыштырганда, хисләрен йөгәнли алучы көчле булып чыкты ул. Һәрхәлдә, бу кеше турында мин шундый фикердә. Озак аралаштык аның белән. Ахырдан, хөрмәтем зур булганга, аңа сайтка нинди максат белән кергәнемне әйттем. Ул куркып калды. Баштарак минем белән очрашырга ризалашса, соңыннан: “Бу мөмкин түгел”, – дип юкка чыкты. Аның, үзе сөйләвенә ышансаң, берничә очракны санамаганда, бу тема буенча бөтенләй тәҗрибәсе юк. Гомумән, ул бу дөнья кешеләрен өнәми, хәтта күрә алмый. Аларны хайвани теләкләренә буйсынган көчсез затлар, ди. Ир кыяфәтен үзгәртеп хатыншаланучылар, хатын-кыз нәфислеген җуйган ирдәүкәләр табигать ялгышы гына түгел, моның бозыклыктан бернинди аермасы юк, дип саный. “Менә яшим бит тыелып, киләчәктә дә шулай булырмын, минем өчен хатыным һәм балаларым мөһим. Аларны бәхетсез итәсем юк. Үземнең бәхетсезлегем дә җитә”, - диде ул соңгы саубуллашу хәбәрендә. Зәңгәрлекнең һәм алсулыкның киң таралуында ул безне, журналистларны да, гаепләде. Аныңча, тема дөрес яктыртылмый, бу дөньяны серле, купшы һәм матур итеп күрсәтү омтылышы көчле. Ә чынлыкта ул бөтенләй башка: анда күңелсез, анда фаҗига...

 

Мондый кешегә сокланудан башка хис белдерә алмадым.

 

“Мине абыем бозды”

 

Инде язманың бүгенге өлешен тәмамлар алдыннан, тагын бер язмыш белән таныштырам. Андыйлардан һәрвакыт: “Беренче тапкыр кайчан, ни сәбәпле булды, ник бу дөньяга кереп киттең”, – дип сорыйм. Бу егеткә инде 27 яшь иде. Акыллы күренә, галим булып ятышы. Ләкин сөйләгәне чәчемне үрә торгызды. Балаларыбыз да якланмаган икән бит! Бозык өлкәннәрнең җинаяте тулы бер язмышларны челпәрәмә китерә. Бик күп очракларда җинаятьчеләр җәзасыз кала. Монысы да шундыйлардан.

 

– Миңа 13 яшь иде. Беренче тапкыр мине 44 яшьлек туганнан туган абыем көчләде. Бик дорфа эшләде ул. Сөякләремне атна буе җыя алмый йөрдем. Үзе куркытты, әниләргә әйтсәм, мине үтерәсе... Курыктым, чөнки милициядә эшли иде. Зур урында. Беркемгә әйтмәдем. Яшисем килмәде. Ләкин исән калдым. Тик бу мәхшәр соңгысы булмады. Абыемның сексуаль ихтыяҗын канәгатьләндерүче объектка әверелдем. Аннан качып котылу җае табылмады. Үзе миңа башка вакытта бик юмарт. Бүләкләрен жәлләмәде. Әти-әниләр мине шул абыемның иң яраткан энесе дип горурланып, мактап сөйлиләр иде. Иң аянычымы, кызыгымы: үземә дә бу ошый башлады. Абыем белән һәр очрашуны көтеп алам. Миңа аның белән әйбәт иде. Бүген дә үземнән олырак, шул абыем кебек корсаклы, таза кешене эзлим. Һәм үземне кимсетүләре, дорфа кылануларыннан миңа рәхәт. Милиция формасында булса, бөтенләй олы бәхет... Башкача миңа кирәк түгел. Хатын-кыз бөтенләй кызыксындырмый.

 

Мин бу кешене жәлләдем:

 

– Абыең исән-саумы? Үчен алмыйсыңмы? – дидем.

 

– Юк, син нәрсә, мин аңа, киресенчә, рәхмәтле. Дөрес, хәзер инде минем белән элеккечә түгел ул. Бала вакытта гына көче җитә иде бит. Читенсенә дә, ахры. Инде картайды да...

 

...Интернет аша танышуларның кыскача сөземтәсе менә шулар. Бу теманы киләсе санда да дәвам итәрбез. Анысы “Бозыклар дөньясы” дип атала. Зәңгәрләр, алсулар кайда бәйрәм итә? Без дә “Татарстан яшьләре” журналисты Гөлнара Сабирова белән алар янында “бәйрәм” иттек. Һәм әлеге язмаларда күтәрелгән сорауларга белгечләр белән сөйләшү дә булачак. Киңәшем шул: бу сөйләшү ата-аналарга бик кирәкле, дип уйлыйм. Чөнки балаларыгызның гына түгел, үзегезнең дә бәхетле киләчәгегез өчен кирәк. Үзем исә зәңгәрләрнең туслануын күреп, генофонд югалып бара, дигән нәтиҗә алып кайттым...

 

(Дәвамы бар)


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 44 | 03.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»