поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2016 Бәйрәм

Айдар Галимовның әнисе Бибинур ханым: «Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә»

Бибинур Галим кызы Галимованы Миякәдә (Башкортстан) белмәүчеләр юк. Айдар Галимовның әнисе булганга түгел, ул 38 ел буе укытучы булып эшләгән, үз эшенең остасы. Сөйләме дә бик акыллы, һәр җөмләсе төгәл. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тормыш иптәше Миңнегани белән Миякә районының Олы Кәркәле авылында яшиләр.

Авыллары искитмәле: Айдар тырышлыгы белән, Ракай чишмәсе яңартылган, Җиңү скверы пәйда булган. Айдар Галимов кубогына ел саен балалар арасында футбол турниры да нәкъ шунда уза.

Бибинур апаның ике баласы да җыр-моңга әвәс.  «Фәнәзия апа җырлаганда, күзләрем яшьләнә», – дип, Айдар үзенең апасы турында сөйли. Бәхетле дәү әнинең биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Айдар туган көнне кичәгедәй хәтерли:
– Казахстанда яшәгән еллар. Ул төнне ай туп-тулы иде, мин аны яхшыга юрадым. Улым 24 февраль көнне иртәнге 4 белән 5 арасында туды. Документка яздырганда, туган көне матур бәйрәмгә туры килсен дип, 23 февральгә күчерттем, - ди.

Айдарга Ходай Тәгалә әтисенең дә, әнисенең дә матур сыйфатларын биргән. Кечелеклелек, кешелеклелек, ихтирамлык кебек сыйфатлары әнисеннән булса, ныклыгы – әтисеннән. Уллары әти-әнисенә карата кадер-хөрмәттә, тормышында нинди генә шатлыгы булмасын, башта газизләре белән уртаклаша.

– Берәр әйбер сатып алса да, шундук миңа хәбәр итә. Мин: «Игелеген күр, бәхетле бул», – дип телим. Депутатлыкка барырга тәкъдим ясауларын да ул миңа беренчеләрдән хәбәр итте. «Улым, иң мөһиме – кешегә ярдәмең тисен. Кайда халыкка кирәксең, шунда бул», – дидем.
Бибинур апа, Әниләр көне уңаеннан, газета укучыларга да теләкләрен юллады:
– Тормыштан ямь табып, канәгать булып яшәргә кирәк. Шул очракта Ходай син теләгәнне үти. Нәкъ шулай яшәгәнгә, Миңнегани белән без бәхетле картлык кичерәбез. Балаларыбызның игелеге, изгелеге санап бетергесез. Бәрәкәт шөкер иткәндә килә!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»