поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.11.2016 Мәдәният

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконурсы күргәзмәсе ачылды. Әлеге чарада конкурс җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. «Бу конкурс турында тагын да күберәк кеше белүен һәм аның географиясе тагын да киңәюен телибез», — дип сөйләде ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Тантанада шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәровна катнашты.

Фотоконкурста 42 кеше катнашты. Оештыру комитетына барлыгы Россиянең 10 төбәгеннән 308 эш килгән: Мәскәү, Татарстан Республикасы, Киров, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крае, Бурятия, Кырым һәм Казахстан Республикалары.

Фотоконкурс 3 номинация буенча узды:

«Портрет» номинациясендә беренче урынны «Гармонист» эше авторы Казан фотографы Максим Богодвид яулады һәм 65 мең сум күләмендәге акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урынга һәм 45 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә «Экскурсовод Регина» һәм «Старожилы деревни Киик» эшләре авторы Мәскәү рәссамы Георгий Тамбулов ия булды. Өченче урында – «Хранительницы из Симетбаша» эшләре сериясе авторы казанлы Андрей Титов. Аңа шулай ук 25 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

«Йолалар һәм гореф-гадәтләр» номинациясендә иң әйбәте дип казанлы Фәрит Зиатдиновның «Это – Сабантуй!» эшләре сериясе билгеләнде. Икенче урынга «Сабантуй» һәм «Ифтар» эшләре цикллары авторы казанлы Алексей Насыров, ә өченче урынга мәскәүле Георгий Тамбулов ия булды.

«Халык гамәли сәнгате»н төшерүче осталар арасыннан жюри әгъзалары җиңүчене билгели алмаган. Әлеге номинациядә икенче урынны һәм 45 мең сум күләмендәге акчалата бүләкне «Мастерица-вышивальщица Рушания апа» эше өчен Казан фотографы Әсгать Габдуллинга тапшырганнар, ә өченче урынга һәм 25 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә «Вы желаете, чтобы я выглядел необычайно красиво?» эше авторы волгоградлы Ринат Рахматуллин ия булган.



Проект «Татар халкының милли үзгәлеген саклау» дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында инде өченче ел рәттән оештырыла. Аның максаты — татар халкының мәдәни мирасын популярлаштыру, җәмгыятьтә татарларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолаларына кызыксыну уяту.


---
Addnt.ru
№ --- | 25.11.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»