поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.11.2016 Мәдәният

Камал театры Дания Нуруллинаның юбилей кичәсенә чакыра

26 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллинаның юбилей кичәсе уза. Кичә программасында Камал театры репертуарының “Зәңгәр шәл”, “Үлеп яратты”, “Качаклар” һәм “Дивана” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә.

Артистканы юбилее белән дуслары һәм коллегалары: Россиянең халык артисткасы, опера җырчысы Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, язучы Ркаил Зәйдулла, язучы, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты Рәзил Вәлиев, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри һәм Камал театрының яшь актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Раил Шәмсуаров тәбриклиләр. Шулай ук кичә программасында Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, “Сөембикә” журналы, Казан хореография көллияте, М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, татар театрлары, Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге чыгышлары, Парижда (Франция) яшәүче дусларыннан видеокотлаулар, яңа китапны презентацияләү һәм башка күп кенә сюрпризлар көтелә.

Билетларны театр сайтында “Афиша” сәхифәсендә алырга мөмкин: kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru

***
Дания Нуруллина 1946 елның 23 августында Казан шәһәрендә туа. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрына кабул ителә. Төрле үзенчәлекле характерларны оста тасвирлаучы, темпераментлы, психологик кичерешле артистка.

Рольләре: Ирина — «Баһадирлар» (Н.Погодин); Сай­ра — «Ир-егетләр», Дания — «Илгизәр + Вера», Саҗидә — «Хушыгыз!», Гөрпинә — «Гөргөри кияүләре», Хәдичә - «Алты кызга бер кияү», Хәнифә - «Дивана» (Т.Миңнуллин); Чәчәк — «Кол Гали» (Н.Фәттах); Варя — «Бер төн» (Б.Горбатов); Зәмзәмбану — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт); Катэ — «Хатыннар гайбәте» (К.Гольдони); Наилә — «Үзеңә хыянәт итсәң» (Д.Вәлиев); Дилфүзә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла); Саҗидә — «Казан сөлгесе», Мәрфуга — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин); Смеральдина — «Болан-Патша» (К.Гоцци); Йолдыз — «Туй алдыннан» (Х.Вахит); Гөлбану — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт); Авдотья Васильевна — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Сәлимә — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов); Мөршидә — «Мин төш күрдем» (З.Хәким); Люция — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.


---
Камал театры
№ --- | 25.11.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»