поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2009 Бәйрәм

ТЕЛЕВИДЕНИЕ БЕЗНЕҢ ГОМЕРЕБЕЗ

Моннан нәкъ 50 ел элек Татарстан телевидениесе беренче тапкыр дөньяга аваз сала. Әминә Сафиуллина белән Айрат Арсланов 1959 елның 1 ноябрендә эфирга чыгып, татарстанлыларны сәламли. Аңарчы да эфирга чыгулар тәҗрибә рәвешендә булса да, рәсми телевидение тарихы шушы датадан башлана. Дөрес, бүген бу тарихның кирәге юк, ахры.

 “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе моннан 7 ел элек үз тарихын саный башлады. Ә Дәүләт телерадиокомпаниясе Мәскәү филиалы булып калды. Татарстан телевидениесенә 50 ел дисәк тә, тарих моннан 7 элек өзелеп калды. Ул оешма инде юк. Ләкин ярты гасыр – күп чор түгел. Казанда татар телевидениесенә нигез салучыларның күбесе исән. Республикабызда ТВ тарихын санап баручылар азайса да, ветераннар аны онытмый. Кызганыч, бу тарих кирәк микән, дип сораучылар да юк түгел. Хәтта республикабыз телевидениесенә 50 ел дигәч, монда безнең ни катнашыбыз бар, дип сорарга да кыенсынмый бүгенге телевидениене эшләүчеләр. Ләкин буыннар чылбырын өзү, тәҗрибәне килер буыннарга тапшыруны дәвам итмәү, нигездә, зәвыксызлыкка, җиңел акыллылыкка китерә... Бу тапшыруларда да күренә.

 

Телевидение үз эшенә фанатларча бирелгән кешене генә кабул итә. Ә андыйлар өчен тарих үтә мөһим. Татарстан телевидениесенең 50 еллыгын алар тыныч кына үткәреп җибәрә алмады, билгеле. Элеккеге телевидениенең профсоюз оешмасы рәисе, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Гвоздь инициативасын диктор Эльмира Хамматова, режиссер Флера Бикмурзина һәм тагын бер төркем энтузиастлар күтәреп ала. Ветераннарны барлыйлар. Кем кайда, эзләп табыла, чакыру таратыла...

 

31 октябрь. “Алинә” кафесы. Күрешү мизгелләре, күз яшьләре, хатирәләрне барлау, елмаю-көлешү...

 

Тантананы алып барган Русиянең атказанган артисткасы Эльмира Хамматовага бу “тапшыруны” алып бару кыен булгандыр. Чөнки сагындырылган, бергә гомер иткән, авырлыкларны, шатлыкларны бергә бүлешкән дуслар, хезмәттәшләр бүген нишли? Сөйлисе сүзләр, алышасы фикерләр эчкә сыймый. Микрофон кулдан-кулга йөри... Әнә бит Эльмира ханым мини сораштыру өчен, “Сиңа ТВ – нәрсә ул?” – дигәч, рәттән: “Ул – минем гомерем”, – дип бер-берсен кабатладылар. “Кабатланмагыз”, – дип искәрткәч тә барып чыкмады. Әйе шул, телевидение ул безнең өчен гомеребез булды. Анда фанат, аны яраткан кеше генә кала алды. Ул безнең яшьлек тә, шатлык та. Анда безнең хатирәләр, анда көенечләр...

 

Ни өчен көенечләрме? Ветераннар үткәннәрне генә барлады. Бүгенге телевидение турында дәшмәскә тырышты. Хәзерге телетапшыруларның сыйфаты хакында сүз чыкса, күңелсезләнә алар. Экрандагы сөйләм теле, культура борчуга сала...

 

Ә татар телевидениесе энтузиазмга таянып башланып киткән. Юк техниканы бар итеп, әллә нинди телевизион эффектлар уйлап чыгарып эшләгән алар. Бүгенге техника булу ихтималын башларына да кертеп карамаган, хәтта фантазияләрендә дә күз алдына китерә алмаган ветераннар халык ябырылып карый торган, риваятьләр итеп сөйләрлек тапшырулар иҗат иткән.

 

– Радиода диктор идем. Эшем бик ошый. Шунда мине ачылачак телевидениегә күчерәбез, диделәр. Каршы килдем, күчмим, дидем. Фатир бирәбез, дип котыртып күчерделәр, – ди беренче диктор Әминә Сафиуллина.

 

Табында телевидение пионерлары. Сөйләшеп сүз бетми: авыр камералар күтәргән операторлар, техника көйсезлеге, катлы-катлы цензура – күпме нервыларны туздырган. Күпме язмышлар җимерелгән, әйе, андыйлар да булды шул. Кыек сүз әйтергә ярамый. Бар да үлчәнгән, расланган булырга тиеш... Бүгенге заман техникасы белән эшләгәндә дә катлаулы саналган, хәтта хәзерге хезмәткәрләрнең оештыра алырына шик уяткан катлаулы, күп халык катнашында эшләнә торган тапшырулар турыдан-туры эфирда бара. Казан телевидениесендә тапшыруларны яздыру мөмкинлеге 1972 елда гына барлыкка килә. Әле хәтеремдә, мин эшли башлаганда (1987 ел) инде азмы-күпме заманчалаштырылган техника белән эшләү дә никадәр түземлек таләп итә иде. Тапшыруны яздыра башласаң, техника көйсезләнә, тукталып калсаң, өр-яңадан тотынырга кирәк, ялгау авыр... Кыскасы, язылучы тапшыру да турыдан-туры эфирдан әллә ни аерылмый. Хәтеремдә, режиссерларның, аларның ярдәмчеләренең, операторларның, редакторларның фантазиясенә чик-чама юк. Күп декорацияләр кулдан ясала, тегелә. Әллә нинди телевизион эффектлар уйлап табыла. Республикабызда телевидение 80нче елларда гына төсле форматка күчеп бетә бит әле.

 

Ә инде турыдан-туры эфирда кичергән халәтне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Кем ничектер, минем үземә, тапшыру тәмамланганнан соң, күзләремне йомып, селкенмичә 1-2 сәгать ятасым килә иде. Әйтерсең таш чапканмын, бөтен энергияне суырып алганнар, бармак селкетерлек тә хәлем юк... Хәтта авыр күтәргәндәй сөякләр авырта... Юкка гына, статистика мәгълүматларына караганда, гомер кыскалыгы буенча теледиктор шахтерлардан кала 2нче урында түгелдер. Экран алдына чыгып баскан алып баручыны штурвал артындагы очучы-космонавт белән дә чагыштыралар иде заманында. Иде, дим, чөнки бүгенге алып баручыларга алай түгелдер. Чөнки телевизион мөмкинлеләр эш өчен гаять җайлы. Камера каршындагы текстны суфлердан укып кына барасың. Шуңа кайбер алып баручыларның ни сөйләгәнен аңлап булмый, чөнки үзләре дә аңламый, аны өйрәнмәгән, мәгънәсенә төшмәгән. Ә элекке дикторларга ул текстларның сүзен-сүзгә ятларга кирәк иде. Әле шунда, баш мөхәррирләр, цензура имзалаган текстны үзгәртсәң, беттең, җавап тотачаксың, фантазияң өчен...

 

Куәтле прожекторлар күзне чагылдыра. Тышта 30-40 градус эссе, студиядә аннан да кызурак. Ә син костюм-чалбардан торасың, синнән су ага, ләкин сер бирмисең. Бүген инде киенү стиле дә ирекле, утлар да пешерми, якты булса да салкын...

 

Ләкин эш шартлары бүгенгедән җир белән күк аермасы булса да, бар тормыш сыеп бетә иде зәңгәр экраннар эченә. Анда казанышлар да, буталулар да, ГКЧП фетнәсе вакыйгалары да, митинг-пикетлар да – бар да булды. 50 еллык телевидениенең 22 елы минем белән үтте. Телевидение тарихына кереп калган шәхесләр Әминә Сафиуллина, Рөстәм Нәбиуллин, Эльмира Хамматова, Наилә Ногманова, Флера Бикмурзина, Нина Ключарева, Мөкатдәс Йосыпов, Фаил Мөхәммәтов һ. б. бик күп иҗат кешеләре белән бергә хезмәт иттем. Эшкә алардан өйрәндем. Күбесе белән дуслашып өлгердем. Бүген дә йөрешәбез. Әлбәттә, без җыелсак, телебездә һаман телевидение. Ул – язмыш, ул безнең бәхет һәм бәхетсезлек тә. Мин инде бүген ветераннарны телгә алып, аларның һәркайсын санап китү максатын куймаган идем. Үпкәләмәсләр. Без бергә булдык, бергә яшәдек, бергә эшләдек. Ветераннарның ТВга 50 яшь тулу уңаеннан оештырылган җыелышында да ветераннар советын оештырып, ешрак очрашырга килештек. Аңа күп кирәкми. Юрий Гвоздь кебек энтузиастлар булу гына шарт. Ә элеккеге телевидение энтузиастларга бай иде ул.

 

Бәйрәмең белән, безнең өчен кадерле телевидениебез. Татарстан телевидениесе тарихы ветераннар өчен генә түгел, бөтен республика халкы өчен кадерле булырга тиештер. Чөнки ул – безнең тарих. Анда ХХ гасыр казанышы чагыла.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 44 | 03.11.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»