поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2016 Сәясәт

Лузия Халикова: «Илдарны район прокуроры булыр дип уйлаган идем»

«Улым туганда ук тәртипле бала булып туды», – дип көлә Лузия ханым. Әни кеше малаеның тормышта югалып калмаячагын кечкенә чагыннан ук белгән. Әмма Илдар Шәфкать улы Халиков республикабызның Премьер-министры, икенче дәрәҗәдәге заты булыр дип уйламаган, билгеле. Лузия Газизовна – һөнәре буенча математика укытучысы. Озак еллар Әгерҗедә балаларга белем орлыкларын «чәчкән».

Аннары ире белән Чаллыга күченгәннәр.

Илдар Шәфкать улы холкы буенча кечкенәдән үк бик тә тыныч, һәрнәрсәдә тәртип яратучан бала булган. «Аны тәрбияләп-үстерүдә бернинди кыенлыклар да  күрмәдек, – ди әнисе Лузия ханым. – Ул һәрчак тырыш, чиста-пөхтә булды, кушканны төгәл һәм җиренә җиткереп башкарды».

Мәктәпкә укырга кергәч тә, уллары бер борчу китермәгән. Әнисе генә түгел, әтисе дә мөгаллим була торып, начар уку һич килешмәс иде шул. Әмма Лузия ханым һәм Шәфкать агага улларын «йөземә кызыллык килмәсен» дип көчләп укытырга туры килмәгән.

- Уку ягыннан бик булган иде. Гел үзе укыды, аңа бернинди ярдәм кирәк булмады. Аннан өч яшькә кечерәк сеңлесенә дә өй эшләрен эшләшә иде әле. Һәрчак диярлек гел «бишле»гә укыды.  Әмма ул беркайчан да билге өчен тырышмады. Аның өчен иң мөһиме белем алу иде. Сирәк кенә «дүртле»ләре чыкканда да: «Әни сиңа «бишле» кирәкме? Миңа кирәк түгел. Сиңа кирәк булса, хәзер барып төзәтеп кайтам», – дия торган иде, – дип сөйли әни кеше.

Улын Премьер-министр дәрәҗәсенә ирешер дип һич кенә күз алдына да китермәгән ул чакта әнисе. Аны йә судья, йә прокурор сыйфатында күргән.

– Юридик факультетны тәмамлап башка юнәлеш буенча эшкә урнашкач та: «Әй, улым, мин сине район прокуроры булырсың дип уйлаган идем», – дип әйткәнем хәтердә. Ә болай махсус ниндидер һөнәр иясе булсын дип үстермәдек инде: тәүфыйклы, тәртипле, игелекле бала булсын дип тәрбияләдек, – ди Лузия Газизовна.

Хәзерге вакытта Илдар Халиковның әтисе-әнисе лаеклы ялда, Чаллыда гомер кичерәләр. Премьер-министр әнисе булу кыенмы соң? дигән сорауга Лузия ханым болай ди:

– Билгеле бер статус тотарга туры килә инде. Әмма Чаллыда мэр булганда кыенрак иде. Хәзер исә без – Чаллыда, ул – Казанда. Үземә карата ниндидер үзгә мөнәсәбәт сизмим.

Уллары бик тә җаваплы вазыйфада эшләгәнлектән, әти-әни аны еш күрә алмый. Әмма Чаллыга эш буенча килгәндә, Илдар Шәфкать улы газиз кешеләрен игътибарсыз калдырмаска тырыша. Әти-әни уллары, оныклары янына үзләре дә кунакка бара. Телефоннан да даими шалтыратышып, хәлләр белешеп торалар.


---
Интертат.ру
№ --- | 24.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»