|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Пермь мәктәбендә 40 укучы бала агуланганРоссия Тикшеру комитеты тикшерүчеләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән берлектә Пермь краеның Верещагино шәһәре мәктәбендә 40 бала агулану сәбәпле тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшеру комитетының Пермь крае буенча тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә. Күпләп агулану кичә, 22 ноябрьдә, Верещагино шәһәренең 121 нче мәктәп ашханәсендә булган. Төшке аштан соң 40 бала азык-төлектән агулану билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Шуларның 27 се хастаханәгә озатылган, 13 бала амбулатор дәвалануда. Барлык авыруларга куелган беренче диагноз – «гастроэнтероколит».
--- |
Иң күп укылган
|