поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2016 Әдәбият

"Кичер мине... Булмаса да көчем. Җирдә синсез яши алган өчен..." (Ландыш Габдрахманова шигырьләре)

Ландыш Габдрахманова Яңа Чишмә районының Акбүре авылында туып-үсә. Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Кияүдә. Ире Шамил белән ул һәм кыз үстерәләр. Аның шигърияте самими лирика, үзенчәлекле сурәтләр белән җәлеп итә. "Матбугат.ру" укучылары игътибарына Ландышның берничә шигыре:

 
ТОЛ ХАТЫН МОНОЛОГЫ
 
Кичер мине...
Чәчкәләрем тере...
ә үзем?
(Йа, Ходаем, бирче, бир түзем!!!)
Үзем сулган...
Күзләремә әче яшь тулган...
"Телисеңме, гомер буе,
чәчкәләргә күмәм, - дидең.
Юлларыңа гөлләр түшәп,
Назларыма төрәм", - дидең.
(Син һәрвакыт ихлас идең).
Күмдең...
Язын гына түгел,
Кышларын да,
Хуш исләрдә генә коендым,
Карадым да серле күзләреңә:
"Мин үзем дә матур чәчкә", - диеп,
Куеныңа килеп сыендым...
"Беләсең бит, иркәм, болында,
Чәчәкләрнең була төрлесе.
Тик онытма, син бит аларның
Иң назлысы, иң-иң серлесе...
Сулма гына, назлы гөлдәй,
Балкы җирдә нурга тулып,
Миңа һәрчак терәк булып,
Бәхетебез янәшәдә,
Йөрсен иде кояш булып..." -
дигән идең...
Кичер мине...
Туңам язларын...
Оныталмыйм, бәгырь,
назларың...
Чәчкәләрем тере,
Күрәсеңме?
Тынны кысып мин килгәнне
сизәсеңме?
Кичер мине...
Үзем сулган...
Керфегемә яшем кунган...
Гафу сорыйм, яна алмыйм,
Дөрли алмыйм синсез...
Синнән башка миңа монда,
Бик ямансу, бик күңелсез...
Соңгы чәчәк калды кулымда.
Соңгы өмет анда - кызымда...
Кичер мине...
Чәчкәләрем тере...
Күрәсеңме?
Килдек менә тагын.
Сизәсеңме?
Кичер мине...
Сулган гөлдәй
Басып торам синең каршыңда,
Чәчкә куям каберең ташына...
Кичер мине...
Булмаса да көчем,
Җирдә синсез яши алган өчен...
 
* * *
Беләм…
Сөйләнәләр, әнә, артта:
«Мескен инде…
Исәр…
Дивана…
Җил чыгып, буран кузгалдымы,
Әллә кая китеп югала…»
…Мин күптәннән ишетмим бит сезне…
…Мин күптәннән башка дөньяда…
 
Исәр, имеш…
Җиде ятлар сине аңлыймыни
Назланганда кайнар кочакта…?
Боздай каткан күңелемне бүген
Эретәлми кайнар учак та…
 
Тирән уйлар…
Тирән кар көртләре…
Ишеткәндәй авыр хисләрне
Иярәләр авыл этләре…
Башларыннан сыйпап сөйләнәмен:
«Өлгерәм мин бүген… өлгерәмен…
 
Мин бит чәчкәләрне яклыйм, дидем
Җилдән, бураннардан саклыйм, дидем…»
Этләр… Буран…
Төн пәрдәсен ертып
Шыгырдыйдыр зират капкасы…
 
«…Тагын килдеңмени , и балакай,
Ходай үзе сине сакласын!»
«Этләр калсын бабай, зинһар, кума
Мин беләмен алар сатмасын…»
 
Буран…
Тагын соңга калдым… тагын…
Җил өлгергән инде сындырырга
Парлы чәчкәләрнең ботагын…
Тырныйм…
Ялан кулым белән тырныйм…
Боз каплаган кабер ташынны…
Җиде ятлар хәлне анлыймыни
Игән чакта газиз башымны?..
…Исәр, имеш…
Мескен… дивана…
Мин күптәннән сезнең белән түгел…
Мин күптәннән башка дөньяда…
…Кабереңдә минем төсле үксеп
Ак буранлы кара төн яна… 
 
* * *   
Я, ХОДАЕМ, сабырлык бир-
Нахак сүздән сыгылмаска!
Җан әрнеткән гайбәтләрдән
Өстен калып, егылмаска!
Түземлек бир, шул явызлар
Газиз җанга сырышканда…
Көч-куәт бир, дошманымны
Кичерергә тырышканда! 
 
ӘРНҮ
 
Син киткәннән бирле вакыт
Калды, гүя, калды, тукталып.
Үкси-үкси хәтер чоңгылында
Синле чакны эзлим югалып.
Синле чагым...
- Әнием, ә йолдызларның бармы икән әниләре? 
- Әйе, кызым, алар бар да тулган Айның бәбиләре.
- Ә нигә соң кайвакытта алар төнлә сибеләләр?
- Көчсезләре шулай, балам, ташып җиргә түгеләләр...
- Әнием, ә минем бик тә килә көчле буласым!
- Син Аллаһка сыгын, балам, гелән уңга юлласын. 
 
* * * 
- Әнием, татлы шәраб икән бу сөю дигәннәре.
- Чама белеп эчсәң, көтә бәхет дигәннәре...
- Ә каян, ничекләр итеп үлчәп була чамасын? 
- Эзләмәсәң шул шәрабның кирәк диеп яңасын.
 
- Агу булып ага җанга шәрабның яңалары...
- Син Аллаһка сыгын, балам, Төзәлер яраларың...
 
* * * 
- Әнием, бигрәк ачы бу тулгакның газабы.
- Түз балам, хәерлегә булсын, диген азагы.
- Мин әни булдым, әнием! Куенымда- нәнием.
- Аллаһ бүләге ул, балам, сакла-якла, бәбиең. 
 
* * *
- Тыңламыйлар оныкларың... мин начардыр, күрәсең...
- Кызым, өйрәт хәзердән үк аларга «Әлхәм» сүрәсен!
Син киткәннән бирле вакыт 
Калды гүя тукталып.
Кабер ташың сыйпый-сыйпый, 
Җавап көтәм, тын калып.
 
Тетрәнмәсен җаның, зинһар,
Кабреңә яшем тамгач.
Каян алдың сабырлыклар, 
Әнкәй, әнисез калгач?!
 
Ишетелә кайтавазың,
Җанга иш һәр авазың:
«Гомер буена җитәрлек
Бу әрнү, газап, яраң...
 
Күз яшеңне сөрт тә сабыр,
Аллаһка сыгын, балам!!!» 
 
НУРЛЫ ИДЕ ХӘЯТ...
 
Матур иде ул кич... Көмеш ай да
Тәрәзәгә килеп сыенды. 
Шифа көтеп сулкылдаган күңел 
Өмет нурларында коенды. 
Челтер-челтер килгән чишмә җыры 
Ишетелмәс булды...Тыелды. 
Тамчы-тамчы керфектәге яшьләр 
Мөлдерәшеп җиргә коелды.
Тынып калды кебек сайравыннан
Кошлар да...
Нурлы иде хәят!
Бу – могжиза! Түзми эрер иде 
Ташлар да...
Моңлы иде халәт! 
Рәхәт иде...Серле...Бер дә сүнми 
Төне буе бездә ут торды.
Ихлас теләкләрен тели-тели
Әнкәй ул кич КОРЪӘН тутырды. 
 
* * *
 
Кулларына орынганда, җаның
Тетрәнмәдеме минем әрнүдән?!
Дәшмә! Сүзләр-артык! Алар-ялган! 
Югалам мин...Көтмә бүгеннән!
Битлек элдем...Танымассың мине...
Тар сукмакта башка таптанмам!
Синең дөнья-сазлык! Бүген анда
Битлеклеләр итә тантана!
Ихласлыкка сусап, җылы эзләп,
Ыргылырсың минем учакка.
Абынырсың бозлы карашыма,
Калтырарсың салкын кочакта.
Яраларны ялган белән ямап,
Өметләнми башка аклыкка.
Күралмыйча сине... Һәм үземне...
Бата барам төсле сазлыкка.
Сүтелә дэ китә яраларым...
Җөйләреннән кара кан тама.
Бушап калган күңелеңдә синең
Битлеклеләр итә тантана. 
 
ИСӘНМЕ!
 
- Исәнме, бу бит - син!
- Исәнме, әйе, мин!
(Юл чатында, еллар аша килеп,
басып торабыз... өн бу, өн!)
- Ә син үзгәрмәгән... шул ук күзләр...
- Олыгайдык... җыерчыклы йөзләр...
("Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр").
- Ничек икән анда без утырткан пар каен?
-Яшьләр җыела бугай, язлар җиткән саен.
("Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?").
- Ә мин онытмадым... исәр, дисеңме?
- Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
("Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне").
- Аерыласым килми... җибәрәсе килми кулың...
- Сау бул! Бәхеткә төренсен үтәсе юлың.
("Сизмәдең шул...
гомер буе сине көтәм...
Раббым, очраштырмасаң иде бүтән..."). 
 
* * *
" Ут, диеп ялгышма!
Күзләргә ягылган,
Йөзләрдә чагылган
ул бары-
Яндырган күперләр яктысы!
Син тыңла! Син аңла! Чамала!
Сүрелсен өметең чаткысы! " -
Диясе урында...
Нигә , дип, мин биим, аңышмый,
Саташкан көзләрең учында? 
Нигә соң мин көләм бу кадәр
Шашынган бер исәр шикелле?
Кып-кызыл миләшләр татлыдыр...
Бозларын эретү икеле...
Ышыкла, арала нахактан.
Көч алыйм тылсымлы җылыңнан.
...Үзем дә аңламый түгеләм
Сап-сары өрәңге җырыннан... 
 
* * *
Хисләреңнең садәлеген тоеп,
Йолдызларга исемнәрне уеп,
Алларыңа узыйм,дисәм,
Син инде чит...
Узганнарның моң авазы тулып,
Сагышларның кайтавазы булып,
Бәгырьләрдә-уйлар 
ята икән бит...
Хыянәтең инде кичерим,дип,
Назларыңнан кабат исерим,дип,
Кулларымны сузыйм,дисәм...
Син инде чит...
Зәңгәрсу томаннардай таралып,
Хыянәт-ялганнарга уралып,
Араларда-еллар 
ята икән бит...
Без абынган юллар
ята икән бит...
Күк гөмбәзен ертып ачып,
Гөнаһлардан ерак качып,
Тәкъдирләрне узыйм,дисэм...
Соң икэн бит...
Язмышларның сынавыннан качкан,
Мине ятлар кочагына аткан
Син икән бит...
Син икән бит... 
 
* * *
Мин кояшны күрмим...
Кояш югалган...
Урамнар буш бугай...
Бар да тын калган.
Аклыкка төренгән жиһанны
Күксел сөрем каплаган.
Бармы бер җан иясе мине
Бу афәттән яклаган?
Соры бина...
Салкын диварының
Ташларына барып сарылам.
Эчемдәге ялкын кызуыннан
Ташлар булып ташлар ярыла.
Сүнә өмет...бетә көчем...
"Нәрсә өчен? Нәрсә өчен?"
Ә еракта азан тавышы...
Күз алдында еллар агышы:
Кылган гамәл....кылган эш...
ЮК! Өн тугел бу!!! ТӨШ!!! ТӨШ!!!
 
Карар кырыс:
"Ханым, сездә яман шеш!"
 
Мин кояшны курмим...
Кояш югалган... 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»