поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2016 Милләт

"Русча гына сөйләшсен!" (БУЛГАН ХӘЛ)

Эштән кайтышлый кибетләрдә йөрергә яратам мин. Ара-тирә яңа кешеләр белән дә танышасың, кызыклы хәлләргә дә тарыйсың. Бу көннәрдә булган бер хәлне язып үтим әле.

Мәктәп балаларының көзге каникулда икәне шәһәрдә аеруча сизелде: урамнарда, кибет-кафеларда балалар еш күренгәли башлады. Башкалабызның бер кибетендә кассага озын чират көтеп басып торам. Шунда минем артта чиратка баскан өлкән яшьтәге бер ханымның оныгы белән сөйләшүе игътибарны җәлеп итте. “Сичас, кызымка, сичас купим. Ышту купить сиңа? Ысладкиймы әллә нисладкиймы?” Бу әби оныгына ярарга тырышып булса кирәк, телен вата-җимерә русча сөйләшә. Минем бу кешеләр белән танышасым килде. “Кайсы кирәк?” — дип, касса янындагы шүрлектә торган шоколадларга үрелгән балага булышасы иттем. “И-и, кызым, кайсын алса да алсын, тешләре генә сызламасын инде”, — дип сүзгә кушылды апа. Әле безгә чират җиткәнче шактый көтәсе булганлыктан, сүз иярә сүз кушып, сөйләшеп киттек шулай.

Яңа танышым Казанга якын районның бер авылында яшәүче Җәмилә исемле апа икән. Оныгы Гаяз көзге каникулда чакта авылдан килеп, әти-әнисе эштә вакытта оныгына иптәш булып торам ди. Җәмилә апаның улы Фәрит моннан 8 ел элек күрше авыл кызы Сәфинәгә өйләнеп, шәһәрдә төпләнеп калганнар, шулай да авыл белән араны өзмәгәннәр, җай килгән саен гаилә белән кайтып, әти-әниләренең хәлен белеп йөриләр икән. “Оныгыгыз русча гына сөйләшәме әллә?” — дигән сорауга танышым: “Әлбәттә, чөнки үзебез шулай телибез, кызым. Татар теле авылда гына ярый ул, авылны чыгып берничә чакрым үтүгә рус теле кирәк бит, шуңа да оныкларым бу яшьтән үк белемле, акыллы, әти-әнисе горурланырлык үссен дип тырышабыз, — дип cөйләп китте. — Тик менә 5 яшькә җитте, никтер сөйләшүе кыенрак әле баланың, кайбер хәрефләрне әйтеп бетерә алмый, шуңа борчылабыз, логопед дигән кешегә дә йөртәләр инде үзен. Әти-әниләре дә бала өйдә чакта бер-берсе белән русча гына аралашырга тырыша, татар мәктәбенә укырга бирмибез диләр. Бик дөрес эшлиләр”. Минем аның фикере белән килешмәвем йөземә үк чыккан иде, күрәсең, Җәмилә апа: “Нәрсә аптырап калдың, әллә шулай түгелме?” — диде. “Балаларыгызны нигә алай үз телләреннән аерасыз? Нинди матур исемле оныгыгыз үз туган телен белми торып, рус телендә ничек итеп чиста сөйләшә алсын инде?

Әгәр әти-әнисе аңламый икән, өлкән кеше буларак, нигә соң сез аларга бу турыда аңлатмыйсыз?” — дим. Танышым тагын да кызып сөйләп китте. “Яшь шул әле син, кызым, ничиго ни панимаеш. Менә үз балаң булгач, рус теленең бүгенге көндә ничек кирәклеген аңларсың, әле үзең үк балаларыңны рус мәктәбенә укырга бирәчәксең, чөнки заманасы шул”, — диде дә Җәмилә апа, без сөйләшкән арада кибет киштәләре арасына кереп югалган оныгы артыннан ашыкты.

Мин тораташтай басып калдым. Кая бара бу дөнья? Үз балаларыбызга, оныкларыбызга милли традицияләребезне аңлатмыйча, аларны гасырлар буена сакланып килгән ата-бабаларыбыз мирасы — туган телебездән аерабыз икән, киләчәгебез нинди буласын чамаларга мөмкин. Бүтән телләрне өйрәнү кирәклеген дә аңлыйм, бездә ике дәүләт теле икәнлеген дә кабул итәм, ләкин рус телен өйрәнәм дип, үз телеңне оныту, туган телеңдә сөйләшмәү башка сыймаслык хәл бит. Чын татар авылында туыпүсеп, шул авылда белем алып, шәһәр тормышына кереп баткан ата белән ана туган телләрен онытырга тырышып, балаларына да шуны өндиләр икән — бу бит коточкыч!

Оныкларым бу яшьтән үк белемле, акыллы, әти-әнисе горурланырлык булып үссен диме? Горурлык түгел бу, ә хурлык! Татар теле авылда гына ярый ул дигән сүз белән дә килешәсем килми. Бүгенге көндә башкалабыз урамында, кибетләрдә, җәмәгать урыннарында үз телебездә сөйләшүче яшьләрне күргәч, күңел куана. Хәзер, белүебезчә, республикабыз мәчетләрендә вәгазьләр дә татарча укыла. Яшьләр өчен шәһәр күләмендә татар телен актуальләштерү буенча төрле чаралар үткәрелә икән, бу — туган телебез әле яши, яшәрә дигән сүз була түгелме?

Мисал өчен, быел май аенда Казанда Литва татарлары кунак булып китте. Миңа алар белән бераз аралашырга туры килде. Аларның бабалары моннан 600 ел элек шул якларга күченеп киткән. Ничә гасырлар дәвамында шуларның балалары телләрен, диннәрен саклап калыр өчен күпме көч түгеп яшәгәннәр. Бүген телләре ассимиляция тәэсиренә дучар булса да, диннәрен, күркәм традицияләрне саклап яшәргә тырыша алар. Казанга килеп, Кол Шәриф мәчетен күреп күзләре яшьләнде, Болгарга баргач ата-бабалары туган җиргә иелеп елый-елый дога кылды әлеге милләттәшләребез. “Без бу җирләрне, бабаларыбыз туган ягын бер генә булса да күрергә күпме хыялланган идек бит, Аллага шөкер, насыйп та булды! Балаларыбызга һәрчак татарлар турында сөйләп, өйдә алар белән мөмкин кадәр туган телебездә генә аралашырга, татар телебезне сакларга тырышып яшибез. Литвада бүгенге көндә татарлар саны күп түгел, шулай да без көчебездән килгәнчә динебезне сакларга, туган телебезне кире кайтарырга тырышабыз, якшәмбе мәктәпләре оештырып, татар телен өйрәнәбез. Сез — Татарстанда яшәүче татарлар, чын мәгънәсендә бәхетле халык бит!” — диделәр.

P.S. Бу язмамны язып, “Т.Я.”га җибәрәм дигәндә генә телефоным чылтырады. Тумышы белән Польшадан булган, хәзерге вакытта Лондонда яшәүче танышым Мансур иде бу. Бу көннәрдә Казанда булуын хәбәр итте. Планнары зурдан икән. “Хатыным белән киңәштек тә, әле балаларыбыз кечкенә чакта ук гаиләбез белән Казанга күченергә телибез, кызларым татар телен өйрәнеп, динле булып үссеннәр иде, үземнең дә татар телен камилләштерәсем, татар халкы арасында яшисем килә”, — диде (әлеге гаилә турында соңрак бер язма әзерләргә уйлыйм). Менә бит, туган теле өчен чит илләрдән дә күчеп кайтырга әзер торучылар бар! Минемчә, безгә әнә шундый милләтпәрвәр шәхесләрдән үрнәк алып яшәргә кирәктер.


Гөлшат МӘҖИТОВА, Арча районы, Гөберчәк авылы
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.11.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»