поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2016 Сәясәт

Сара Әхмәтова: “Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек”

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әнисе Сара апа Арча районы Хәсәншәех авылында яши. Кышны исә улы Мансур һәм килене Рузалия тәрбиясендә чыга.
– Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек, – дип башлады ул сүзен.

–  Балалар ике ел саен туып тордылар, мин мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Декрет ялына китмәгән чаклар да булды. Өйдә каенана белән каената да бар иде. Аларга зур рәхмәт, балаларны тәрбияләргә, аякка бастырырга нык ярдәм иттеләр. Балаларым (ике кыз, өч малай) барысы да тыңлаучан булып үсте. Берсе дә тормышта югалып калмады. Марат министр булмаса да, кешегә файда китерә торган һөнәр иясе булыр иде.
   
Марат бик тырышып укыды. Эшкә дә батыр булды. Йорт нигезенә ташны уфалла арбасы белән берүзе ташыды. Кечкенәдән җитәкчелек сыйфатлары бар иде анда. Эшне кушып эшләтми, ә абый-апаларына: “Әйдәгез, шулай эшлик, болай итик” дип, үзе башлап, үрнәк күрсәтә иде.
   
Сара әбинең сүзләренә Рузалия апа да кушылды:

– Студент вакытларында исем китә иде Маратка. Бер утырганда китапның 100әр битен укый. Иртәнге бишләрдә торып, сигез чакрым үтеп Карадуганга бара, шуннан Казанга китә. Университетны да үз тырышлыгы белән кызыл дипломга тәмамлады. Ул әле хәзер дә үзен үстерү өстендә нык эшли.
   
Марат әфәнденең әнисенә шалтыратмый калган бер генә көне дә юк. Ике арага тузан кундырмый, күчтәнәчләрен төяп ай саен кайта икән.
   
– Ике атна элек Марат гаиләсе белән кайтып китте, – дип дәвам итә Рузалия апа. – Башлык кигән. Әни: “Улым, мондый баш киеме кимә инде, сиңа болай йөрү килешми”, – ди. Марат исә: “Әни, җайлы ул, мә киеп кара әле”, – дип бирде. Көлештек инде. Әни исә: “Чыннан да җайлы икән шул, башка рәхәт”, – дип куйды. Икенче көнне ук Маратның улы Ленар шундый өч башлык кайтарды. Әнинең авызыннан нокта кадәр генә “кирәк” дигән сүз чыкса да, төнлә ук кайтаралар. Марат әнисенә бик ихтирамлы. Ул аны аерым мәхәббәт белән ярата.

Улы һәм яратып, өзелеп, “кызым” дип торган килене тәрбиясендә яшәсә дә, туган нигезен сагына Сара әби. Инде хәзер үк: “Мартта кайтам, яраннар утыртасым бар”, – дип көннәрне саный икән.
   
– Әни 45 яшьләрдә авырган. Шуннан соң намазга баскан. Үзе дә: “Авыруларымны җиңәргә догалар ярдәм итә”, – ди. Биш вакыт намаздан соң да бик озак догалар укып утыра. Балаларын да шул юлга өнди. Олы абый, кызы Тәслимә апа, мин – намазда. Марат Готович та бөтен догаларны белә. Аңа да: “Иртәнге намазыңны булса да укы, улым” дип әйткәли, – ди Рузалия апа.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 23.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»