поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2009 Мәдәният

И КАЛӘМ... КИЛӘЧӘГЕБЕЗ СИННӘН КИЛЕР

2 ноябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең 75 еллык юбилеена багышланган «ХХI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеш тенденцияләре» дигән темага фәнни-гамәли конференция һәм әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Берлекнең 75 еллык тарихында әдәби казанышлар шактый күп. Бөек шагыйребез Тукайның «И каләм, бәхет һәм якты киләчәгебез синнән килер...» дигән юллары бар. Татар әдәбиятының киләчәге нинди булыр? Мәсәлән, берлекнең 100 еллык бәйрәмен нинди шартларда каршы алырбыз?

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, шагыйрь, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире:

 

– Язучы исеме соңгы берничә гасырда горур һәм көчле яңгырады. Язучы күпмедер дәрәҗәдә халыкларның рухи байрагы да булып саналды. Һәм бу хәл табигый да иде. Чөнки һәр зур язучы үз чорының елъязмачысы булды. Язучының тарихи миссиясе дә иде бу. Киләчәктәге җәмгыятьтә каләм иясенең дәрәҗәсе, язучылык хезмәтенең урыны нинди булыр? Әдәбиятыбызны нинди язмыш көтә? Элгәреләрдән эстафета итеп алган арбаны кемнәргә калдырабыз? Гомумән, ул әдәбият дигән арбаның кирәк-хаҗәте ни дәрәҗәдә булыр? Уйланырлык сәбәпләр бар.

 

 Язучы кеше – тел сакчысы. Ә тел – милләтнең төп билгесе. Халык, милләт булып сакланып калырга телибез икән – иҗат кешеләренең, шул исәптән заман елъязмачылары - язучыларның кадерен белик! Алар булганда, шәт, нинди генә рәвештә булмасын, иҗат оешмасы да яшәр.

 

 Камил КӘРИМОВ, прозаик, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире:

 

– Мин Язучылар берлегенең 100 еллык бәйрәмен бик матур итеп күз алдына китерәм. Бүгенге чорга карап кына киләчәгебез юк дип әйтә алмыйбыз. Хәзергедәй чорлар һәрчак була ул. Без әле шок терапиясен үтеп кенә барабыз. 70 ел буе безне капитализмны күралмаска өйрәттеләр. Һәм кинәт без каләмнәребезне, кәгазьләребезне тотып дигәндәй, яңа җәмгыятькә күчтек тә куйдык. Үзебез күрә алмаган җәмгыятькә күчтек. Бездә әле шок халәте дәвам итә, күңелебез белән әле яңа җәмгыять, ерткыч капитализм белән килешә алмыйбыз. Аның өчен язучылар үзләре дә ерткычланырга, яраклашырга тиеш.

 

 Яңа чорга күчкәндә аз гына уйланып утырырга вакыт бар әле. Без аны, бәлки, киләчәктә әдәбиятта торгынлык еллары дип тә атарбыз. Хәтта без генә түгел, бу хакта Мәскәү язучылары да әйтә. Бу елларда бер генә кеше дә шедевр яза алмаячак. Без әлегә вакытлыча шоуга күчәбез, үзебезнең язучы икәнлегебезне онытмас һәм югалтмас өчен генә вакытлы әйберләр язгаларбыз, ди алар. Чит ил әдәбияты вәкилләре дә нәкъ шундый фикердә.

 

Без социализмнан тамакка киттек, ахры. «Хәзер кибеткә керсәң, бөтен әйбер бар: кием кирәкме, ризыкмы, башкасымы – һәммәсе дә өелеп тора», – дигән сүзләргә артык зур әһәмият бирдек. Матур җәмгыятьне тамакка алыштырып, җиңел генә алдандык шикелле. Үзгәртеп кору чорларында туган буын бөтенләй икенче булыр, мөгаен. Алар безнең үткән белән таныш түгел.

 

100 еллыкка без менә дигән әсәрләр белән керәчәкбез! Ул юбилей ничек үтәр – анысын күз алдына китерә алмыйм. Бәлки без аны, зурдан кубып, бөтен ил белән билгеләп үтәрбез. Хәзер бит иҗат иреге бар. Кем нәрсә тели – шуны яза ала. Ләкин шул иҗат иреген һәм теләгәнен яза алучыны яклый-саклый торган хөкүмәт һәм җәмгыять кенә юк.

 

Вакыйф НУРИЕВ, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары:

 

– Бәлки, 100 еллыкта ул берлек дип тә аталмас, башка формада булыр. Әмма каләм ияләренең югары сәнгать дәрәҗәсендә иҗат ителгән әсәрләрен, олы хакыйкать сүзен халыкка җиткерү, бай әдәби мирасны пропагандалау, әдәбиятның киләчәген кайгырту, шул максаттан яшь язучыларны табу, барлау, аларның сәләтен үстерү, гомумән, иҗат әһелләре өчен алшартлар булдыру, иҗади мохит тудыру, иҗат процессын стимуллаштыру, башка халыклар белән, шул исәптән төрки халыклар белән әдәби-мәдәни багланышлар урнаштыру һәм, әлбәттә инде, язучыларның тормыш-көнкүрешен кайгырту, социаль проблемаларын хәл итү өчен бер көч кирәк. Киләчәктә дә шундый иҗади берлекнең булачагына һәм гөрләп торасына мин ихластан ышанам! Иҗат атмосферасы ул гомер-гомергә бергә туплый һәм юнәлешләрне бергә билгели торган үзәкне сорап тора.

 

Рифә РАХМАН, язучы, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты доценты:

 

 – Мин бу юбилейны да авыр хисләр белән каршылыйм. Сыйфатсыз сан үзгәрешләре белән киләбез без аңа. Фәне дә бар кебек – ерып чыга алмаслык ботка. Язучысы да күп кебек – кулга тотып алырдай китабы аз. Мактанчыклар, премияләр артыннан куучылар җитәрлек. Бүләкләрне бүлүдә һәм алуда еллар дәвамында катнашканнары да аз түгел.

 

Йорт учагын сүндермәүче – хатын-кыз. Яхшы язган хатын-кызлары да ир-атлар тарафыннан читкә тибәрелгән әдәбият учагын кем саклар? Әдәбиятка килүчеләр арасында кызлар бүген дә күбрәк. Безнең хәлгә тарып, аларның да күңеле төшмәсме? Бу дөньяда вак кына эшеңне дә танысыннар өчен ир-ат булу җитә. Зур хезмәтеңне дә таптасыннар өчен хатын-кыз булуың кирәк.

 

Киләчәк юбилейларда булырбызмы-юкмы – бер Алла кулында. Теле корамаланган, аны сафландырырлык авылы бетүгә йөз тоткан әдәбият турында фаразларга да куркам. Яшәсен иде ул, безне дә яшәтсен иде! Тормышымда әнидән, кыздан башка беркемгә ышанмаган кебек, әдәбиятка бәйле ахыр ышанычым да – кызларда.

 

Равил РАХМАНИ, шагыйрь, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият бүлеге мөдире:

 

– Беренчедән, 100 еллык үтәсе көннәрдә, минемчә, берлек булачак, тик аның исеме икенче төрле булыр дип уйлыйм. Бу көнгә 1000 язучы турында мәгълүмат тупланган «Әдипләребез»нең яңа өчтомлык басмасы дөнья күрәчәк дип өметләнәм. Прозада һәм шигърияттә әдәбиятыбыз, ниһаять, дөнья әдәбияты югарылыгына күтәрелер дип ышанам.

 

Ленар ШӘЕХ, шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире:

 

 – Әгәр телгә, әдәбиятка, гомумән, милләткә карата мөнәсәбәт һаман шулай көннән-көн түбән тәгәрәвен дәвам итә икән, Татарстан Язучылар берлегенең 100 еллыгы бөтенләй булмаска мөмкин. Ни өчен яшьләрнең тавышы булганы да, булмаганы да эстрадага китә? Чөнки ул аңа табыш китерә. Укытучылар теле белән әйтсәк, җыр – аның «ипие». Ә шушы җырның тудыручысы – шагыйрь, язучы бүген ни хәлдә? Ни өчен яшьләр язучылыкны сайламый?!. Чөнки әлеге өлкә рухи якны канәгатьләндерә, ә матди якны – юк. Минемчә, әдәбиятка килгән һәр яшь кеше бүгенге көндә «алтын бәясе» торырга тиеш. Аларга иҗат итәр өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Нигездә, иҗат кешеләре авылдан килә. Укыган дәвердә алар тулай торакта яшәсәләр, иҗат итсәләр, диплом алгач, хәлләр кискенләшә. Кайда яшәргә? Ничек акча табарга?.. Бу очракта иҗатка, гомумән, урын калмый. Нәтиҗәдә кеше, никадәрле генә талантлы булса да, иҗаттан китәргә мәҗбүр була. Аннары без: «Әдәбиятка яшьләр килми», – дип, зар елый башлыйбыз. Ә нигә алар килсен соң? Бу хакта уйлап та карамыйбыз.

 

Советлар Союзы вакытында яшь язучыларга бушка бер бүлмәле булса да фатир биргәннәр. Бу үзе үк хөкүмәтнең аңа карата булган игътибары, җылы мөнәсәбәте дигән сүз. Хәзер дә шулай эшләргә кирәк тә бит...

 

Язучы – милләтнең сагында торучы, телне, әдәбиятны саклаучы. Ул – татарны милләт буларак ассызыклаучы, аның данын ерак тарафларга җиткерүче. Шуңа күрә таланты һәм каләме булган яшь әдипләр һәрдаим үзләренең кирәклеген тоеп яшәргә, ялкынланып иҗат итәргә тиеш. Ә бүген алар, ничек булдыра ала – шулай тормыш тәгәрмәчен әйләндерә.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 201-202 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»