|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2016 Шоу-бизнес
Әлфинә Әзһәмова Индиваның нинди килен булуын сөйләде (ФОТО)- Илмир улым белән Индива киленем хәзер Мәскәүдә яшиләр. Индива ГИТИСта эстрада актеры факультетында Владимир Панков сыйныфында укып йөри, ә улым аранжировкалар белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә алар янына кунакка барып кайтырга иде дип торам. Бергәләп Мәскәү театрларына йөрергә ниятлибез. “Индива нинди килен соң?” – дип еш сорыйлар. Күз тидерермен дип куркам, шуңа бик мактамыйм да. Әмма улымның бәхете булды! Моңа кадәр дусларымның, башка артистларының киленнәренә карап, “Илмир улыма нинди хатын эләгер микән?” – дип, үз-үземне борчуга сала торган гадәтем бар иде. Киленем белән уртак сүз таба алмам дип тә курка идем. Хәзер бит пөхтәлекнең нәрсә икәнен белгән, ашарга пешерә торган кызлар юк диярлек. Индива – искәрмә. Киленем шәп! Улым белән бер-берен аңлап, юл куешып, бәхетле тормышта озак-озак бергә яшәсеннәр иде.
Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|