|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2016 Ир белән хатын
«Ике каенана белән ничек яшәрсең» – дигәннәр идеКече Әшнәкнең иң нурлы өе дип йөртәләр аларның йортын. Һәм бу каенана белән киленнең исемнәре Нурания белән Нурисә, йортларының мәчет янәшәсендә булып, манарадагы ай нурына коенып утырганы өчен генә дә түгел... «Килен каенана туфрагыннан ярала» Нурания апаның каенана булып, яшь киленнең эшеннән гаеп табып торырга вакыты да, теләге дә булмый. Ул фермада сыерлар сава. Эше җиңел түгел, берүзенә 30 сыер. Эштән җеп өзәр хәле дә калмый кайткан көннәрендә: «Ярый әле каенанам белән киленем бар!» – дип сөенә ул. Килене дә уңган булып чыга. Бер эштән дә тайчанмый. Мәктәбеннән кайтуга, йорт эшләренә тотына, барына да өлгерә. Килен башта үз авылларындагы башлангыч мәктәптә укыта. Кияүгә чыкканда ук, минем укып бетерәсем бар дигәч, читтән торып укып, дипломлы да була. Туган авылларында мәктәп ябылгач, күршедәге Олы Әшнәккә йөреп укыта башлый. Көн саен өч чакрым ара йөргәч, өйдәге эшкә вакыты бик аз кала, билгеле. Ләкин олы каенана, аңа сүз килмәсен дип, өй эшен үз өстенә ала. Балаларны да кул арасына кертә. Олы Әшнәктә дә мәктәп ябылгач, югары белемле Нурисә эшсез кала. Хәзер ул өйдә. Кадерле кешең турында үткән заманда сөйләве җиңел түгел шул. Әле быел көз аенда гына әбиләре гүр иясе булды. Нурисә аны яшь баланы карагандай карады. Якты дөньяда озын гомер яшәгән ак күңелле карчык, туксан берен тутырганда, һәммәсенә дә бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчте. Ә аңарчы бу гаилә дусларын сөендереп, көнчеләрне көендереп, бер түбә астында ике каенана, ике килен – дүрт буын булып яшәде. Нурисә белән Фәниснең балалары: бер кыз, бер малай. Инде алар да буй җитеп киләләр. Берсенә – 16, икенчесенә 14 яшь. Кызлары быел әнисенең юлын дәвам итеп, педагогия училищесына укырга керде. Малайлары Данис Олы Елга мәктәбендә укый. Мин бу гаиләне күптәннән беләм һәм сокланып туя алмыйм. Нурисәнең сабырлыгына шаккатарлык. Бик күпләр бүгегесе көндә өлкәннәр белән яшәргә теләмичә, туган нигездән кубарылып башка чыгып, әллә ниләр кыланган бер заманда, ул сабыр гына каенана белән яши бирә. Билгеле инде, монда төп тотка Фәнистә. Әгәр дә ул, халык әйтмешли, ике бозауга печән аерып бирә белмәсә, өйдәге тынычлык та, нур да булмас иде. Бер авызга карасаң, тормыш җайлы була ул, – дигән иде миңа әни кияүгә чыкканда, фатихасын биреп, – ди Нурисә. – Бик әйбәт гаиләгә туры килдем, язмышыма рәхмәт. – Киленем бик уңган, бәйли дә, тегә дә, пешерә дә, юа да, җыя да. Камыр эшен генә аңа бирмим. Чөнки үзем пешерергә, тәмле дип, рәхмәт әйтеп ашаганнарын яратам... ...Әнә шулай уздырыштан бер-берсен шактый мактады алар. Бу сүзләрне тыңлап тору да рәхәт иде. Димәк, һәрберсе гаиләләренең нурын бүтәннәрдә күрә, үзен үзәккә куймый. Балалар да бәхетле булуның серен өйрәнеп үсәләр. «Авылны макта, шәһәрдә тор!» – дисәләр дә, Шәйхетдиновларның нурлы өйләреннән чыгып киткәндә, минем: «Авылда тор, шәһәрне макта!» – диясем килде. Бәхетләрен читтән эзләмичә, туган җирдән, туган нигездән тапкан, күп көч кергән хәләл хезмәтләре белән көн иткән бу гаиләгә хөрмәтем тагын да артты. Халкыбызның рухын, җанын, буыннар бәйләнешен саклап тотучы, нурлы өйле авылларыбыз гына бетмәсен иде инде. Чөнки Фәнис белән Нурисәнең уллары Данисның да хыялы туган авылда, төп нигездә калу ич.
Йолдыз ШӘРАПОВА, Балык Бистәсе |
Иң күп укылган
|