поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2016 Медицина

Заманча медицина яман шештән дәвалый аламы? (ӘҢГӘМӘ)

Хатын-кызлар арасында күкрәкләре авыртуга, анда ниндидер төеннәр барлыкка килүгә зарланучылар күп. Әмма күбесе маммологка баруны һаман кичектерә. Табиблар сөт бизләренә карата игътибарлы булырга киңәш итә. Бүгенге әңгәмәдәшебез — медицина фәннәре кандидаты, доцент, маммолог-онколог Борис Дружков та шундый фикердә.

“Ел саен маммологка күренергә кирәк”

 50 елдан артык гомерен хатын-кызларны дәвалауга багышлаган, 81 енче яшендә дә эшләвен дәвам итүче табиб бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган. Ул мине белеме белән генә түгел, нәселләрендәге һәркемнең диярлек табиб булуы белән дә шаккатырды. Әтисе һәм әнисе нәселеннән 34 (!) табиб чыккан һәм Борис Константиновичның улы, ике оныгы да табиб-маммологлар.

“Күрем алдыннан күкрәкләр авырту нормаль хәл түгел”

— Борис Константинович, нинди билгеләр күзәтелгәндә, хатын-кыз кичекмәстән маммологка күренергә тиеш?
— 30 яшьтән узган һәр хатын-кыз ел саен профилактик карау үтәргә тиеш. Кызганыч, хәзер профилактика совет заманындагы кебек үткәрелми. Элек диспансеризация бик көчле үтә һәм күпләр нәкъ шунда теге яки бу җирендә чир барын белә, дәвалана иде. Хәзер исә күпләр чире турында инде ул катлаулангач, хроник төс алгач кына белә.

Сөт бизе авыруларының билгеләре турында сөйләшкәндә, иң элек күкрәктә авырту сизүне атар идем. Кайбер хатын-кызлар күрем алдыннан күкрәкләре авыртуын сизә. Аны нормаль күренешкә санап, табибка бару турында уйламыйлар да. Әмма бу нормаль түгел! Бу — пролифератив мастопатия билгесе. Гадәттә, әлеге күренеш теге яки бу гормоннар җитешмәү белән бәйле. Икенче билге — имчәктән бүлендекләр чыгу. Табиблар арасында бу уңайдан бәхәсләр еш туып тора. Күптән түгел Австрия маммологы: “Сөт бизе — сыеклык бүлеп чыгаручы әгъза”, — дип язган. Минемчә, бу — белемсезлек. Чөнки сөт бизләре билгеле бер вакытта гына сөт бүлеп чыгарырга тиеш: ул да булса йөклелекнең соңгы айлары һәм бала имезү вакыты. Имезми башлагач, ике ай эчендә сөт эшләнеп чыгу туктарга тиеш. Аннан озагракка сузылса, моны туктату чарасын күрергә кирәк. Чөнки сөт балага файдалы туклыклы сыеклык кына түгел, микроблар, паразитлар үрчү өчен бик уңайлы мохит тә. Нәтиҗәдә сөт бизеннән үлекле сыеклык чыга башларга мөмкин. Бала имезмәгән хатын-кызларның имчәгеннән бүлендекләр күренсә һәм алар яшел, коңгырт төстә яки үлекле булса, бу мастопатия турында хәбәр дигән сүз.

Маммологка күренү өчен өченче җитди сәбәп — сөт бизендә төен, шеш барлыкка килү. Монысы инде яман яки яман булмаган шеш булырга мөмкин.

— Мастопатия авыруыннан интегүчеләр күп. Бу гормоннар җитешмәү белән бәйле чирме?
— Әйе. Аналыкның эчке тышчасы эндометрийның сәламәтлеге өчен дә, сөт бизенең нормаль эшчәнлеге өчен дә гормоннар кирәк. Эшли-эшли шунысына төшендек: күп очракта күкрәк бизендәге мастопатия эндометрийдагы җитешсезлекләр белән бәйле. Һәм, киресенчә, эндометрий гиперплазиясе, папилломатоз, эндометриоз кебек чирләр күзәтелгәндә дә, сөт бизендә нормадан тайпылышлар була. Замана хатын-кызларының күбесе сары тәнчек (желтое тело) эшчәнлеге тайпылышыннан (икенче төрле лютеин җитешсезлеге) интегә. Мастопатия авыруының нигезендә дә, алда санап киткән эндометрий авыруларыныкында да нәкъ шул ята. Бала төшү, яралгы үсмәү дә шуңа бәйле булырга мөмкин.

Мастопатияне өч төргә бүлеп карыйбыз: авыртулы мастопатия, секретор (бүлендекле) мастопатия, өченчесе, иң куркынычы — төенле.

- Фиброз-кистоз мастопатия нинди тайпылыш аркасында башлана?
— Әлеге чир сөт бизендәге пролифератив процесслар нәтиҗәсе булып тора. Биздә 200 мең чамасы өлеш (долька) бар. Алар 15-16 кисәкне формалаштыра. Пролифератив процесс вакытында әнә шул өлешләр контрольсез бүленә башлый. Чөнки менструаль циклның икенче фазасында сары тәнчек бу процессны туктатырга тиеш, ә ул җитешмәсә, киста барлыкка килә. Нәтиҗәдә биз тукымасы бу күренешкә җавап кайтара башлый, чөнки кан килү җитми, тукымалар кысыла. Әнә шул пролифератив процессны туктатмыйча, бу чирдән котылып булмый.

— Кисталарны алдырырга кирәкме?
— Һәммәсен дә түгел. Әгәр киста бер-ике ай эчендә барлыкка килеп, авырта башласа, түгәрәк булса, бу маммологны сагайтырга тиеш. Аның эчендәге сыеклыгын алып тикшерү зарур. Бу очракта да табиб гормональ балансны тикшерергә бурычлы. Ә берничә ел дәвамында үскән, формасын үзгәртергә сәләтле киста өчен борчылмаска да була. Киста — күрем күрүче хатын-кызлар авыруы. Әгәр 70 яшьлек әби күкрәк бизендә киста барлыгын белеп алса, димәк, ул күп еллар элек барлыкка килгән дигән сүз. Андый кистага тияргә кирәкми.

50-60 яшьлекләр өчен бу чир аеруча куркыныч. Ул чакта инде гормоннар эшләнеп чыкмый. Киста эчендә папилломалар булса, аларның яман шешкә әйләнәчәге көн кебек ачык. Әгәр кистада папиллома барлыгы ачыкланса, шундук аны операция ярдәмендә алабыз, калган кисталар калып торырга да мөмкин.

“Фиброаденоманы юк итәргә кирәк”

— Фиброаденома авыруы турында да сөйләшик әле. Әлеге авыру нәтиҗәсендә яман шеш барлыкка килергә мөмкин, диләр...
— Ул еш кына яшь хатын-кызларда барлыкка килә. Әйтик, күрем алдыннан сөт бизенең бер өлешендә бераз шешенү барлыкка килә һәм ул күремнән соң акрынлап юкка чыга. Бу урын җөй булып төзәлә. Җөйне медицина телендә фиброз дип атыйлар. Икенче менструаль циклда шушы хәл тагын кабатлана һәм җөйләр йомгагы барлыкка килә. Эчендә — аденома (биз тукымасы), ә өстендә фиброзлы тукыма була. 35 яшькә кадәр бу чир яман шешкә әйләнми, әмма киләчәктә бу хәл күзәтелергә мөмкин. Ә кайчан — моны Аллаһы Тәгалә генә белә. Шуңа да дәвалану мондый: иң элек пролифератив процессны туктатырга һәм гормоннар балансын җайларга, фиброаденоманы операция ысулы белән юк итәргә кирәк. Чөнки әлеге шеш булганда, хатын-кыз гомере буе “яман шеш башланмас микән” дип куркып яши. Фиброаденома үз тирәсендәге тукымаларны кыса һәм шунда яман шеш башланырга мөмкин.

— Күкрәккә чуан (фурункул) чыгу нәрсәгә бәйле?
— Фурункул — май бизе ялкынсынуы, бу — тире эчендәге тайпылыш. Моңа еш кына стафилококк сәбәпче була. Май бизе тыгылырга да мөмкин. Бу эссе һавада, күп тир бүленеп чыкканда барлыкка килә. Аеруча май бүлеп чыгару процессы көчле булган кешеләрдә күзәтелә. Әйтик, хатын-кыз “чәчем майлы” ди икән, аңа сак булырга кирәк. Мондый кеше тәнен яхшылап юарга тиеш, алайса, май бизе каналларында “бөке”ләр барлыкка килергә мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә фурункул чыга да.

— Маммологка күренүдән тыш, хатын-кыз күкрәк бизләрен үзе дә тикшерергә тиеш. Моны ничек дөрес итеп башкарырга?
— Ай саен күрем алдыннан һәр хатын-кыз күкрәкләрен капшап карарга тиеш. Әгәр аның үлчәме зурайса, тыгызланса, авыртса, шеш барлыгы сизелсә, сагаерга кирәк. Менструаль циклның 7-10 ынчы көнендә тагын бер кат тикшерергә. Әгәр күрем алдыннан күкрәк авыртып, икенче тапкыр тикшергәндә авырту бетсә, бу — физиологик масталгия дип атала. Әмма аны пекталгия белән бутаучылар бар. “Күрем узды, ә авырту бетмәде”, — дип зарлана андыйлар. Бу күкрәк стенасы авыруы аркасында күзәтелә. Нерв кысылса, остеохондроз авыруы булса, хатын-кыз күкрәк бизләре авыртуын да сизә. Андый ханымнар еш кына: “Аркадан имчәккә кадәр чәнчи”, — ди, күкрәк бизе кызышуын, кычынуын сизә, култык астында нидер комачаулаган кебек булуына зарлана. Тәҗрибәле маммолог күкрәкне күтәреп, баскалап карап, авыртуның күкрәк читлегенә бәйле булуын аңлый.

“Аборт нәтиҗәсендә яман шеш барлыкка килә ала”

— Хатын-кызлар арасында баласын имезүдән баш тартучылар да бар. Бу сәламәтлеккә нинди зыян сала?
— Беренчедән, бу бала өчен бик зыянлы. Хатын-кыз бала тапкан икән, ул аны якларга, сакларга, яратырга, үзен корбан итәргә тиеш. Һәм иң беренче чиратта әни кеше баласын үз иммунитеты белән инфекцияләрдән саклый. 10 айга кадәр бала моңа мохтаҗ. Кибет азыгы күкрәк сөтен алыштыра алмый! Беренче баланы — 12-14 ай, икенчесен — 10-12, өченчесен 8-10 ай имезәләр. Ә вакытыннан алда туктаткан хатын-кызның организмында менә ниләр күзәтелә: сөт бизләре сөт эшләп чыгаруны дәвам итә, күкрәк авырта. Борынгы кешеләрдән ишеткән буенча күкрәкләрен кысып бәйләп куючылар да бар. Бу вакытта кан тамырлары кысыла һәм нәтиҗәдә сөт килү кими. Әмма сөт бүленеп чыгу дәвам итә бит һәм сөт чыгу каналлары киңәя, дуктэктазия авыруы башлана. Соңыннан ул урында папилломалар барлыкка килергә мөмкин.

— Кайсы яшьтә сөт бизе авырулары ешрак баш калкыта?
— Аеруча 40 яшьтән узган хатын-кызлар сәламәтлегенә җитди карарга тиеш. Чөнки 50 яшьтә менопауза башлана һәм гормональ фонга бернинди дәвалану да тәэсир итә алмый. Әгәр бу чорда күкрәктә яман шеш алды авырулары булса, аны дәвалау бик кыенга туры килә. Бу очракта скальпельдән башка берни булышмый. Еш кына 50 яшьтә хатын-кызның аналыгын алалар, чөнки миома үсә башлый. Ә ул миоманы 30 яшьтә тапсалар, аны дәвалап, менопаузага кадәр юкка чыгарып та булыр иде...

— Аборт ясаткан хатын-кызларга сөт бизендәге яман шеш авыруы яный, диләр. Бу дөресме?
— Йөклелекне өзгәннән соң хатын-кыз организмында гормоннар дисбалансы барлыкка килә. Ә моның нәрсәгә китерәсен белгән юк: мастопатия башланамы, аналыкта җитешсезлекләр пәйда буламы... Аборт нәтиҗәсендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы да барлыкка килә ала. Кайбер табиблар, абортлар саны моңа йогынты ясамый, дип әйтә. Моның белән килешмим. Әлбәттә, бер тапкыр бала төшергәннән соң да яман шеш башлана ала, әмма күп тапкыр бу эшкә бару күбрәк куркыныч тудыра.

— Сөт бизен кайсы очракта операция юлы белән алалар?
— Яман шеш күзәтелгәндә, сөт бизенең бер өлешен яки тулысынча алып ташлыйлар. Бу — чирнең нинди стадиядә булуына бәйле. Әлбәттә, без сөт бизен саклап калу яклы. Чөнки хатын-кыз өчен күкрәкләр — бик мөһим әгъза. Ул матурлык өлкәсендә дә, сексуаль мөнәсәбәтләрдә дә көчле фактор булып санала.

— Заманча медицина яман шештән дәвалый аламы?
— Кызганыч, сөт бизендәге яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны артканнан-арта бара. Чөнки аңа дучар булучылар дә күбәя. Вакытында табибка мөрәҗәгать итүчеләр аннан тулысынча дәвалана ала. Шуңа да хатын-кызда аз гына шик туса да, бернинди зары булмаса да, ел саен маммологка күренергә кирәк.


Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы
№ --- | 21.11.2016
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»