поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.11.2009 Җәмгыять

МӘҢГЕЛЕК ЙОРТ САЙЛЫЙБЫЗМЫ?

Яшь, сау-сәламәт көенчә беребез дә үлем турында уйлап утырмый. Карт кешенең генә уенда да, телендә дә һаман шул. Уйланырсың да: Казан зиратларында урын беткән, кеше өстенә кеше күмәләр, кабер өчен илле-алтмышар мең түлисе икән дигән сүзләр йөри бит әнә. Бу имеш-мимеш кенәме, әллә башкалада чынлап та мәет җирләрлек урын калмаганмы – шуны ачыкларга булдым.

«Сезгә Салихҗан хәзрәт кирәк», – диделәр миңа ТР Мөселманнары диния нәзарәтендә, ни белән кызыксынып йөрүемне белүгә үк. Алар биргән телефон буенча шалтыратып, хәзрәт белән Чаллы юлы буендагы мөселман зиратында очрашырга сүз куештым. Әмма безгә ул көнне зиратта очрашу насыйп булмады. Барысы да үземнең игътибарсызлыгым аркасында, әлбәттә. Минем ялгышны башкалар да кабатламасын өчен аңлатыбрак язам. Бердән, анда бару өчен Совет мәйданына түгел, ә «Космонавтлар» тукталышына чыгарга кирәк. Шул юнәлештә йөрүче автобусларның теләсә кайсысы сезне зиратка хәтле утыртып барачак, чөнки бу хакта җитәкчеләрнең килешүе бар икән. Икенчедән, зират татар зираты дип түгел, ә мөселман зираты дип атала. Кыскасы, мин, ялгыш руслар да, татарлар да җирләнә торган Самосырово зиратында төшеп калып, аннары Чаллы юлы буйлап тагы ике чакрым тәпили торгач, байтак вакыт үтте. Зиратка барып керсәм – хәзрәттән җилләр искән! Ярый әле кабер казучы егетләр шунда – мәет көтеп утыралар иде. Сез, апа, борчылмагыз, хәзергә зират белән таныша торыгыз, без бер җаен табарбыз, дип, хәзрәткә шалтыратырга керештеләр.

 

Тирә-юньгә күз салам – чын мәгънәсендә «ял йорты» булган бу! 56 гектарлы зират шәп койма белән әйләндереп алынган. Ишек төбенә үк матур итеп мәчет төзеп куйганнар. Янәшәдә мәет юу бүлмәсе, кабер ташы, ләхет такталары әзерли торган цехлар... Эшне оештыра белгәннәр монда. Аллеялар буйлап рәт-рәт тезелеп киткән кабер ташларын карап йөрим. Кешеләрнең җир йөзендә яшәү дәрәҗәләре төрле булган сыман, кабер ташлары да төрле: бик затлылары да, гадиләре дә бар. Бәяләре 1500дән башлана икән. Күптән түгел генә берсенә миллион ярымлык таш куйдырып киткәннәр.

 

«Экскурсия»м соңында егетләрнең Рамил исемлесе мине шәһәргә «Мәрҗани» мәчетенә кайтарып куйды.

 

Исламда такса юк

 

Мөселман зираты «Мәрҗани» мәчете каршында ачылган. Аның директоры Салихҗан хәзрәт ЗАКИРОВ сорауларга бик төгәл җавап бирә, тәфсилле итеп сөйли торган кеше булып чыкты:

 

– Иң әүвәл минем телефонымны язып куй: 296-17-54, зиратныкы – 297-28-90.

Зират территориясендә стендка игътибар иттеңме икән, анда болай дип язылган: бары тик мөселман кешесе генә күмелә, кабергә чардуган куелмый, ташка рәсем ясалмый, җирләгәндә зиратка хәмер кертелми. Казып күмү – 6500 сум, кабер тактасы – 1200, катафалкабыз бар – сәгатенә 300 тәңкә.

 

Кайчакта мәетне өйдә юу бик кыен була: йә ул югары катта яшәгән, йә кысан тулай торак бүлмәсендә. Шуның өчен зиратта юа торган бүлмә ачтык. Аңлаган кеше өчен бик җайлы, суы җылытылган, бөтен шартлар бар. Үз өйләрендә дә юарга була – без аңа да каршы килмибез. Кайбер кеше, монда югач, өйгә алып кайтып күрсәтеп булмый, ди. Ул бит инде үлгән, мәетне тегендә-монда алып барып күрсәтеп йөрүдән мәгънә юк.

 

Тагын бер эшне җайга салмакчы булабыз. Якыны үлеп киткәч, кешегә болай да авыр, ә аңа әле үлү турында таныкнамә артыннан йөрергә кирәк. Кеше үлүгә участок милиционерына шалтыратып, аннан кул куйдыралар. Аннары теге таныкнамәгә ЗАГСка баралар. Без киләчәктә бу документ артыннан йөрүне дә үз өстебезгә алмакчы булабыз.

 

Мәетне юып чистарту мең сум тора. Кирәк булса, кәфенлек тә бар. Акчасы булмаса, бушлай бирәбез. Инде шундый кешеләр килеп чыга икән, хәзрәтнең дә рөхсәте бар, бушка күмәбез дә. Кайбер кешеләр, якыннарын җирләп бераз вакыт узгач, теге кабер яныннан урын сорап тагын киләләр. Ә анда кеше күмелгән була, мин бит аны саклап тора алмыйм. Шуңа күрә теләгән кешегә бездә бронь дигән нәрсә бар – кеше биш мең сумга урын алып куя ала.

 

– Кабер казучыга, гүр сәдакасына күпме бирәсе – халык шуның белән кызыксына.

 

– Менә болай, сеңелем, кабер казучыга бер тиен дә бирелми. Без аңа хезмәт хакы түлибез. Өч ел эшләү дәверендә бер кешедән шикаять ишеткәнем юк. Алла сакласын, әгәр дә берәрсе, менә мин кабер казучыга акча бирдем, дисә – бетте ул егет. Гүр сәдакасы дигән нәрсә бездә юк. Кайбер якларда мулла абзый килеп, Аллаһ Тәгалә моның гөнаһларын гафу итсен дип дога кылам, гөнаһларын үз өстемә алам, ди икән. Андый нәрсә була алмый, чөнки синең гөнаһың – миңа, минеке сиңа кирәкми. Ул электән калган йола. Өйгә кайткач, кемгәдер сәдакалар бирәләр икән – ул безнең эш түгел.

 

– Шулай да безнең халык барыбер сәдака бирми калмый бит инде.

 

– Менә мулла абзый мәетне өендә юды ди. Үзең беләсең инде күпме бирәсен... Син аның хезмәтенә түлисең бу очракта – 200, 300, 500... Мулла абзый тәһлил укый.(Абыстай укымый, тиеш түгел.) Монда да сәдака бирү кешенең үз иркендә. Зиратка кергәнче җеназа намазы укыла, зиратта Коръән укыла – анда да сәдаканы хәленнән килгәнчә бирәләр, бернинди такса юк. 100-500 сум, юк икән – юк. Зинһар, дөрес яз, мулла абзыйга ул, зиратка түгел монда бер нәрсә дә. Өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздыру да хәленнән килгәндә генә башкарыла. Кайчакта халык аңлап бетерми, менә Гарәбстаннан кайткан берәү, өчесен, җидесен, кырыгын уздырырга ярамый, дип әйтте, ди. Бу безнең гореф-гадәт, әйбәт гореф-гадәт. Анда мулла абзый килеп Коръән укый, аңлата, вәгазен сөйли, кешенең башына аз булса да кереп кала.

 

«Кабер урыны кирәк иде»

 

Телефон аша гына «мәрхүм бабам» өчен Казан зиратларыннан урын белештем. Җаваплар шаккатырды.

 

– Арча зиратында: «Мөселманнар өчен урын юк».

 

– Киндерледә: «Урыннар бар. Иң арзаны бездә» (күпме икәнен телефон аша әйтмәделәр).

 

– Дәрвишләр бистәсендә: «Урын юк, кая җирлим мин аны!»

 

– Мирный һәм Коры Елга бистәләрендә: «Мөселманнар өчен урын юк, зират ябык».

 

– Самосыровода: «Зират ярым ябык хәлдә. Бездә җирләү өчен берәр кешегез җирләнгәнлеккә документ кирәк».

 

– Татар зираты: «Зират ябык, элек алып куйган урыныгыз булса гына инде...»

 

Ә берәр ничек җаен табып булмасмы икән дигән «гозеремә» барысы да: «Юк!» – дип кырт кисте.


Нәүбәһар КӘБИР
Шәһри Казан
№ 201-202 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»