поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.11.2016 Язмыш

«11 яшемдә беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады»

Бу фани дөньяга алты айлык булып килгәнмен. Бер яшькә хәтле башымны да тота алмаганмын, өч яшьтә генә утыра башлаганмын. Әнием мине бик күп шәһәрләргә табибларга йөрткән. Уфа, Ташкент, Мәскәү, Полтава, Евпатория... Табиблар миңа операция ясаудан баш тарта. «Соңга калгансыз, гомер буе инвалид арбасында утырачак бу бала», – диләр.

Ләкин алар арасында безгә ышаныч чаткысы бирүчеләре дә бар иде.

Дүртенче кат операция өстәленә салганда әйткән сүзләрем, ялваруларым бүгенгедәй хәтеремдә.

11 ел әнием белән әтием мине инвалид арбасында тартып йөрделәр, укыттылар. Мин мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладым. Мине аякка бастыру өчен әниемнең бармаган кешесе калмады: Кашпировскийга да, Касьянга да, Кандаровка да ялынырга туры килде аңа. Ике тапкыр Мәскәүдә дәваландым. Аякларым озак-озак гипста була иде. Ул авыр көннәр мәңгегә хатергә уелып калган. 11 яшемдә култык таягы белән беренче адымнарымны ясадым. Беренче биш адымны ясаганны күргәч, әнием үксеп-үксеп елады, мин дә еладым. Ул көнне без бик бәхетле идек. Бәхет ул акчада гына түгел, һәркемнең бәхете үзенчә.... Мин шундый әнием булуы белән бәхетлемен.

Ул вакыттан соң инде бик күп сулар акты, бик күп гомер үтте. Мин югары уку йортын тәмамладым. Аспирантурада укыйм, һөнәрем – юрист.
Бу дөньяда минем өчен әниемнән дә кадерле, аңардан да газиз кеше юк. Без абыем Фаил белән аны бик яратабыз, горурланабыз. Ул безгә көч һәм өмет бирүче. Гаилә учагын сүндермичә, 37 ел әтием белән яшиләр. Башкаларга да ярдәм итәләр. Әнием ятим балалар йортына еш бара. Анда да балалар аның килүен көтеп торалар.

Әниемнең йокламаган, ашамаган көннәре күп булды. Әле дә хәтеремдә: без әнием белән Мәскәүгә дәваланырга бардык. Әтием авариягә эләгеп, безнең белән бара алмады. Әнием ике сумка тотып, мине коляска белән этеп, табибка керде. Ул безне карады, тиешле язуларны тутырды һәм: «Сезне икенче катка озатсыннар, булышсыннар», – диде. Без булышучылар көтеп озак кына утырганнан соң, кабат табибка мөрәҗәгатъ иттек. «Безне озатучы юк», – дибез. «Нишләп утырасыз, сезне кем дә булса китергәндер бит монда», – дип, табиб бик гаҗәпләнде. Алар әниемнең мине Мәскәүгә хәтле берүзе алып килүен хәтта күз алларына да китерә алмаганнар. Ул вакытта әниемнең куллары шешеп чыккан иде инде. Шул куллары белән әнием мине жылы кочагына алып, икенче катка күтәреп алып менеп китте. Менә кайда ул әниемнең җылы кочагы! Әнием Галләметдинова Рәмзия Дәүләт кызы. Ул Нурлат районы, Иске Авыл бистәсендә туып-үскән, бүгенеге көндә Казанда яшибез. Әнием Бөтендөнья татар конгрессының Казан оешмасында һәм Татарстан Республикасының «Болгар» хәйрия фондында эшли. Мөмкинлекләре чикләнгән күп кенә балаларның әниләре белән даими эш алып бара.

Әниләребез өчен без һәрвакыт бала булып калабыз. Бу фани дөньяда исә ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен. Газиз әниләребез алдында без һәрвакыт бурычлы. Алар иң олы хөрмәткә лаеклы затлар. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.


Наил ГАЛЛӘМЕТДИНОВ, Казан шәһәре
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»