поиск новостей
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 27.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 27.04 "Шәй-бу! Шай-бу!" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970

Архив
 
19.11.2016 Язмыш

Соңгы сер (Булган хәл)

Әйе, үзгәрде дөньялар... Буталчык заманда яшибез. Ә шулай да, һәркем бәхеткә, якты киләчәккә ышана, хыяллана, планнар кора...
Тормыш бит ул бик кырыс, катлаулы нәрсә. Ә кеше, нәрсә генә булса да, язмышка сылтый. Кем белә бит, бәлки шулайдыр да. Ә бәлки без язмышны үзебез язабыздыр.

Менә бу ике кызны сабый чакларыннан ук язмышмы бәхетсез иткән икән? Ә, бәлки, әти-әниләренең гөнаһлы бәндәләр булуыдыр? Балалар йортыннан аларны берничә гаилә тәрбиягә алып карый, ләкин, төрле сәбәпләр табып, кире кайтаралар. Бәлки аларның язмышына туры килердәй гаиләләр булмагандыр?

Ниһаять, балаларның төнбоектай ябыла башлаган күңелләре ачылып китә. Тәрбиягә алган чираттагы ир белән хатын кызларны үз әти-әниләре булуларына ышандыралар. Сабыйлар бу бәхеттән әти-әни назына эреп, кочакларына кереп югалалар. Әле юньләп сөйләшә дә белмәгән бу сеңелкәшләрне үзләренеке итү өчен ир белән хатын бар көчләрен куялар. Рус милләтеннән булуларына карамастан, аларның берсенә - Әлфия, икенчесенә Гөлфия дип исем кушалар, үз фамилияләрен бирәләр, татарча сөйләшергә өйрәтәләр. Аралары бер генә яшь булганга, икесен дә бер сыйныфка укырга бирәләр.

Җыр-биюгә оста, укуга сәләтле Әлфия бик тә сүзчән, тере, чая бала булып үсә. Ә Гөлфия бөтенләй башка. Аз сүзле, уйчан бала, гел бер ноктага карап, нидер уйлап утыра. Укырга яратмаса да, рәсем ясарга осталыгы була аның.

Кызлар мәктәптән кайтканда аларның юлларында гел бер хатын очрый башлый. Туктатып хәлләрен сораша, укулары белән кызыксына, шоколад конфетлар белән сыйлый икән. Балалар бу хатынның кем булуы белән кызыксына башлыйлар. Әниләре шул сүзләрне ишеткәч, шиккә төшә һәм икенче көнне кызларын каршы алырга чыга. Караса, алар кызларына охшаган бер хатын белән бергә кайтып киләләр. Хатын, хәлсезләнеп, коймага сөялә. Әниләре төрмәдән чыккан икән...

Бу хатынның наркотик сату белән шөгыльләнгәне өчен төрмәгә утыртылуын белә иде ана. Кызлары өйгә кайткач, берни булмаган кебек сораша башлый: кем, нәрсә кирәк, нәрсә сораша, ник каршы ала? Балалар аның турында берни дә белмиләр икән. “Ул күбрәк сезнең турыда сораша”, - дип җавап бирәләр.

Шул көннән соң теге хатын каядыр югала. Кызлар да аның турында сүз кузгатмыйлар, тик әти-әниләре генә һәр туган көнне шик-шөбһә белән каршы ала башлыйлар.

Тагын җиде ел вакыт узып китә. Әтиләре авырып үлеп киткәч, әниләре бу хәлне бик авыр кичерә, кызларын кочып-кочып елый һәм беркөнне аталарының ни өчен үлеп китүен әйтергә вакыт җиткәнен аңлый.

- Алтыннарым! Теге вакытта сезне каршылаган хатын - ул сезнең әниегез иде. Икенче көнне сез мәктәптә чакта ул өебезгә керде һәм бик күп акча сорады. Бирмәсәгез, мин аларны сездән алам, хәер сорарга, урларга, наркотик сатарга өйрәтәм, - дип куркытты. - Сезне югалтудан куркып, бәбкәйләрем, машина сатып алырга, сезне укытып кеше итәргә дип җыйган акчаларыбызны бирергә мәҗбүр булдык. Менә кулымда аның распискасы: “Акча алдым, балаларымнан баш тартам, башкача аларны күрергә дә тырышмам. Екатерина Самойлова”, - дип язылган.
Зинһар өчен, кичерегез! Әтиегез шушы сернең ачылуыннан, сезне югалтудан куркып яшәде. Үлгәндә: “Мин булдыра алмыйм инде, син аңлат кызларга”, - дип әйтеп калдырды.

Әниегез кабат наркотик саткан өчен төрмәгә утырды. Акча сорап хатлар да язгалады, тик мин җавап бирмәдем. Ә үз әтиегез ике ел элек вафат булган.

Сез минем йөрәгемнән өзелеп төшкән бердәнберләрем. Укытып, кеше итеп тормыш юлына чыгара алсам, бик бәхетле булыр идем. Сез генә мине кичерә күрегез! Тагын бер серем бар әле, тик анысын соңрак аңлатырмын..., - диде.

Әлфия белән Гөлфия бу сүзләрне ишеткәч, әниләренең кочагына ташланалар, барысы бергә үксеп-үксеп елыйлар. “Без сезне түгел, син безне кичер, әнкәй! Без синең балаларың, син безнең бердәнбер әнкәебез. Яратып биргән тәрбиягез яшәүгә өмет бирә. Сез безне бәхетле иткән әти белән әни! Әтинең каберенә алып бар, әнкәй! Без бит мөселман балалары, сез өйрәткән догаларны укып, әтиебез рухына багышларбыз, гафу итүен сорап ялварырбыз. Сез безне читкә какмыйча, бөтен назыгызны биреп үстердегез. Без дә сезгә гомергә рәхмәтле булырбыз”, - дип такылдап елыйлар. Шул мизгелләрдә ана күңеленнән зур таш төшкәндәй, кызларның ихлас күз яшьләре бөтен кайгыларын һәм шик-шөбһәләрен югандай була.

...Ә соңгы серен ул кызларына беркайчан да әйтмәячәк. Чөнки Әлфия белән Гөлфиянең үз аталарының ике кеше - берсе рус, икенчесе чуваш милләтеннән, булуы бу хәлдә мөһим түгел бит инде. Алар хәзер бер зур һәм дус татар гаиләсе булып яшиләр.


Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы
Бердәмлек
№ --- | 19.11.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы