поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2008 Юмор

БАТУЛЛА СӨЙЛӘКЛӘРЕ

Татарстанның Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге бүләкләре иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдип Мөхлисулла улы Рабит Батулла халкыбызның тарихи шәхесләре турында озак еллар хикәяләр, мәзәкләр җыя килде һәм ул вакыйгалар бергә тупланып, бер томлык китап булып чыктылар. Әдип шуларның икенче томын да матбугатка әзерләп бирде. Батулланың үзе турында да байтак кына мәзәкләр тупланган икән. Бу эшне аның дуслары, каләмдәшләре һәм Батулла үзе башкарган. Сөйләкләрне туплауда Ләбиб Лерон, Наис Гамбәр, Марсель Гали һәм Рөстәм Мингалимнәр аеруча олы өлеш керткән. Шулай итеп, "Батулла сөйләкләре" дигән китап барлыкка килгән. Анда мәзәкләр дә, уйга батыра торган гыйбрәтле хәлләр дә, моңсу хикаятьләр дә бар. Игътибарыгызга шул китаптан сөйләкләр тәкъдим итәбез.

Татарстан

Сөйләшеп торганда Мирсәет Яруллин тәмәке кабы чыгарып, бөтен җегетләргә дә "Татарстан" сигареты тәкъдим итә. Батулланың тартмаганын белсә дә, Мирсәет аңа да тәмәке суза:

– Яңа сигарет – "Татарстан", син дә тартып кара! – ди Мирсәет.

Батулла баш тарта һәм әйтеп куя:

– Татарстанны миннән башка да тарткалыйлар һәм суыралар!

Үз башына баш

Батулланың тап-такыр башын күреп, очраган берсе: "Ник кырдың?" да, "ник кырдың?" – дип бәйләнәләр икән.

– Минем беркайчан да башлык булганым юк, ичмасам, үз башыма гына булса да баш булырга хакым бардыр бит! – дигән Батулла.

"Баргач күрербез!"

Рәшит Әхмәтҗан совет төрмәсендә Ибраһимовны ничек интектереп үтергәннәре турында сөйли. Шулчак Батулла әйтеп куя:

– Сөйләмәле! Баргач күрербез!

"Тел – теш ваклар"

Миргалим Харис янәшәсендә ашап утыручы бер җегеткә ишарәләп:

– Батулла, менә бу кеше бер елдан үләчәк, – ди.

– Ник алай дисең? – ди Батулла.

– Чөнки аның тешләре юк, ул ризыкны чәйни алмый, әвәләп кенә йота, аның ашказаны бозылачак.

– Юк, Миргәй, – ди Батулла. – Теле-теше булмаган кеше озак яши.

– Ни өчен?

– Телле-тешле кешенең тешен коялар, яки башын чабалар. Тел – теш ваклар, теш – тел саклар.

Хасталык

Батулла:

– "Алла юк!" – дип дистәләрчә ел дәһриләр бугаз киерә икән, димәк, Аллаһ бар! Юк белән сугышу ул рухи гариплек галәмәте, акыл иясе юк белән сугышмас!

Татар театры

Батулла:

– Татар театрында сәхнә бизәлеше артык гади һәм фәкыйрь була килде. Арткы пәрдәдә табигать күренеше, ян-якларда өй кыегы, мунча почмагы, уртадагы күтәртмәдә-басмада, чыр-чу килеп, төче мәхәббәт уйныйлар. "Ни-нәрсә ул татар театры?" – дигән сорауга җавап кыска: ике такта, бер басма, уртасында мәхәббәт!

Башкасын табарлар

Сибгат Хәким, Язучылар корылтаеннан кайткач:

– 1934 елда, Беренче корылтайда татар әдәбияты турында аерым доклад иде, бу юлы – илле елдан соң, татарлар турында бер сүз дә булмады. Тукай да юк, Җәлил дә юк –  берсе дә юк икән... Аның каравы Черненконы күрдек. Үлгән булган икән инде ул. Вакытлыча терелткәннәр генә. Мәрткә киткән булган. Тере мәет инде ул. Озак тормас!

– Бусы үлсә, башка мәет табарлар! – ди Батулла.

Оятсыз Батулла

Фирая Зиятдинова:

– Батулла, син оятсыз икән! Син ШТМда безнең нәшриятны мыскыл иткәнсең, нәшрият синең күпме китапларыңны чыгарды, син аны хурлап йөрисең икән. Син анда "издательство – издевательство", "нәшрият – эшрият", дигәнсең. Директор Гарәф Низаметдинович сине бик нык ачулана. Моннан соң сиңа китап чыгару, ай-һай, авыр булыр.

– Мин бит сезнең нәшрият турында әйтмәдем! – ди Батулла.

"Ярамый!"

Сәет Шәкүр, Батулланың "Хикмәтле доклад" спектаклен карагач:

– Ярамый! Сталинны мыскыл итәргә һич ярамый!

Гөлсинә Мөхәммәдиева, обком хезмәткәре:

– Сталин – ул бөек юлбашчы, бөек шәхес, аны тәнкыйтьләргә ярамый!

Баян Гыйззәт:

– Мин: "За Родину, за Сталина!" – дип үлемгә барган кеше! Болай ярамый.

"Ә зерә!"

Татар язучыларының корылтае, 17.09.1987.

Әхмәт Исхак:

– Син Гаязи Исхакыйның туганы икән дип, мине чүт кенә төрмәгә утыртмадылар. Атам да, анам да Казан артыннан, Чистай мишәре Гаяз Исхакый ничек минем туганым булсын дип, көчкә котылдым. Чак кына атмадылар.

– Ә зерә, – дип куя Батулла.

"Ышанмасагыз, сорагыз!"

Аяз Гыйләҗ:

– Батулла сәхнәгә куйган "Хикмәтле доклад" спектакле – шәп! Батулла – гениальный режиссер, – дидем. – Ышанмасагыз, Нәкыя апагыздан барып сорагыз!

"... диде дә..."

Михаил Горбачевның Америкада сөйләгән сүзеннән:

– Без бүтән халыкларның мәнфәгатен истә тоткан хәлдә яшибез!

Яшәсен халыклар дуслыгы!

Батулла:

– ... диде дә, Горбачев урыс булмаган илләргә танклар кертте.

Татар халкы зыялымы?

Аяз Гыйләҗ:

– Ыслушый, Батулла, мин синең "Кылдан нечкә, кылычтан үткен"гә язылган кереш сүзеңне укыдым. Бик төпле әсәр... Ләкин аны укучы юк бит, дустым. Зыялылар китап укымый. Чөнки зыялылар татарда юк. Кара син: өч тиенлек җырлардан озын концертлар була тора, залда кем утыра? Йөзләренә кара, бармы аларның чыраенда зыялылык, карашларында мәгънә бармы? Эзе дә юк! Нәфислек китте татар чыраеннан. Мокытлык чыкты татар чыраена!

Ярашканлык

Лена Шагыйрьҗан:

– Батулла, син Язучылар берлегеннән ничә квартир алдың инде?

Батулла:

– Берне, анысы да 1975 елда ук булды.

– Ялганлама! Әле яңа гына шәп квартир алгансың ич!

– Язучылардан түгел ул, Лена, үзем йөреп алдым мин аны.

– Беләбез! Алдыйсың!

– Лена, шагыйрьнең күңеле аның иҗаты белән ярашкан булырга тиеш. Шигырьләрең әйбәт, ә менә үзеңнең холкың... Ичмасам: "Батулла, гаиләң  дә ишәя, сиңа фатир биргәннәр икән, шуңа сөенәм", – дияр идең.

– Тот менә, сөенермен!

Акча

Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат белән Батулла зарланышып утыралар. Өчесе дә акчасыз, өчесе дә бакчасыз. Шулчак Батулла әйтеп куя:

– Акча ул, җегетләр, чибәр хатын кебек, аны никадәр сөйсәң, ул синнән шулкадәр ераккарак кача.

Көр күңел

– Нихәл, Батулла?

– Хәлләр әйбәт, йөрәк тузган, табиблар гамәлият ясарга кирәк, ди. Мәскәүдә ясасалар, утыз миллион гына, Алманидә ясасалар – йөз илле миллионлап тора икән. Андый акчам юк!

– Алайса, ясатма!

– Һе, әйтергә генә ансат, менә шулай авырый-чирли туксанга чаклы ничек яшәрсең?

Кеше ышанмаслык сүзне...

Батулла йөрәк чире белән озаклап сырхауханәдә ятып чыга. Табибларның уртак фикере: һичкичекмәстән йөрәккә гамәлият ясарга, юкса, тиз арада аның ярылу ихтималы бар.

Батулла бу турыда дус-ишләренә сөйли, ләкин берәү дә аның авыру икәненә ышанмый.

– Батулла һаман шаярта ул! – ди Зиннур Мансур.

– Аның мәзәкләре күп булды инде, – ди Мөдәррис Әгъләм.

– Батулла ул клоун бит, – ди Аяз Гыйләҗ, – авыруыннан да тамаша ясый.

– Батулла ул роман язар өчен генә сырхауханәгә кереп яткалый, – ди Фәиз Зөлкарнәй.

Шуннан соң Батулла әйтеп куя:

– Гомер буе сезгә ялган сөйләдем, сез ышандыгыз, хәзер дөресен сөйлим – ышанмыйсыз. Мин үлгәч тә сез: "Батулла юри генә үлгәндер, кеше көлдерер өчен генә үлгәнгә салышып ята ул", – диячәксез.

Так "йолдыз"

Батулла:

– Әдәбиятыбыздагы тынчу вә торгынлык мохитенә йолдыз кеби атылып килеп кергән шәхесләр бар. Тукай, Такташ, Туфан, аннан янә тынлык һәм янә кузгалыш – сугыштан соңгы ватанпәрвәрлек һәм шигърияттә янә тынлык... Озакка сузылган тынлык –  торгынлык чоры. Әнә шул артыкка киткән тынлыкны ярып, Роберт Әхмәтҗан исемле яңа "йолдыз" әдәбият күгендә калыкты. Юкса, затлы балыклар кеби, кыр казлары шикелле, бүре чирүедәй, куй көтүе сыман өер-өер, төркем-төркем килә иде шагыйрьләр. Әмма ни өчендер Роберт так йолдыз булып кабынды. Бәлки аның таклыгы ун җөп шагыйрьгә торадыр. Чыннан да, "татар шигърияте" дигән авыр йөкнең кантарлы бер өлешен ул Алып батыр кеби үз җилкәсендә озак еллар тота килде.

Рифма

Зөһрә Сәхәбиева:

– Гөлшат апаның кулы аның китап тотарга гына җайланган...

Гөлшат Зәйнашева:

– Нәрсә тотарга дидең, Зөһрә?

Батулла:

– Гөлшат апа, син гел рифма гына ишетәсең. Китап тотарга, ди.


---
Татарстан яшьләре
№ 36-37 | 18.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»