|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2016 Ир белән хатын
«Күке» аталардан алиментны ничек түләттерергә?Ни аяныч, һәр ике никахның берсе таркала. Юк кына сәбәпне бар итеп, «холыклар туры килмәде» диләр дә, кайчандыр бер-берсеннән башка яши алмыйбыз дип вәгъдәләр бирешкән яшьләрнең һәркайсы үз юлыннан китеп бара. Уртак бала булмаганда әле бер хәл, ә инде гаиләдә сабыйлар булганда, ул чын-чынлап зур фаҗигагә әйләнә. Әтисен дә, әнисен дә бертигез яраткан, берсен дә югалтасы килмәгән бала ике ут арасында кала. Күп очракта, ул ятим исемен күтәреп, аталы килеш әтисез, әнисе белән генә яшәргә мәҗбүр була. Ә әти дигәнебез бала алдында үзенең дә бурычы барлыгын онытып, хәтта алимент түләүдән дә баш тартып яши башлый. Татарстанда мондый «күке» аталарның үз балаларына түләмәгән алиментларының суммасы ике миллиард сумга җиткән. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Бала хокуклары Вәкиллеге аппаратында Республикада бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Татарстан суд приставлары башлыгы Радик Ильясов белән берлектә, халыкны кабул итте.
Йолдыз ШӘРАПОВА |
Иң күп укылган
|