поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2016 Мәдәният

Мирхәт Гайсин: “Юмористик номерларны төнлә уйлап чыгарам” (ИНТЕРВЬЮ)

Мирхәт Гайсинны Татарстан белән Башкортстан тамашачысы юморист, пародист, җырчы һәм алып баручы буларак күптән югары бәяләде инде. Артист булуына карамастан гади һәм ипле егетнең җор теле бүгенге көндә төп хезмәт коралы. Татар эстрадасының танылган йолдызлары белән эшләүче Мирхәт Гайсинның пародияләре дә төгәллек, тормышчан булуы һәм мәгънә белән аерыла.

— Пародияләр ясаганда озак рольгә керәсеңме? Үпкәләтмәс өчен һәр сүзеңне үлчәргә туры киләме?
— Рольгә бик тиз керәм, чөнки пародияләр инде канда. Әлбәттә, сәхнәгә чыгып, телгә килгән бар сүзне дә әйтеп булмый, һәр чыгышта мәгънә һәм эчтәлек булырга тиеш, ул алайса бөтенләй дә юморга кагылышлы булмый. Сыйфатсыз номерлар тамашачыны ялыктыра гына, ә бу, үз чиратында, синең дә юморист буларак дәрәҗәң төшә дигән сүз.
— Юмористик номерларны үзең язасыңмы?
— Барлык номерларны да үзем язам, чаялык һәм юмор хисе җитәрлек. Гадәттә, барлык фикерләр дә төнлә туа, аннары иртә белән сәгать 12дә торып, онытканчы язып куям. Илһам төрле вакытта килергә мөмкин, юктан гына да туган тормыштагы вакыйгадан менә дигән чыгышлар төзелә. Халык барыбер күктән алынган ситуациягә караганда, көндәлек, үз тормышындагы хәлләрне рәхәтләнеп көлеп кабул итә.
— Җырчы, алып баручы, юморист та булу һәр юнәлештә дә осталыкны арттырамы? Күп өлкәне колачлагач чыгышларның сыйфаты кимемиме?
— Руслар әйтмешли “три в одном” булганда эше дә күбрәк һәм үземә дә кызыграк. Төрле мәҗлесләрне алып бару үзенә күрә зур эш, сәхнәдә җыр башкару икенче, юмор сөйләп, кеше көлдерү бөтенләй башка. Әлеге юнәлешләрнең барысын да бергә җыйнаганда импровизация арта һәм бер сәнгать икенчесен тулыландырып тора.
— “Артист буласы килә” дигән егетне сәнгатькә бәйле тормыш нәрсә белән кызыктырды? Бу өлкәдә күп еллар эшләгәч, сәхнә артында күңел кайтырлык мизгелләр булдымы?
— Сәнгать кешесе тормышы миңа бик ошый. Көн саен диярлек яңа очрашулар, вакыйгалар булып тора. Тик торган юк, гел хәрәкәттә. Гастрольләргә чыгып китеп бөтен дөньяны күреп кайтырга мөмкин. Бәлки, 6 да торып, 7 дә эшкә чыгып китеп, кичке 5-6га кадәр эшләгәннәрнең күбесе артист хезмәтен эшкә дә санамыйдыр, ягъни алар көнозын эшли кебек, ә артист халкы  уйнап йөри шикелле. Бүгенге көнгә чаклы сәхнәдә килеп чыккан кыенлыкларны хәтерләмим. Бераз авыр мизгелләре булса да үз эшеңне яраткач шул ук мизгелдә барысын да онытасың.
— Профессиональ актер буларак театрга әйләнеп кайту, спектакльләрдә уйнау турында фикерләр туамы?
— Берсүзсез, театр сагындыра. Спектакльләр, партнер белән уйнаулар, төрле постановкалар, режиссёр белән эшләве төшкә керерлек. Ул дөньяга бер кереп киткәч, тиз генә арынып булмый, бигрәк тә иҗат өлкәсе булганда. Бүгенге тормышым белән мин канәгать, барысы да җайлашкан, сәхнәдән төшкән юк.
— Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов төркемнәрендә гастрольләрдә йөрдең, ләкин хәзер, үз-үзеңә хуҗа дигәндәй, аерым иҗат итәсең. Танылган артистлар белән генә йөрүе җиңелрәк түгелме?
— Танылган артистларга ияреп йөрүдән, гади итеп әйткәндә, ыштан төшмәслек кенә акча керә инде. Үзеңә эшләгәндә никадәр көч кертәсең, шулкадәр рәхәтен һәм үсешен дә күрәсең. Тырышсаң бар эштә дә була. Хәния апада эшләве дә кирәк булгандыр, чөнки ул үзенә күрә сәхнә мәктәбе булды. Иҗатның башында зур артистлар белән тәҗрибә туплау зыян итми.
— Курайда уйнарга кызыгасың, ә нигә ныгытып бу хыялыңны тормышка ашырырга алынмадың?
— Курайда уйныйсы килә, әмма алынырга һаман кулым җитеп бетми. Алай да әти алып биргән гармунны ремонтлап алдым, кичләрен кайчак анда уйныйм.
— «Уфа-Казан бер урам» дип җырлыйсың, ике шәһәр арасында йөрү читен түгелме?
— Уфа-Казан арасы якыная гына бара. Көн дә юлда йөргәндә күрше урамга гына менеп төшкән кебек инде хәзер. Артист халкына юлга ияләшәсе юк, тормышның бер өлеше шунда үтә дисәк тә була.
— Бик авыр темага җырларың бар, сагышлы мәхәббәт турында моңланасың. Үз тормышыңда булган очраклар турында җырлыйсыңмы?
— Җырларым үз тормышыма якын, миңа бөтенләй дә чит темаларны сайламыйм. Тормышымның төрле чагы булды, бик авыр минутлары да үтеп китә, вакыт давалый икән. Барысы да Ходай ярдәме белән инде. Тормышта да төрле чагым була, юморист дип кенә гел көлеп йөрмим.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 17.11.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»