поиск новостей
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Сентябрь
  • Габдулла Сәгыйтов (1909-1943) - актер
  • Әхмәтһади Максуди (1868-1941) - галим
  • Рәшит Зәкиев - журналист
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
17.11.2016 Авыл

Әгерҗе районы Касай авылына "һөҗүм бара"

Кайчандыр татарның күренекле шагыйре Сәгыйть Рәмиев “Әй, авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямьле вә хуш...” дип сокланып язганда аның аянычлы киләчәген күз алдына да китермәгәндер, мөгаен.

Үткән гасырның утызынчы елларыннан авылга башланган һөҗүм (хәллерәк тор­мышлы, тырыш крестьян­нарны читкә сөрү, Бөек Ватан сугышы елларында авыл­ларның тәмам бөлгенлеккә төшүе, сугыштан соң төрле төзелешләргә, чит җирләргә вербовкалау шаукымы, җит­мешенче елларда, авылларны эреләндерәбез дип, кече­рәкләрен бетерү, су басу зонасына керә дип гөрләп яшә­гән авылларны таркату... саный китсәң, күп инде ул юкка чыгару ысуллары) безнең көннәрдә бигрәк тә киң колач алды.

Бүгенге һөҗүм авылны бетерүгә генә түгел, милләтне бетерүгә юнәлгән. Тарихта теркәлеп калган мисаллар шуны раслый: тел бетсә, милләт юкка чыга. Ә телне бетерүнең иң сыналган юлы – ул ана телендә белем бирүче мәктәпләрне ябу.
 
Менә безнең Әгерҗе районындагы Касай авылына да төрле яклап һөҗүм бара. Иң элек 2008 елда сигез бала укый торган башлангыч мәктәбебезне ябып куйдылар. Сәбәбен дә таптылар, имеш, мәктәп бинасы ава­рия хәлендә. Әйе, ул күп­тән – 1896 елда ук салынган, ләкин кызыл кирпечтән, җи­ре­нә җиткереп, бизәкләп тө­зел­гән ике катлы бу мәһабәт бинаның тышкы ягыннан да, эчке ягыннан да авария хә­лендә дип әйтерлек бер ге­нә билгесе дә юк. Газ үткә­рел­гән, түбәсеннән су үтми. Эче-тышы чиста, пөхтә. Аның беренче катында гомер бакый медпункт һәм кибет, икенче катында мәктәп эшләде.

Шулай итеп мәктәпне яптылар да куйдылар. Ата-ана­лар белән сөйләшү дә булмады. Ә бит Татарстан Ре­спу­бликасының мәгариф турындагы канунның “Мәга­риф оешмаларын ачу, үзгәр­теп кору, ябу” (Создание, реорганизация, ликвидация образовательных организаций) дигән 13 нче маддә­сенең 4 нче пунктында аермачык язылган: “Принятие решения о реорганизации или ликвидации муниципальной общеобразовательной организации, расположенной в сельском поселении, не допускается без учета мнения жителей данного сельского поселения”.

Инде канунны санга сукмаганнар икән, һич тә югы хөрмәтле Президентыбыз Р.Н.Миннехановның, авылда бер генә бала булса да, башлангыч мәктәп эшләргә тиеш, дигән күрсәтмәсен булса да үтәргә иде бит. Авыл мәктәбе шәһәр­дәгечә гади белем бирү оеш­масы гына түгел, ул авыл­ның мәдәни, рухи үзә­ге. Шәһәрдәге мәдәният учак­ларының, музей­лар­ның, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары эш­чәнлегенең күпмедер өле­шен дә компенсацияли бит авыл мәктәбе. Ә инде бәй­рәмнәр турында әйтеп тә торасы юк – аларны авыл хал­кының күңеленә хуш ки­лердәй итеп үткәрүдә мәк­тәп – төп башкаручы.

Мәктәпсез калуыбыз гына җитмәгән, быел Өлкәннәр көне алдыннан медпунктыбызны да ябып куйдылар. Медпункт ябылуның сә­бәпләрен аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәч, авылда җыен булды. Анда район башлыгы урынбасары Р.Т. Ну­рисламов, район үзәге хастаханәсенең баш табибы А.К. Шубин катнашты. Баш табибның безнең авылга килүе хөрмәткә лаек, билгеле. Ләкин бөтен хастаха­нәсендә татар авылындагы 70-80-90 яшьлек әби-бабайлар белән аралашырлык татарча белүче табиб булмады микәнни? Кыскасы, табибның чыгышын карт­лар аңламады, алар нинди сорау биргәнне ул төшенмәде. Җыелышта хакимият вәкиле, район бюджетында акчага кытлыкны сәбәп итеп, ФАПны яптыру яклы булырга тиеш кебек булса да, ул, авыл халкының гозерен аңлап, тагын киңә­шербез, уйлашырбыз, дигән фикерен җиткерде. Ә табиб, төрле дәлилләр табып, ничек тә медпунктны яптыру өчен тырыша дигән тәэсир калдырды.

Медпунктның ябылу сә­бәбе исә күрше Кадыбаш авы­лында амбулатория ачылуга бәйле. Ул ачылып, 3 көн үтүгә, безнең ФАПны ябып, фельдшерыбызны шунда эшкә алдылар. Ә без­нең Касай авылыннан көн саен медицина ярдәме кирәк булган шикәр диабеты белән авыручы Фәймә апа, тирә-якта бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм абый, 90 яшьлек гипертоник Маһирә апа, 98 яшьлек Шәргия әбиләр һәм тагын кырыкка якын пенсионер картлар Кадыбаш амбулаториясенә бару өчен 4 чакрым араны ничек үтәрләр икән дип уйладылар микән? Нигә уйласыннар инде. Сөекле Тукаебыз язгандай “Бар мени ул бездә кеше кадерен белү, мескен, үлеп аңлатмагач”. Күрәсең, вакытында тиешле медицина ярдәмен ала алмыйча үлеп бетсеннәр, диләрдер, чөнки киң таралган әйтем­дәгечә “Кеше юк – проблемасы да юк!”

Ә Кадыбаш авылындагы амбулатория өстәгеләргә хисап бирер өчен генә ачылганга ошый. Яңа укып бетер­гән табиб килде килүен, ләкин амублаториядә ЭКГдан башка бер төрле дә дәвалау, анализлар алып тикшерү җиһазлары юк. Амбулатория күрше алты авыл авыруларына хез­мәт күрсә­тергә тиеш булса да, ул авылларның һәрбер­сендә 20-30 еллык бай эш тәҗрибәсе булган көчле фельд­шерлар эшләвен исәп­кә алсаң, андый хезмәт күрсәтелүе икеле. Ә инде кеше нык авырып китсә, без­нең як халкы элек-электән Удмуртиянең Сарапул шә­һәренә барды. Ул безгә 50 чакрым гына, ә Әгерҗе 100 чакрым ераклыкта.

Иң әрнеткәне шул: ФАП белән бергә авылыбыз ке­ше­ләре ияләшкән, яраткан, инде гаилә докторына диярлек әйләнеп беткән фельд­шер Ләйсәнсез калдык.

Ләйсән Муллахмәтова эш көннәрендә һәр көн ир­тән башта медпунктта авыруларны кабул итте. Аның ягымлы йөзе, тәмле теле авыруларны яртылаш те­релтсә, эш тәҗри­бәсе, үзе­нең һөнәрен яратуы әби-бабайларның авыруларына дәва бирде, яшәүләренә дәрт өстәде. Иртәнге кабул итүдән соң урын өстендә ятучы өлкәннәрнең һәрбер­се­нең өйләрендә булып, хәл­ләрен белде. (Хезмәт­тәше ялда булу сәбәпле, шушындый ук эшләрне быел җәен 3 ай буе Кадыбаш авылында да башкарды.) Тәү­лек­нең кайсы вакыты булса да, чакырсаң, кечкенә генә гәүдәсенә зур сумкасын асып, бернинди зарланусыз йөгереп килеп җитте. Без­нең авыл кешеләре Ләйсән­гә бик рәхмәтле.
Менә шулай бер-бер артлы мәктәбебезне, медпунктыбызны гына югалту җит­мә­гән, 15 октябрьдә райпо кибетен дә ябып куйдылар, имеш, табыш китерми. Кайсы гына райпо кибе­тенең табыш китергәне бар икән?

Шушындый эзәрлек­ләү­ләргә дучар ителердәй авыл­мыни соң ул безнең Касаебыз? Юк, һич кенә дә юк. Әгерҗе районындагы Тугызбуй төбәгенең нәкъ уртасында урнашкан авылыбыз халкы бик тырыш, эшчән, уңган. Бездәге йортлар, ка­ралты-кураларның төзек­леге, матурлыгы да шуны раслап тора. “Ак Барс” аг­рофирмасының 800 башка якын мөгезле эре терлеге урнашкан ферма да бездә. Ялкау, булдыксыз булсак, җитәкчеләр шул кадәр малны карауны безгә ышанып тапшырырлар идеме?

Халык бердәм, өмәләр­не, бәйрәмнәрне бергәләп җыелып үткәрәбез. Әле ме­нә узган ел Ижау шәһә­рендә яшәүче Удмуртия Ре­спу­бликасының атказанган мә­гариф хезмәткәре Садыйкова Рәсимә башлангычы бе­лән, зурлап, “Авыл көне” үт­кәрдек. Бу бәйрәмгә ераклардан кайткан 350 кешене кунак иттек. Бәйрәмне оештыручыларга алар бик рәхмәтле булдылар. Шушы очрашудан кергән иганә акчасына зиратта инвентарьлар саклау өчен өй салып куйдык. Быел исә бөтен авылыбыз белән клубта (әлегә мәчетебез юк) Корбан ашы үткәрдек, 70 кеше катнашты. Аллага шөкер, Коръән укый торган егетләребез дә бар. Шушы дини йолабыздан кергән сәдака һәм үзара салым акчаларына зиратыбыз­ның коймасын яңарта башладык. Алда әле чишмәбезне төзекләндерү бурычы да тора. Җыеп кына әйткәндә, авылыбыз  халкы төшеп калганнардан түгел диясе килә. Тик менә безгә – авыл ке­шесенә карата үткәрелгән сәясәт кенә борчуга сала.

Дәүләт Думасына сайлаулар узганга бер генә ай узды. Әле кайчан гына депутатлыкка кандидатлар, сайлаучылар алдында чыгыш ясаганда, сә­ламәтлек саклау, халык мәга­рифен үстерү, ха­лык­ның тор­мыш-көнкүре­шен ях­шыр­­ту өлкәләрен кайгыртачаклары турында кайнар нотыклар тоттылар. Аларның “кайгыртучанлыгы” безнең Касай авылында ачык кү­ренде. Сәламәтлек саклауны ныгытабыз – медпунктны яба­быз, халык мә­га­рифен үстерәбез – мәктәп­не ябабыз, халык көнкү­решен яхшыртабыз – кибетне ябабыз.

Инглиз язучысы Джордж Оруэлл үзенең “1984” дигән әсәрендә җәмгыятьтәге вәз­гыять­не кыскача гына болай бәяли: “Ялган дөреслеккә әйләнде”. Әллә инде безнең җәмгыятькә дә шушы куркыныч диагноз яный микән?


Альберт ӘХМӘДИЕВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ