|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2016 Криминал
Армиядә хезмәт иткән Татарстан егете мәсхәрәгә түзә алмыйча частьтән киткәнРоссиянең Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә хәрби частьтә хезмәт иткән солдатны кыйнау фактын тикшерә, дип яза “Зона Права” басмасы. 25 яшьлек Михаил Егоров Казанның “Улларыбыз өчен” хокук яклау оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул анда армиядә күргәннәре турында зарлана. Аның сөйләвенчә, егет Наро-Фоминск районының Калининец бистәсендә хезмәт иткән. Беренче ярты елы тыныч кына үткән. Ләкин октябрьдән башлап, аны монда кыйный башлыйлар. Башта күрше батарея командиры аңа чиләк ыргыта. Соңрак өлкән прапорщик йодрыгы белән суккан. 13 ноябрьдә кече сержант батареяда хезмәт итүчеләр каршында аның күкрәгенә сугып, үзенә бу гамәле өчен бернәрсә дә булмаячагын белдердергән, дип яза “Зона Права”.
--- |
Иң күп укылган
|