поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.11.2016 Шоу-бизнес

Рамил Шәрәпов гаиләсенә Кәбисә елы ничек тәэсир иткән?

Артистлар арасында Интернетта видеоблоглар ачу популярлашып китте. Юмор остасы Рамил Шәрәпов та Инстаграмда "Мәзәкләр" сәхифәсе оештырды. Бер минут дәвам итә торган Рамил кыска мәзәкләр сөйли.

– Рамил, Интернеттагы сәхифәңне нинди максат белән оештырдың?

– Гел фото гына куясы килми, бераз төрләндерергә теләдем. Хәзер бит Интернет заманы. Аның ярдәмендә теләсә нинди эшне башкарырга була. Артистлар өчен бигрәк тә уңайлы: үзеңне популярлаштыру, концертка реклама ясау һ.б. Иң мөһиме – моның өчен салым түлисе юк.   

– Мәзәкләрне үзең уйлап табасыңмы?


– Юк, әлбәттә. Барысы да халык арасында йөри торган мәзәкләр. Ләкин кайвакыт тормышта үзең белән булган кызыклы вакыйгаларны да мәзәк итеп сөйләргә була. Сәхифәнең соңгы чыгарылышында, мәсәлән, "мин сине яратам" җөмләсенең төрле телләрдә яңгырашы, татарча колакка ничек ишетелүе турында сүз бара. Абхаз телендә "сара бара бзия бзой" бар кайтып бозау суй кебек ишетелә.

– Бүгенге көндә ни белән мәшгульсең?

– Ара-тирә сольный концертлар белән чыккалыйм. "Татарча солянка"ларда, ТНВ оештырган концертларда катнашам. Шулай ук мәҗлесләр алып барам. Минем эш бертөрле түгел, шуның белән үзенчәлекле ул.

– Улың Раянга 3 яшь тулды. Балалар бакчасына урнаштыра алдыгызмы?

– Раянга 28 сентябрьдә 3 яшь тулды. Ә төркемнәрне 1 сентябрьгә кадәр туплыйлар икән. Шул сәбәпле, безне быел балалар бакчасына кабул итмәделәр. Балаларны 3 яшьтән бакчага урнаштыру турындагы закон кемнәр өчен генә эшлидер, белмим. Раянны армиягә генә озатыйм микән дип тә уйлыйм (елмая). Беркөнне 20 меңгә кредитка алган телевизорның экранын ватты. Телевизор эшләми, ә кредитын әле дә түлибез (көлә). Көзгенең дә башына җитте. Гомумән, Раян – бик шук малай, бер тик тормый. Әнисенең керфек буйый торган тушын алып, 1,3 яшьлек сеңлесе Линараның чәчен буяп куйган. Кызым блондинкадан брюнеткага әверелде (елмая)!

– Рамил, Казанның иң "кыйбатлы" районында фатир арендалыйсыз. Үз куышыгызны булдырырга уйламыйсызмы әле?

– Казаннан 30-35 чакрым ераклыкта гына урнашкан Лаеш районының Тангачы бистәсеннән җир алдык. Якын киләчәктә йорт салырга планлаштырабыз, Алла теләсә.

– Җәй көне аралашканда, "сеңлем белән икәү дипломлы булдык" дигән идең. Сеңлең кем булып эшли?

– Артист һөнәренең шул ягы яхшы: төрле өлкәдә танышлары була. Сеңлемне үз белгечлеге буенча Казанның 7нче хастаханәсенә шәфкать туташы итеп эшкә урнаштырдым. Бу урында калмас, алга таба үсәр дип өметләнәм.

– Узып баручы 2016 елны кәбисә елы, диләр. Ул сезнең гаиләгә дә тәэсир итми калмады... 

- Әйе, дөрестән дә, быел тормыш иптәшем операция кичерде. Ул хастаханәдә чакта кызыбыз күкрәктән аерылды. Авыр вакытлар артта калды. Яңа Әтәч елы бары шатлыклы вакыйгалар гына алып килсен, дөньядагы бөтен кешеләр дә сәламәт булсын иде!
 


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 16.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»