|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2016 Сәясәт
Алексей Улюкаевның әтисе татар булып чыкты"Поскреби русского - найдешь татарина" дигән сүз бар. Бу әйтемне хәтта Россия президенты Владимир Путин авызыннан да ишеткән бар. Кичә Алексей Улюкаевны "поскребать" иттеләр. Ул да татар булып чыкты. Баксаң, Россия Федерациясенең элеккеге икътисади үсеш министры (кичә кич аны отставкага җибәрделәр) чынлыкта Валентинович түгел, ә Вәлиевич булырга тиешле икән. Аның әтисе - Улюкаев Вәли Хөсәен улы Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районыннан (хәтерләсәгез, күптән түгел Сириядә һәлак булган пилот полковник Рәфәгать Хәбибуллин да шушы районнан). Экс-министрның әтисе Вәли Хөсәенович - икътисад фәннәре кандидаты, профессор. Мәскәүдә университетта укыткан. Алексей Улюкаевның тагын кыз туганы һәм ир туганы бар. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры кичә ришвәт алуда тоткарланды. Бу хәлгә карата "Матбугат.ру" укучылары да үз комментарийларын яздылар.
--- |
Иң күп укылган
|