поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.11.2016 Мәдәният

“Үзгәреш җиле” һәм традиция маяклары (ФОТО, ВИДЕО)

5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында зур аншлаг белән “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале концертлары узды. Ә 4 декабрьдә ул Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үтәчәк. Әлеге проект эстрадабызда “нәрсәнедер үзгәртергә омтылу” идеясен гамәлгә ашыру ниятеннән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән барлыкка килде.

Фестивальнең беренче концертында ук Президент “моның дәвамы һичшиксез булачак”, дип белдерде. Фестиваль программасы премьерасы алдыннан матбугатта актив бәхәс купты, бу исә юнәлешнең дөрес билгеләнгәнлеген күрсәтте. Әмма фестиваль концертларыннан соң да, гадәти рецензияләр белән генә чикләнмичә, фикер алышулар дәвам итәр, мөгаен.



Җил кайсы яктан исә?

Әлеге темага карата үз фикерен белдерүчеләрнең барысы өчен дә үзгәрешләрнең кирәклеге шик тудырмады. Әмма матбугаттагы фикер алышуларның форматы, конструктив тәкъдимнәрдән бигрәк, күбесенчә хис-кичерешәргә урын бирде. Шунлыктан фикер алышу барышында “татар эстрадасының дәрәҗәсе”нә бәйле тема конкрет сорау кысаларыннан чыгып, сәнгати интерпретация һәм финанс документлары, музыка теориясе һәм глобальләштерү, Гегельнең “халык рухы” турындагы борынгы тәгълиматының кайтавазы һәм финанслауга шәхси өметләр белән бергә укмашып, бик тиз зурая барган кар йомарламына әверелде. Алга таба аны әйләндерүе тагын да авыраячак һәм моны эшләүнең кирәге бар микән? Әгәр куелган сорауга әйләнеп кайтсак, биредә төп проблема – татар музыкаль сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсе, аның Бөтенроссия, Евразия, дөнья күләменә чыгу мөмкинлеге; ә мәсьәләне хәл итү юлында конкрет тәүге адым исә - “Үзгәреш җиле” дип аталган Татар җыры фестивале.

Чәчәк балкышы


Опера театры сәхнәсендә ул көнне гөл чәчәк атты. Ул бөтен сәхнәне диярлек биләп алды. Җырның яңгырашына карап, үзенең формасын үзгәртте һәм барлык төсләргә кереп балкыды; бер ябылды, бер ачылды; әле гөмбәзгә, әле чатырга, йә булмаса касә яки казанга, әле ялкын телләренә, дөрләп янган йөрәккә, әле “Аватар” стилендәге балкып торган урманга әверелде. Фестиваль өчен махсус эшләнгән бу эксклюзив конструкция әле үзенең потенциалын тулысынча сарыф итеп бетермәде һәм сәхнәбезгә тагын хезмәт итәр, мөгаен – ул кирәкле барлык сыйфатларга, шул исәптән мәгънәви яктан интернациональ универсальлеккә ия, аның традицион татар символикасы белән элемтәләре дә бар. Җыеп кына әйткәндә: бик тә матур иде. Мәскәү рәссамы Виктор Герасименконың әлеге эше (яктылык буенча рәссам Иван Виноградов та шуңа йөз тоткан) алга таба сценография буенча укыту әсбапларына керер, дип уйлыйм.

Традицияләр берлеге

Концертның башлануы хакында Александр Ключаревның “Туган җирем - Татарстан” җырындагы мәшһүр фанфаралар хәбәр итте. Һәм алар белән бергә залга әйтерсең лә тарих үзе килеп керде – татар мәдәнияте өчен “үзгәрешләр гасыры”, бер дә гадиләрдән булмаган XX гасыр. “Туган җирем - Татарстан” җыры концерт ахырында барлык катнашучылар тарафыннан тулысынча башкарылды һәм фестивальнең гимнына әверелде.

Концерт программасында танылган халык җырлары, классик һәм заманча әсәрләрнең билгесез авторлары үзара берләште. Бу - бик зур әһәмияткә ия! Әгәр милли мәдәниятне тәкъдим итү бурычы тора икән, аны вакларга кирәкми. Татар мәдәнияте, аның белән беренче мәртәбә очрашкан кешеләр өчен ул кристаллны хәтерләтергә тиеш, ә төрле төсләргә кереп ялтыраган очкыннарның күптөрле төсмерләре – барысы да аның эчендә.

Концерның ике бүлеге дәвамында тамашачылар белән кызыклы дуэт – Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар театр сәнгате мэтры Равил Шәрәфиев һәм сөйкемле конферансье Марина Ясельская аралашты. Алар бик зур осталык белән сөйләде, күп мәгълүматлар бирде. Әлеге дуэт үзенә күрә буыннар диалогын гәүдәләндерде – бөтен концертның төп идеясе дә әнә шунда бит.



Фестивальдә яңгыраган барлык җырлар да татар музыкаль-поэтик мирасының “алтын коллекциясе”нә керә. Һәр җырның үз тарихы бар:

Сара Садыйкованың Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган “Көтәм сине” җыры – Бөек Ватан сугышы елларындагы беренче татар тангосы. Хәрби хатын-кызлар тангосы – “күздән яшьләр китерә торган” бию, өмет һәм ышаныч җыры. Номерның куелышы искиткеч: стильле музыкаль чишелеш; дулкынландыргыч һәм матур ретро-образ, Илүсә Хуҗинаның тәэсирле итеп башкаруы;

Әнвәр Бакировның Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Әйткән идең” җыры. Хәсән Туфан шигыренә (шагыйрь аны хатыны Луиза Салигаскәрова истәлегенә багышлаган) язылган әлеге легендар җырның искитәрлек, фаҗигале тарихы бар (шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында kazan-news.net сайтында “Прости мне, Родина, что я не соловей...” дигән мәкалә белән танышырга мөмкин). Җыр, музыканың нәфис яңгырашы һәм сәхнәне биләп алган салкын зәңгәр төс белән (ул әллә чынбарлык, әллә  өрәк, әллә күккә ашу) каршылыкка кереп, яңача чишелеш таба. Айгөл Гардисламованың ихлас башкаруына труба тавышының (Вадим Эйленкриг) “җырлый торган” ихлас репликалары кушылып китә;

“Илче бага” - себер татарлары җыры. Профессиональ, энергиясе ташып торган җырчы Айдар Сөләйманов һәм биючеләр дәрвиш стилендәге ап-ак костюмнар кигән иде (гәрчә номерда суфичылык эстетикасы йогынтысының башка бернинди төсмерләре дә күзгә ташланмады); “Матур булсын” җыры – халык тормышындагы сизелерлек үзгәрешләрне чагылдыра торган оптимистик рухтагы совет чоры фольклоры. “Шат күңелле Пифия” образында килеп баскан Карина Җиһаншина башкаруында ул тормышчан әфсен-җыр кебек яңгырады.

Һәм башкалар, һәм башкалар. Теләсә кайсы җепкә кагылу белән тарих сәхифәсе ачыла.

Ә программада очраган исемнәр - Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Ерикәй, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Илдар Юзеев һәм башкалар -  чын мәлгънәсендә ХХ йөз татар мәдәнияте классиклары. Алар XXI гасырда да җанлы традиция булып калырга тиеш. Музыка турында белемне педагоглардан түгел, ә заманча тавыш киңлегеннән алучылар өчен классиканың “эфир”да, заманча башкарылуы һәм сыйфатлы язмада булуы мөһим. Сәнгатьнең мәгърифәтчелек, тәрбияви һәм берләштерүче функцияләрен әле беркем дә гамәлдән чыгармады.

Яшь артистлар башкаруында атказанган һәм халык җырлары


Бер уңайдан классик татар җырларын ни дәрәҗәдә белүеңне дә тикшерә аласың.

Фестивальдә яңгыраган менә бу җырларның авторлары кемнәр?

“Ай, былбылым”, “Оныта алмыйм”, “Умырзая”, “Ашхабад”, “Урман кызы”, “Гөлҗамал”, “Әйткән идең”, “Бөрлегән”, “Кояшларың белән кил син миңа”, “Ышанам”, “Картуф”, “Туган җирем – Татарстан”, “Илче бага”, “Хуш, авылым”, “Рәйхан”, “Зәңгәр томан”, “Утыр әле яннарыма”, “Көтәм сине”, “Сиреньнәр хуш исләр тарата”, “Ак калфак”, “Мәк чәчәге”, “Бормалы су”, “Кыр казлары артыннан”, “Син сазыңны уйнадың”, “Нигә яна йөрәгем”, “Олы юлның тузаны”, “Дим-дим”, “Кыр казлары”, “Иң якты йолдыз”, “Матур булсын”.

Үзләрен эшкә сәләтле һәм киләчәге зур булган профессионаллар итеп күрсәткән талантлы, яшь җырчылар менә алар:

Әмир Әхмәдишин, Марсель Вәгыйзов, Зәринә Вильданова, Лилиана Газизова, Айгөл Гардисламова, Юлия Гарифуллина, Карина Җиһаншина, Ильвина, Артур Исламов, Илнар Миранов, Рамил Морадыймов, Язилә Мөхәммәтова, Әлфия Нигъмәтуллина, Румия Ниязова, Айдар Сөләйманов, Гөлназ Солтанова, Раяз Фасыйхов, Камил Хәйбуллин, Зәринә Хәсәншина, Илүсә Хуҗина, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Максуд Юлдашев, Илнар Ялалов.

Музыка һәм режиссура

Проектның музыкаль җитәкчесе – халыкара дәрәҗәдәге мәшһүр музыкант, трубачы Вадим Эйленкриг. Концерт дәвамында маэстро үзенең җыйнак кына джаз-оркестры составында уйнаучы тренер буларак сәхнәдә булды. Искиткеч джазмен күп кенә җырларга кушылып трубада соло башкарды, искиткеч зур осталык белән ялгызы чыгыш ясады (Салих Сәйдәшевнең “Әдрән диңгез” җыры темасына парафраз), һәм барысы да аның зур профессионал икәнлеген үз күзләре белән күреп инанды.

М.Җәлил театры оркестрыннан кыллы музыка коралларында уйнаучылар һәм валторначылар Мәскәү коллегалары белән уртак тел табып эшләде. Оркестрда уйнаучылар Эйленкриг музыкантлары белән берлектә тулы форматлы эстрада-симфоник оркестр (аны “симфо-джаз” дип тә әйтергә мөмкин) хасил итте, республикабызда аңа хәзерге вакытта ихтыяҗ зур.

Фестиваль концертларында оркестр белән дирижер һәм саундтреклар авторы Станислав Курбацкий (Мәскәү) җитәкчелек итте.

Мондый составны эшкә җигү – бик тә нәтиҗәле карар. Бу – тере оркестр аккомпанементындагы оптималь вариант. Тарих белән диалог идеясе монда да чагылыш тапты. Нәкъ менә Казан узган гасырның 40нчы еллары ахырында илебезнең “джаз башкаласы”на әверелгән бит, ул чагында Олег Лудстремның (1916-2005) джаз-оркестры Кытайдан килеп биредә төпләнгән. Замандашлар раславынча, Казанга килгән мәскәүлеләр шәһәрдә “тере” джаз барлыгын күреп бик тә гаҗәпләнгән. Лундстрем Мәскәүгә китеп барса да, джаз традицияләре сакланып калган, аларның йогынтысы А.Ключарев, Н.Җиһанов, Р.Яхин, А.Монасыйпов, Р.Билалов һәм башкаларның джаз интонацияләре һәм гармониясендә чагылыш тапкан.

Традицион виртуоз татар баяны һәм симфо-джаз “фолк-микст”ы да үзенчәлекле һәм табигый яңгырады. Хәер, киң таралыш алган worldmusik юнәлеше кысаларында бу гадәти әйбер – дөнья халыкларының традицион музыка кораллары заманча мәдәниятара коммуникациядә үз мөмкинлекләрен күрсәтә. Ә менә традицион татар уен кораллары катнашында мондый форматтагы уңышлы тере яңгырашны моңарчы ишеткәнем юк иде әле.
 
Дөнья күләмендә талынган баянчы, халыкара конкурслар лауреаты Айдар Гайнуллин Германиядә яши, ул үзенең уен коралында могҗизалар тудырырга сәләтле. Кайбер җырларда баян аранжировкада төп рольне уйнады, әмма Айдар Гайнуллин үз осталыгы белән аларны гына түгел, ә үз проектын да бизәде.

Бәхәсле образ-стиль чишелешләренә бәйле кайбер очракларны исәпкә алмасак, музыкаль бизәлеш күзлегеннән фестиваль программасына дәгъва юк. Өстәвенә, ул татар эстрадасы өчен яңа булган профессиональлекнең халыкара дәрәҗәсен күрсәтә.

Режиссер Юрий Александров - халыкара дәрәҗәдә үз эшенең остасы. Аның үзе өчен таныш булмаган материалны ничек ачып бирәчәге кызык иде. Кайбер очракларда режиссер белән килешү өчен миңа җырның сәнгати образы турындагы капма-каршы күзаллау комачаулады. Номерларның күпчелегендә режиссер-куючының эше соклану хисләре уятты. Минем карашымча, музыка һәм вокал түгел, нәкъ менә тапталган постановка әле дә татар эстрадасының кимчелеге булып тора. Гәрчә әлеге юнәлештә хәрәкәт итү омтылышлары инде булса да, аларның нәтиҗәләре татар аудиториясенең билгеле бер өлешеннән читтәгеләрдә уңышка өметләнергә мөмкинлек бирмәде. Александровның төп казанышы – концерттагы стиле һәм эчтәлеге белән төрле булган 28 номердан бербөтен хасил итүе, күтәрелеш һәм түбән төшүләрнең төптән уйланган ритмы, драматургия белән “җырлы спектакль” тудыру. Моннан тыш, бу – алга таба сәхнәгә кую, телевизион һәм башка прокат өчен уңайлы тамаша, аның барлык өлешләре аерым да яши ала, кирәк була калса билгеле бер блокларга да җыярга мөмкин.
 
Авангардист Салих Сәйдәшев яки Сникерслар ни өчен кызыл төстә? 

“Бормалы су” җырының (Заһид Хәбибуллин көе, Нәкый Исәнбәт сүзләре) кыл уртасында (бу вакытта харизматик җырчы Илгиз Шәйхразиев һәм биючеләр төркеме инде болай да залны җанландырып җибәргән иде) сәхнәдә кинәт кенә тагын да дәртләндергеч кызыл сникерсларда репер Jahffar пәйда булды. Фойеда өлкән яшьтәге ике ханымның “Заһид Хәбибуллин моңа нәрсә әйтер иде икән?” - дигән сүзләре колакка чалынды. Алар концертта мондый нәрсә булыр дип күз алдына да китермәгән, әлбәттә.



Өлкән яшьтәге тамашачылар Хәбибуллин (Сәйдәшев, Җиһанов, Яхин, Монасыйпов) саклану позициясенә басар иде, дип уйларга күнеккән. Ә ни өчен? Чөнки үзләре исән чагында алар яңалык кертүчеләр булган бит, ә Габәши һәм Сәйдәшев хакында исә авыз тутырып “авангардистлар” дип әйтергә мөмкин. Солтан Габәши  XX йөз башында клубларда татар көйләрен... фортепианода (бу – бүгенге көндә татарча рэп кебек үк, колакны ертып кергән һәм безнең традицияләр өчен ят булган) башкарган. Сәйдәшев исә, япь-яшь килеш, татар ансамбльләре музыкантларын ике тавышка уйнарга мәҗбүр иткән, “хәтта Салихтан берникадәр өлкәнрәк булган тәҗрибәле скрипкачы Хәбибулла да аның һәр сүзенә колак салып, Салих әйткәнчә уйнарга тырышкан” (бу хакта шул ук ансамбльдә уйнаган Мансур Мозаффаровның истәлекләрендә тулырак танышырга мөмкин). Аннары Сәйдәшев Октябрь инкыйлабыннан соң татар музыкасында революция ясап, татар көйләрен шунда ук гармония белән язарга керешкән. Хәбибуллин исә шул ук “Бормалы су” көендә татар һәм рус интонацияләрен бергә катыштырган. Нәҗип Җиһанов гомере буе Татарстанны музыкаль мәдәнияттә әйдәп баручы позицияләренә чыгару өчен тырышкан. Республика җитәкчелеге ярдәмендә әлеге идеяләр тормышка ашкан. Россия төбәкләренең күпчелегендә академик музыкаль мәдәният өлкәсендә әле дә булса мондый тулы канлы инфраструктура юк. Җиһанов консерватория ачу өчен көрәшкәндә, татар опералары һәм симфонияләре (Җиһанов үзе үлгәннән соң да опера һәм симфонияләр “татарча түгел” дигән шәхси фикерләр яңгыраган) язган чагында  шулай ук традицияләрне бозган бит.

Алда билгеләп үтелгәнчә, классиклар – үз вакытында текә авангардистлар булган шәхесләр алар. Шунлыктан бүгенге “саклаучылар”ның фикердәшләрен классикларыбыз арасыннан эзләргә кирәк микән? Мондый позиция тарафдарларын Н.Сафин (ә кем соң ул?) кебекләр арасыннан эзләргә кирәктер. “Сәйдәшев тышкы эффектлар белән чамадан тыш мавыгудан интегә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки буржуазияне әсәрнең тирән эчтәлеге кызыксындырмый, алар тышкы эффектлар артыннан гына куа”, дип язган ул 1931 елда.

Тарих кабатлана яки Үрнәк тәнкыйть матрицасы


Сәнгатьтәге теләсә нинди яңа күренеш моннан алдагы әсәрләр яки проектлардан кечкенә генә булса да аерманы күздә тота. Бер үк вакытта ул әлеге әсәрләр һәм проектларның барысы белән дә генетик элемтәдә тора. Бу – сәнгатьнең яшәеш һәм үсеш законы. Әле тагын замандашлар тарафыннан сәнгатьтәге яңа күренешне кабул итү законы да бар. Хәтта теләсә нинди яңа әсәрнең (проект, артефакт) үрнәк тәнкыйть матрицасын формалаштырырга мөмкин. Әмма иң элек шуны искәртергә кирәк: революциягә кадәр үк концерт сәхнәсенә чыгарга батырчылык иткән беренче татар җырчылары Камил Мотыйгый (1883-1941), Фәттах Латыйпов (1884-1966), пианист-импровизатор Заһидулла Яруллин (1888-1964) һәм башкалар кискен тәнкыйтькә дучар булган: ул чагында татар җәмгыятендә концертта җырлау факты үзе үк  “оятсызлык һәм әдәпсезлек” буларак кабул ителгән, “эстрада” җырчыларының башкару манерасы фольклор әсәрләрен башкаручылардан бик нык аерылып торган (гасыр башындагы граммофон тәлинкәләре дә шул хакта сөйли). Ә сәхнәдәге хатын-кызлар турында сөйләү әдәпсезлек саналган.



Премьерада дөнья классикасының күп кенә шедеврлары кискен тәнкыйть утына тотылган. Шунысы кызык: әлеге очракларда тәнкыйди дәлилләр бик тә чикләнгән. Аларны мәшһүр операларның уңышсызлыкка юлыгуына бәйле мисаллар үрнәгендә ачыкларга мөмкин: 1816 елда касса җыемнары өчен көрәштә көндәшләр тарафыннан оештырылган акция аркасында Россининың “Севильский цирюльник” операсы уңышсызлыкка дучар була, аны куйдырмау буенча акция моннан алда шул ук сюжетка опера язган атаклы мэтр Паизиэлло тарафыннан планлаштырыла; 1853 елда артистларның үз рольләрен начар башкаруы, тамашачыларның аларны кабул итмәве аркасында Вердиның “Травиата” операсы сәхнәгә менмичә кала (Верди көндәлегенә болай дип язып куйган: “Кичә кич “Травиата” уңышсызлыкка дучар булды. Монда мин гаеплеме әллә җырчылармы? Киләчәк күрсәтер”);

1875 елда сюжеты “әдәпсез”, ә музыкасы “оятсыз” булуы аркасында Бизеның “Кармен” операсын сәхнәгә чыгармыйлар.

Музыка (шул исәптән “эстрада”) тарихында алдан кабул итмәүгә бәйле кыенлыкларны уңышлы һәм шактый тиз җиңеп чыгуга бәйле мисаллар күп. Ә менә кабул итмәү сәбәпләре өчәү генә: 1) акча; 2) “начар артистлар” (очракның нинди булуына карап “тавышсызлар” / ямьсезләр / яшьләр / картлар / чит-ятлар); эстетик аерма (“оятсызлык”тан “дөрес булмаган костюмнар” яки “гореф-гадәтләргә һөҗүм итү”гә кадәр). 

Музыка - барыбыз өчен, музыка - минем өчен 

Сәнгатьтә ниндидер яңа әйбер барлыкка килүдән куркучыларны аңларга да мөмкин. Татар халкының тарихи хәтере шундый. “Үземнең” гадәтләнгән сәнгать урынына миңа бөтенләй ошамаган ниндидер башка әйбер тәкъдим итәргә җыенуларыннан курку буш урында гына тумый. Өстәвенә, тарихи хәтер ярдәмендә ул “минекен тартып алырга мөмкиннәр!” дигән дәрәҗәгә кадәр көчәя. Болай булганы бар инде. Мисал өчен, 1917 ел әйтерсең лә татар мәдәниятен кисеп ташлады, аның мөселман катламын дистә елларга томалап куйды. Бүгенге көндә мондый куркыныч та, “бер кнопкалы телевизорлар” да юк. Өстәвенә, гореф-гадәтләр кире кайта һәм инде уңышлар да бар, бу өлкәдә үсеш хакында да сөйләргә мөмкин. “Үзгәреш җиле” фестивале – татар сәнгатенең уңышлы үсеш кичерүенә ачык бер мисал. 

Сәнгатьтә яңа әйбер инде күптән искелекне кысрыклап чыгармый, ә аның белән килешеп яши. Бөтен кешегә аталган сәнгать бар – ул никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак.

Якын киләчәтә “яңалык”, “сенсация”, “бомба” дигән сүзләр фестиваль музыкасын (анда инде беркем дә бернинди дә сенсацион әйбер күрми һәм ишетми) сурәтләү өчен түгел, ә аның әһәмиятенә характеристика бирү өчен кулланылачак. Сәнгать белгечләре проектның мөһимлегенә шул исәптән замандашларының фикерләренә таянып та аңлатма бирәчәк. Татар музыкасының булачак тарихчыларына китапханәләрдә инкыйлабка кадәр дөнья күргән татар газеталарының саргайган һәм таушалган битләрен эзләргә туры килмәячәк. Бүгенге бәяләрне Интернет күз карасы кебек сакласа, Яндекс белән Гугл сортларга аерачак һәм санаячак. Һәм замандашларның фикерләре арасында инде ничәнче мәртәбә шул ук “кабаклар”, “чит-ятлар”, “тавышсызлар”, “дөрес киенмәгәннәр” дигән гыйбарәләр калкып чыгачак.

Интернет заманында һәр кеше – үз-үзеңне күрсәтү формаларын һәм жанрларын интерактив нигездә эзли торган мәдәният эшлеклесе ул. Әгәр үз-үзеңне күрсәтү кемнеңдер хезмәтен тәнкыйтьләү белән генә чикләнсә яки үз-үзеңне рекламалауга гына кайтып калса, бик тә кызганыч: “фестиваль тирәсендәге” тәнкыйть диңгезендә рациональ орлык табуы бик тә кыен; иң мөһиме, объектив карашка юлыгу һәм фикер алышына торган проблеманы төрле яклап, перспективалы аңлавы да авыр. Фестиваль адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләре субъектив мәнфәгатьләрнең киң спектрын күрсәтте: милли классика (“анда иске җырлар гына”) һәм цех эчендәге көнчелеккә карата снобизмнан булачак катнашучыларны сайлаганда (“варяглар” кирәкми, “үзебезнекеләргә бирегез”) профессионализмны протекционизм белән алыштыруга ачыктан-ачык чакыруларга кадәр. Безнең һәркайсыбыз “музыка минем өчен яши” дигән фикердән качсын иде. Музыка безнең барыбыз өчен дә бит.

“Жанрлар турында табель” һәм җырлауның дәүләт стандартлары

XX гасырда, яхшы таныш җырлардан торган җыелма концерт турында, милли композиторның яңа әсәренә караганда да ныграк кызыксыну һәм дәрт белән фикер алышуларын күз алдына китерүе дә кыен. Ә XXI гасырда нәкъ шулай була да: проект – музыкаль әсәргә караганда, җәмгыять өчен сәнгать үсешенең күпкә әһәмиятлерәк формасы. Әлеге вәзгыятьне “Үзгәреш җиле” фестивале тудырмады, әлбәттә. Аны төрле чорларда төрле халыклар тарафыннан  иҗат ителгән әсәрләр, стильләр, жанрлар белән тулган заманча мәдәният барлыкка китерде. Алар тәүге мәртәбә - барысы да бергә бер киңлектә. Бу – барлык авторлар, шул исәптән – композиторлар өчен дә җитди сынау. Музыкада кемдер тарафыннан әйтелгәнне кабатламыйча үз сүзеңне әйтү көннән-көн кыенлаша бара. Нәкъ менә шунлыктан хәзерге вакытта композиторның әһәмияте иҗатка түгел, медиа активлыкка бәйле.

Бер үк вакытта инде күптән игълан ителгән “автор үлеме” белән бергә интерпретаторның, димәк, продюсер, режиссер, дирижер, менеджер, сәнгать җитәкчесе, тәнкыйтьче, күзәтүче һәм башкаларның да әһәмияте арта бара. Күптән түгел “Бизнес-онлайн” газетасы татар эстрадасындагы йогынтысы зур булган кешеләр рейтингының үз вариантын тәкъдим иткән иде. Анда композиторлар күпме соң?

Бу әлегә күпләр өчен кеше ышанмаслык хәл булып тоелыр, әмма музыканың киләчәге композиторларга һич кенә дә бәйле түгел. Заманча мәдәнияттә композиторның функциясен инде хәзер үк артистның кинодагы роле белән чагыштыру муафыйк булыр иде. Классик композициядән “фонодизайн”га таба хәрәкәт – объектив һәм һәр җирдә була торган процесс. Мәдәният жанр-стиль механизмы тарафыннан (XX йөз ахырына кадәр диярлек ул шулай булды) идарә ителүдән туктады һәм ул чынлыкта проект принцибы буенча үсә. Бүген яңа симфонияне мәдәнияткә йогынты ясау мөмкинлеге җәһәтеннән хәтта иң кечкенә һәм гап-гади фестиваль белән дә чагыштырып булмый.

Шунлыктан  М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры – соңгы дистә елларда республиканың иң уңышлы эшли торган мәдәният һәм сәнгать оешмасы. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов тарафыннан тәкъдим ителгән проект принцибына күчү театрга халыкара дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлек бирә. Заманча проект мәдәнияте чынбарлыгында Рәүфәл Мөхәммәтҗанов дәрәҗәсендәге менеджер – сәнгатьне үстерү буенча проектны уңышлы һәм нәтиҗәле гамәлгә ашыруда иң төп гарантия дисәң дә ярый. “Үзгәреш җиле” фестивале моны раслады да. Татарстанда инде егерме еллап мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проблемалар хакында шундый актив фикер алышуларның булган юк иде.

Фестиваль нәтиҗәләре аннан читтәге кайбер проблемаларны да билгеләде. Мисал өчен, Татарстанда эстрада-джаз белеме өлкәсендә. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында 63.03.01 “Эстрада музыкаль сәнгате” (эстрада оркестры уен кораллары, эстрада-джаз җыры) дигән белгечлек бар; И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә 070241 “Эстрада музыкаль сәнгате” белгечлеге буенча укыталар; кайбер балалар музыка мәктәпләрендә эстрада җырына өйрәтәләр. Әмма академик консерватория музыка белгечлеге кебек күп дәрәҗәле система турында берни дә әйтеп булмый. Чөнки ул юк.



Эстрада – стиль түгел

Без “эстрада сәнгате” турында сөйләгәндә, “эстрада” төшенчәсенең баштарак стиль түгел, ә коммуникатив мәгънәгә ия булуын искә дә алмыйбыз. XX йөз башында, иҗатта яңа формалар һәм стильләр эзли башлагач, тамашачылар алдында (клубларда, шәхси салоннарда) аритстлар чыгыш ясау өчен төрле мәйданчыкларны “эстрада” дип атаганнар. Инкыйлабтан соң төрле мәйданчыкларда “халык өчен” эстрада сәнгате бик актив үсеш кичергән, һәр мәдәният паркында эстрада булган. Башка илләрдә исә “эстрада музыкасы” гыйбарәсе кулланылмаган. Без бит үзебез “итальян эстрадасы” дибез, ә итальяннар алай дип әйтми. Аннары “киң аудитория өчен заманча музыка” телеэкраннарга күчкән, әмма коммуникатив терминнан стильгә әверелеп, үзенең “эстрада” атамасын саклап калган. Хәзер исә бер-берсенә охшамаган төрле стильләр шушы исем белән аталып йөртелә. “Эстрада” сүзе урынына аларны күбесенчә “попса” сүзе белән атыйлар (мисал өчен, “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгының милли проектлар бүлеге җитәкчесе Радик Әмиров әлеге сәнгатьнең хәзерге сыйфатка мөнәсәбәтен бәйләп, болай ди: “Әлеге попса минем шәхси татар киңлеген киңәйтә һәм тирәнәйтә мәллә?”). Шунысы кызык: кемдер үз иҗатын “эстрада” дип тануларын таләп итсә, кемдер, киресенчә, аңа каршы. Әйтик, Зөлфия Камалова болай ди: “Мине эстрадага кертүләре чыгырдан чыгара”. Безгә әлеге атаманың баштагы коммуникатив мәгънәсенә кире кайтырга кирәк.

Эстрада – киң аудитория өчен яңа концерт сәнгате форматы ул. Гәрчә хәзер бөтен дөнья халкы аудитория була ала. Ә эчке бүленешне потенциаль концерт мәйданчыгының үлчәме һәм статусы буенча башкарырга кирәк: “зур эстрада”, “кече эстрада” форматлары, “клуб эстрадасы” да булырга мөмкин (милли концерт музыкасының тәүге адымнарын искә төшерик). Бу - опера белән тарихи тәңгәллектә күренә: “зур опера” - милли мәдәниятнең халыкара фасады һәм элиталы тамашачы дәрәҗәсе (Grand opera театры, Зур театр шуңа барып тоташа), “камера операсы” - өйдә диванга кырын ятып вакыт үткәрү өчен һ.б. Биредә кайбер төгәллекләр дә кертергә мөмкин. Әйтик, “татар милли эстрадасы” яки “татар зур эстрадасы”. Бәлки бу әлегә актуаль түгелдер...

“Үзгәреш җиле”нә нәтиҗә ясаганда “Бизнес-онлайн” газетасы сорауны дөрес куя дип уйламыйм: “Опера театрының яңа фестиваль бренды республика элитасын шунда ук яулап алды, хәзер төп максат - татар эстрадасын яңача җырларга инандыру”. Ә нәрсәгә инандырырга? Әгәр “зур татар эстрадасы”на заказ бар һәм артистның һөнәри мөмкинлекләре тиешле таләпләргә җавап бирә икән, ул – потенциаль катнашучы дигән сүз. Әгәр традицион эстрадага дәүләт һәм тыңлаучылар тарафыннан заказ бар икән (ә ул һәрвакыт булачак) һәм артист тамашачының өметен акласа, аңа традицион эстрадада ихтыяҗ булачак.

Традицион татар эстрадасында кастинг даими рәвештә үткәрелә. Хәзер исә зур татар эстрадасына да конкурс ачык. Ул “Үзгәреш җиле” фестиваленнән соң үзеннән-үзе ачылды.

Хыяллар чынга аша

Моннан 100 ел элек Фатих Әмирхан үзенең “Гарәфә кич төшемдә” дигән хикәясендә татлы хыялга чума: хикәянең герое төшендә татар музыкасы концертына килеп эләгә һәм татар кызының пианинода (!) уйнаганын күрә,  тегесе пианинода милли композиторның (!) әсрен башкара, ә соңыннан аның төшенә татар композиторы тарафыннан иҗат ителгән скрипка өчен пьеса һәм романс (!) керә. Моннан 100 ел ел элек боларны бары тик төштә генә күрергә мөмкин иде бит! Искелек сакчылары уяулыкны беркайчан югалтмый, шулай да халыкта яңа иҗади көчләр баш калкыта һәм алга хәрәкәт итү теләге уяна.

Очар кошлар биеклегеннән Казанның матурлыгы һәм Идел киңлекләре белән хозурланып, инде һавада ук бәйрәм кәефен тоеп, аркан юлыннан Иннополиска килеп төшәбез. Шәһәрдә уникаль заманча архитектура алымнары кулланып, техник яктан иң катлаулы тамашалар үткәрү өчен махсус җиһазландырылган концерт залы сафка баскан. Аның диварлары аша мәгърур Идел елгасы, төнге Казан утлары күренеп тора. Бу – Татарстаннның яңа һәм иң зур эстрада залы, аның өр-яңа истәлекле урыны. Әлеге залда Татарстан артистларының постерлары Мәскәү, Санкт-Петербург, бөтен Россия һәм бөтен дөнья “йолдызлары” афишалары белән янәшә эленгән. 

Фатих Әмирхан хикәясендәге геройның хыяллары шунда ук булмаса да, чынга ашты.

Нәкъ “Үзгәреш җиле” фестивале концертында яңгыраган татар халык җырындагыча: “Матур булсын бу тормыш! Тыныч булсын дөньяда!”
 



Вадим ДУЛАТ-АЛИЕВ,
сәнгать фәннәре докторы, профессор,
Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире,
КФУның Л.Н.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының
татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы профессоры,
Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале арт-директоры,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе


Фото: Илнар ТУХБАТОВ
Интертат.ру
№ --- | 15.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»