|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2016 Мәдәният
Татар филармониясендә «Бөтенроссия филармония сезоннары»Яңа сезон – яңа исемнәр. 19 ноябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Россия дәүләт академия камера оркестры чыгыш ясый. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - Алексей Уткин. Концерт Россия мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында оештырыла. Әлеге проект кысаларында узган сезонда Татар филармониясендә А.А.Юрлов исемендәге Россия дәүләт академия хор капелласы, Россиянең халык артисты Александр Рудин җитәкчелегендәге «Musica Viva» Мәскәү камера оркестры чыгыш ясаган иде. 1956 елда оешып. 60 ел зур уңыш белән эшләүче, Россиянең чын виртуоз музыкантларыннан торган Россия дәүләт академия камера оркестрын, әле оешкан вакытында ук бөек Шостакович «дөньяның иң яхшы камера оркестры» дип атый. Оркестр белән төрле елларда Святослав Рихтер, Эмиль Гилельс, Лев Оборин, Мария Гринберг, Николай Петров, Владимир Крайнев, Владимир Виардо, Элисо Вирсаладзе, Михаил Плетнев, Борис Березовский, Фредерик Кемпф, Джон Лилл, Штефан Владар; скрипкачылар Давид Ойстрах, Игорь Ойстрах, Иегуди Менухин, Леонид Коган, Олег Каган, Владимир Спиваков, Виктор Третьяков; альтчы Юрий Башмет; виолончелистлар Мстислав Ростропович, Наталия Гутман, Борис Пергаменщиков, Гаспар Кассадо, Антонио Менезес; контрабасист Георг Хёртнагель; арфада уйнаучы Ольга Эрдели; җырчылар Нина Дорлиак, Зара Долуханова, Ирина Архипова, Евгений Нестеренко, Галина Писаренко, Александр Ведерников, Маквала Касрашвили, Николай Гедда, Рене Флеминг, Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский; флейтистлар Жан-Пьер Рампаль, Патрик Галлуа, Джеймс Голуэй әфәнде; саксофончы Федерико Мондельчи; трубач Тимофей Докшицер һәм башка бик күп солистлар, Копельман-квартет; джаз һәм этник музыка башкаручылар чыгыш ясаган. Оркестр Бөекбритания, Германия, Нидерланд, Италия, Франция, Швейцария, АКШ, Канада, Япония, КАР, Скандинавия һәм башка илләрдә зур гастрольләрдә булган Амстердамның Консертгебау, Франкфуртның Альте Опер, Берлинның Шаушпильхаус, Лондонның Королева Елизавета Залы, Парижның Плейель, Нью-Йоркның Карнеги-холл, Сан-Францисконың Дэвис-холл, Токионың Сантори-холл кебек дәрәҗәле залларында чыгыш ясаган.
--- |
Иң күп укылган
|