поиск новостей
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
  • 28.06 "Суперкияү". Кариев театры, 18:30
  • 29.06 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 11:00
  • 29.06 "Матур City". Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июнь
  • Илдар Хәкимов - җырчы
  • Илдус Әхмәтҗанов - актер
  • Ләйсирә Фазлыева - журналист
  • Гөлгенә Шиһапова - журналист
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллах уа баракатух. Кукмара р-ны Тубэн Оскебаш авылында ой сатыла. Бик матур жирдэ урнашкан. Умартачылык б.н шогеллэну очен менэ дигэн урын. 89179341809
  • Балалар эчен, 0-3 яшькэ кадэр,Коляска Адамекс 2в1 сатам. КАЗАН КИРЭК БУЛСА КИТЕРЕП КИТЭБЕЗ.89957664503
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
Архив
 
31.10.2009 Җәмгыять

ШУЛ УК ДӨНЬЯ ИКӘН ЛӘБАСА…

Тукай язганнар бүген дә шул килеш: бер генә дә үзгәреш юк

Соңгы араларда күңелдә, җанда сораулар шулкадәр күбәйде. Сораулар гына да түгел бугай алар. Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте илә каршылыклар, ризасызлыклар катыш, чарасызлыктанмы әллә, фикерләр, хисләр бәрелеше, йөрәк аша дулкын-дулкын булып үткән кичерешләр иде, ахры, алар.

 

Күңелнең шундый мәлендә, аптыраганнан, кулыма беренче туры килгән китап – Габдулла Тукайның мәктәп укучыларына ярдәмлек буларак Раннур нәшрияты чыгарган җыентыгын алдым. Биредә күбесенчә 1909-1910 елларда бөек рус мәсәлчесе Крыловтан, Тукайның үз сүзләре белән әйтсәк, "…ирекле тәрҗемә ителеп, мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә (тормышына – авт.) борыбрак язылмыш" мәсәлләрен укып, күңелем халәтеннән бәя бирдем. Кара әле, 100 ел үтсә дә, без адәм балалары һич үзгәрмәгәнбез, калебебез дә, тормышка мөнәсәбәтебез дә, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез дә шул ук икән ләбаса! Әйтерсең, бу еллар эчендә берничә революция, берничә сүтеп кору булмаган да! Әллә инде алга барабыз дип, 100 елга (әллә 150-200 елга?) кирегә кайтканбызмы? Әле бу мәсәлләрнең төп идеячесе 1769 – 1844 елларда яшәгән Крылов булганын да исәпкә алсак, дөрестән дә, кая бара бу кешелек диярлек икән ич! Яки кайда калдың, кеше туганым, дип гаҗизләнеп, баш селкерлек.

 

Матди тормышыбыз күпкә яхшырды анысы. Ул заман байларының төшенә дә кермәгән муллыкта-байлыкта яшәүчеләрнең чуты юк. Фән яңалыклары, казанышлар дигәнең дә гел алга бара. Тик адәм баласы гына, боларның берсенә дә бирешмичә, кире траекториядә хәрәкәт иткән булып чыгамы? Әллә инде бөтенләй хәрәкәтсез катып калган һәм ике гасыр диярлек баскан урынында тик торганмы? Уйланмас җирдән уйланырсың, чөнки әлеге мәсәлләр бүген дә шулкадәр актуаль, әйтерсең кичә яки бүген генә язылган. Мисаллармы? Рәхим итегез.

 

…Муйнак белән Актырнак, әле кайчан гына ачлыктан чак кына үлмичә, икесе бергә абзар каравыллыйлар. Ә бүген Актырнак боярлар шикелле җылы өйдә, хәтфә паласларда гына аунап яши, ә Муйнак суыкта да, яңгырда да ачык һавада хуҗасының йортын саклый. Актырнак бу бәхеткә ничек ирешкән соң? Үз сүзләре белән әйтсәк, "Арт аяк илә йөри алганы өчен"! "Ике эт" мәсәленең нәтиҗәсе нинди – "Дөньяда күп кешеләр бар ки, алар арт аяк илә йөргәннәре өчен генә бәхетле булалар", – ди автор. Бүген дә шулай түгелмени: арт аягында йөри һәм койрык болгый белгәннәр рәхәттә һәм җиңел яшәмиме?!

 

Яки менә "Кәгазь очырткыч" мәсәле. Балалар кулындагы җепкә бәйләнгән очырткыч үзенең күбәләктән зур булуы һәм биектә очуы белән мактана. Тик күбәләкнең моңа исе китми. "Син никадәр югары очсаң да, бәйләүдә генә очасың, минемчә, мондый гомер итү бәхеттән бик ерак булырга тиеш… Әмма мин, никадәр түбән очсам да, бәйләүдә очмыйм, минем үз иркем – теләсә кая барам. Мин синең төсле бөтен гомеремне берәүнең кәефе өчен фида итмим", – ди ул. Кеше кулында уенчык булудан туктап, үз ирегебез, кешелеклелек сыйфатлары турында аз гына булса да уйлана башлау зыянга булмас иде дә…

 

"Ике бала" мәсәлендәге Зариф образыннан гыйбрәт алсакмы?.. Ул да бит, дусты Гарифның сүзенә ышанып, аңа чикләвек агачына менәргә җан көченә булыша. Тик агач башына менгән Гариф кына инде аңа чикләвек бирәм дигән вәгъдәсен оныта. Зариф мескеннең "…Гариф кулыннан яңлыш ычкынган чикләвекләрне генә ашап, югарыдан төшкән кабыкларны ялау"дан башка чарасы калмый. "Дөньяда күп Гарифлар бар ки, аларның дәрәҗәгә менүе өчен җан көчләре илә тырышкан Зарифлары баеган Гарифлардан чикләвек кабыгы да күрмиләр", – ди Тукай. Дус дип санаганнар яки "ышанычлы" булып күренгәннәр хыянәтен татыганнар күпме дә, кешеләрнең ихласлылыгында ялгышып, мәңгелек йөрәк җәрәхәте алганнар күпме икән? Кеше дигәнең гаять катлаулы зат шул. "Күл" мәсәлендәге кебек икейөзлелек пәрдәсенә яшеренгәннәрнең чын йөзен күрер өчен уңайлы бер момент җитеп ашса да.

 

…Иделнең көч-куәте илә адәм балаларына, табигатькә зыян салуын күзәтеп торган аз сулы, тып-тын күл: "Мин әгәр дә Идел шикелле гөнаһлар эшләсәм, оятымнан җирне казып югалыр идем яисә караңгылыкка кереп яшеренер идем", – ди. Тик берчакны көчле яңгыр явып, әлеге күлнең суы да Иделнекенә тиңләшә. Агачларның бер яфрагын да агызмас идем дигән күл нишли – меңьеллык имәннәрне дә аударып, агызып китә. "Бәгъзеләр: баесам – фәлән итәр идем, баесам – төгән итәр идем диләр дә, баегач, менә шушы күл кеби булалар…" – мәсәлгә авторча нәтиҗә шундый. Үзе властька менгәнче кәнәфидәгеләрнең тетмәсен теткән, мин болай итәр идем, алай итәр идем, дигән, ә инде властька килгәч, алардан да уздырган, кәнәфидә "бозылган" кешеләргә дә, депутатларның сайлау алды вәгъдәләренә дә охшап тора бу кадәресе. Конкрет мисалларны, теләсә, һәркем үз тирәлегеннән таба да ала. Шулай ук "Мирон бай"лар да янәшәбездә генә. Саранлыгы белән дан алган Мирон бай бер көнне ярлыларны, балаларны үз капкасына сәдака алырга чакыра. Шәһәрнең бөтен фәкыйре җыела. Тик капканың теге ягына Мирон бер дистә усал этен чылбырдан ычкындырып куйган. Әлеге явыз этләрдән исән-сау котылган мескеннәр: "Аһ, Мирон абзый – юмарт кеше, ул үзе ярлылар берлә актык бер тиенен дә бүлешер иде, ләкин этләре бик явыз", – ди. "Мин күп вакыт күрәм, – ди язучы, – биек пулатларга менү җиңел түгел. Гаеп һаман этләрдә генә, Мироннар үзләре читтә калалар". Шулай түгелмени? Сыныкны сылтау итеп, үзләре гел сөттән – ак, судан пакь булып калырга гадәтләнгәннәр "гаепле"ләрне дә күпме кирәк, шуның кадәр таба бит. Иң кызганычы: бу алдауга бик җиңел кабабыз, бик тиз ышанабыз!

 

Кешеләргә мөнәсәбәт дигәнең ул чорда да бүгенге дәрәҗәдә гаделсез булган икән, диеп нәтиҗә ясыйсың "Сандугач" мәсәлен укыгач. Бер аучы берничә сандугачны тота да, өенә алып кайтып, читлекләргә яба. Кошлар кайсы кайгыдан тынып кала, кайсы сагыштан сайрый. Арада берсе – дусты иректә калганы аеруча моңлана. "Әгәр мин яхшырак сайрап, тавышымның матурлыгы хуҗама ошаса, ул мине яратыр; яраткач, мине бу зинданнан коткарыр", – дип уйлый бичара кош. Тик яшь кош бу сайравы белән үзенең бәхетсезлеген арттыра гына, начар сайраган яки бер дә сайрамаган сандугачларга читлек ишеге әллә кайчан ачыла, ә аны матуррак сайраган саен ныграк каравыллыйлар. Сәләтле, талантлы кешеләр белән талантсызларга булган мөнәсәбәтне искәртә кебек бу мәсәл. Җиңелчә тырышкан, уртача сәләтле кешеләр агым уңаена тын гына "ага" бирә, азмы-күпме сәләте булганнарга мең каршылык киртә итеп корыла. Аны чикләү, "читлеккә бикләү" өчен нинди генә алымнар кулланылмый! Аны "кулда, бәйдә тотар" өчен, аның "сайравын" башкаларга ишеттермәс өчен бөтен чара күрелә!

 

Баксаң, бүген без кода-кодагыйлык замана чире дип, бүген генә чәчәк атты дип лаф орсак, ул да бит "теге" чорда да булган, яшәгән. "Тычканнар киңәше" мәсәле әнә шул хакта. Койрык озынлыгы акыл билгесе булып исәпләнгән тычканнар мәҗлесендә (анда койрыгы кыскалар бөтенләй кертелми) кайдандыр килеп чыккан бер койрыксыз күсе хөкем итә башлый. Шул чакта яшь тычкан аны гаепләп каршы чыга. Әмма бер карт тычкан, әлеге яшь тычканны орышып: "Син тик утыр! Бик күпне белә башладың! Бу койрыксыз күсе минем кодам ич", – дип "урынына утырта". "Дөньяда кода-кодагый хәтере өчен күп иттифаклардан чыгыла", – ди Тукай. Алай гынамы! Бу "хәтер" калган бөтен багланышлардан да өстене, тәэсирлесе, иң йогынтылысы. Бер генә кагыйдә, бер генә канун алдында да тукталып калмый торганы. Йә, әйтегез, бу мәсәлләрнең кайсысы бүгенге көнгә килеп тоташмый да, кайсысы чынбарлык турында түгел? "Һәркайда һәркемнең уе бер: кем кемне оста хәйләләр һәм кем кемне яхшы утыртыр" ("Сәүдәгәр") шигаре дә бүгенге көн турында түгелме соң? "Көчлегә үзендәге көчкә ышанырга ярамый. Кечкенә генә дошманга да зур дошманга хәзерләнгән кеби хәзерләнергә кирәк" ("Ташбака илә куян"), "Куркак берәүдән курыкса, үзе курыккан кешегә бөтен дөнья курку күзе белән карый дип уйлый" ("Тычкан илә күсе"), "Намусы, ояты булган кеше нинди тарлыкка төшсә дә – урламас; әмма каракка миллион тәңкә бирсәң дә, урлаудан туктамас" ("Тәүбә иткән төлке"), "Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр" ("Үткен пәке")… – бо­лары да бүгенгебез "шәүлә"ләре ләса! "Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәк" ("Чүлмәк илә казан"), "Явызларга тыштан гына булса да охшарга ярамый" ("Бәти"), "Син чын ихласың илә бер эшне мәйданга чыгармакчы булсаң, сине төрле манигълар (тоткарлыклар – авт.) илә куркытып өмидсезләндерәләр" ("Бер гөл"), "Көнчеләр синең тәрәккыеңне (алга китеш – авт.) күрсәләр, туктаусыз өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың белән бар. Өрерләр дә туктарлар" ("Мөсафирлар һәм этләр") кебек киңәшләр дә бүген бик кирәк. "Безгә дөрестне яңлыштан һәрвакыт аерырга кирәк, бу икенең берсен берсе урынына төшермәскә тырышырга кирәк" дигән фикер үзе генә дә ни тора! Тик бу буталчык заманда моны аерудан да авыры юктыр, ахры… Йөз, йөз илле ел электәге кебек…


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 220-221 | 30.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»