|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Шоу-бизнес
Илназ Баһ малай ясау серләрен ача- Бу көннәрдә бөтен эшләр-мәшәкатьләр 27 ноябрьдә “Пирамида”да узачак концертым белән бәйле, - ди популяр җырчы Илназ Баһ. - 33 яшькә 33 җыр әзерләнде, клиплар төшерәбез. Зур сәхнәдә иҗат итүемә быел ун ел булды. Шушы вакыйганы да иҗатташ дуслар, тамашачылар белән бергәләп бәйрәм итәрбез дип уйлыйм. Концертымда хезмәттәшләрем – Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева белән Резидә Шәрәфиева, Азат Фазлыев һәм башка җырчылар мин иҗат иткән җырларны башкарачак. Олы улым Камил да чыгыш ясар дип планлаштырыла. Ул үз җырын башкарачак. Бөтен серләрне дә алдан чишеп бетерәсе килми, әмма тамашачыларны быел туган сабыйлар катнашындагы күңелле сюрпризлар көтә.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|