поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2016 Медицина

"Без аны 5 сәгать өшкердек, җен чыкмады, син ничек чыгара алдың, дип икенче көнне мәчеттән шылтыраттылар"

Төрле авырулар арту сәбәплеме, халык табибларына мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Чынлап та, рәсми медицина булыша алмаган очракларда байтак кына сырхауларыбыз халык табибларына мөрәҗәгать итә, алар ясап биргән даруларның, киңәш-уңашларының шифасын күрә.

Наил Мөхәммәдов, алардан аермалы буларак, 1984 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган,  Югары Ослан, Алексеевск районнарында терапевт булып эшләп алган, рәсми медицинага кул селтәп, хосусый дәвалауга күчкән кеше.

– Бюрократиядән туеп киттегезме, башка сәбәбе булдымы?
 

– Ул вакытта мин тәкъдим иткән дәвалау ысуллары җитәк­челеккә ошап бетмәде. Болай дә­ва­ларга ярамый, дип миңа туры­дан-туры әйттеләр. Гомумән, 1984 елда гомеопатия дигән дәвалау юнәлеше бездә юк иде. Гомеопатия – һәртөрле үлән, гөмбә, орлык, тамыр, җимеш кебек табигать нигъмәтләрен төрле дозаларда кулланып дәвалау ысулы ул. Әй­тик, каен гөмбәсеннән төнәтмә ясыйм да, шуның уннан бер өле­шен алып, тагын суга салып төнәтергә куям. Аннан тагын бер мәртәбә шулай эшләп, даруның тәэсир көчен, куәтен киметәм. Дәвалау өчен бик кечкенә, микродоза гына алам. Әүвәл миңа аның кеше организмына ничегрәк тәэсир итүен өйрәнергә кирәк. Әйтик, кипкән бал кортыннан (помор) дару ясап, тәненең бер-бер төше шешенеп, су җыелып  торган кешегә бирәсең. Ул тәннән суны куа. Ә гадәти табиблар мондый очракларда таблетка-төймә генә бирә.
 
1988 елда гомеопатия ысулы кулланып дәваларга рөхсәт бир­деләр. Шуннан соң  Мәскәүгә барып, әлеге ысул белән дәвалый торган җирдә практика үттем. Аннан соң кайтып, Казанда сырхауларны дәвалый башладым. Югый­сә элек миңа табиблар, синең дәвалау ысулың дөрес түгел, дип дәгъва белдерә иде. “Сырхау терелде бит”, – дип әйтәм. Дөрес терелмәгән булып чыгамыни?! Кеше үлсә дә, дөрес үләргә тиеш, димәк?! Хәзер инде мине таныдылар, гомеопатия турында лекция укырга чакыралар. Җыеп әйт­кән­дә, утыз еллап бу эш белән шө­гыльләнәм. Хәзер инде бу юнә­лештә күп нәрсәне аңладым, кайбер нәрсәне башкачарак та эшлим. Әмма микродоза принцибы калды. Чөнки файдасы булмаган сурәттә дә, кешегә зыяны тимәсен.
 
– Яңа заман яңа шаукымнар, яңа технологияләр алып килде, төрледән-төрле чирләр артты. Хәзер вәсвәсәләр тагын да күбрәк. Шуңа күрә хәзер дә җен­ләнгән, өшкерергә кирәк дип сөйлиләр. Сезнеңчә, нәрсә ул – җенләнү, аны дәвалап буламы? Ул – күз тию, бозым салу нәтиҗәсеме, кешенең энергетик тышчасы ертылумы?
 
– Әгәр кеше бик борчылса, кайгырса, тирән кичерешләргә тарыса, аңа җен керә. Әйтик, кеше бик нык елый яки бик нык көлә, җыен тузга язмаганны сөйли башлый. “Миңа җен керде”, – дип,  яныма бер кыз килгән иде. Сә­бәбен сораштыра башлагач, әти­сеннән бик нык курыкканын белдем. Безгә, мөселманнарга, кайгырырга ярамый. Чөнки мө­сел­ман кеше шатлыкны да, кайгыны да бер сынау дип кабул итәргә, сабыр итәргә тиеш. “Син сынауны үтмәгәнсең, әтиеңнән курык­кан­сың, әтидән, аюдан, эттән түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга ки­рәк”, – дидем. “Ул нәрсәләр Мин­нән килә, алардан курыкмагыз, Мин­­нән куркыгыз!” – дигән Ал­лаһы Тәгалә. Нигә курыкканын сораштым. Күптән түгел генә ислам дине кабул иткән, әтисе христиан икән. Шуны әтисенә белгертүдән курка бу. Аллаһы Тәгалә алдында тәүбә итәргә, ярлыкау сорарга кирәк­леген әйттем. Тәүбә итте бу. Аннан соң мин аңа бер төймә дару бирдем. Шуннан соң ул туктамыйча елый-көлә, елый-көлә...

Бераздан тынычланды. Су бирдем, эчте. Еламый да, көлми дә. Ни булды, дим. Чыкты бугай, ди. Кайтып китте бу. Икенче көнне, без аны биш сәгать өшкердек, бер нәтиҗәсе булмады, җен чыкмады, син ничек чыгара алдың, дип кызыксынып, мәчеттән шылтыраттылар. Ихлас тәүбә итте, шул җитте, дип аңлаттым. Шуннан соң ул туташ кабат яныма килде, терелгәнен әйтте. Ә мин аңа, кайтып, әтисен күрергә киңәш иттем. Кайтып килгән, ислам дине кабул иткәнен әтисенә әйткән. Әтисенең әллә ни исе китмәгән. Әгәр бу туташ психиатрга барса,  аңа, синдә шизофрения, дип әйт­кән булырлар иде.

Шунысы кызык: биш вакыт намаз укучы мөселман­нарга да җен керә, әмма алар намаз укыганда, Аллаһтан тиз генә сораганга, җиңелчә генә тәүбә итү белән чикләнгәнгә, җен алардан авыр чыга. Кыскасы, намаз укыганда ярлыкау сорау гына җитми. Чөнки намаз укыганда сорау инде аларда гадәткә, бер төслегә әйләнгән. Озаклап һәм ихлас сорарга кирәк.


– Ярдәм сорап килүчеләр күпме? Экстрасенсларга ышанырга буламы?


– Килүчеләр байтак. Тәүбә итүләрен сорыйм. “Юк, тәүбә итә алмыйм”,  – диючеләр бар. Ничек тә, елый-елый, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Кеше үлгән икән, үксеп-үксеп еларга тырышалар. Югыйсә елап-кайгырып, без мәр­хүмнәргә ярдәм итә алмыйбыз. Мин бик нык елыйм, янәсе бик нык кайгырам, чөнки аны бик яратам. Әмма ул үлгән бит инде. Аңа ахирәткә китәргә кирәк, җиңелрәк китү өчен аңа дога кирәк. Тик менә дога укымыйлар. “Көн дә ирем төшемә керә. Су-сазлык эчендә, пычракта утыра. Шуңа күрә гел елыйм”, – дип килеп зарланды бер хатын.  Син елаганга, ул сазлыкта утыра инде, дип аңа да кичерү сорарга киңәш иттем. Бер атнадан килде. “Төш күрдем. Ап-ак кием­нән, чиста җирдә”, – ди. Менә кайгырганы өчен чын күңелдән гафу сорагач, мәрхүмгә дә җиңелрәк булган. Ни өчен барча диннәрдә, артистлар – начар кеше, аларга охшарга тырышмагыз, дип әй­тәләр? Чөнки алар кеше­ләрне елата, көлдерә. Күп көлү йөрәкне үтерә. Бик нык шатланырга да, кайгырырга да ярамый. Андый вакытта җен ке­рергә мөм­кин. Кеше бик нык үп­кәләсә, рән­җесә, нык сагышланса да нәтиҗәсе шулай булырга мөм­кин.

Биш яшьлек малайны алып килделәр. Эттән курыккан икән, шуңа тотлыга. Шул мәлне күз алдына китереп, тәүбә итүен, Аллаһы Тәгалә кичерүен сорарга куштым. Сорады. Бер­ничә минутта бу казадан котылды. Чөнки бала кечкенә. Аңа ким­челегеннән котылу ансатрак. Ә олы кеше бу кимчелегенә инде ияләшкән. Бала иманы белән хатын-кыз иманы бер түгел. Бала тизрәк ышана. Кеше нәрсәгә ышана, шул нәрсә тормышка аша. Дөрес, ышанган өчен соң­рак җавап бирәсе бар. Ягъни дө­рес ышанырга, дога укып, Аллаһ­тан башка затлардан ярдәм сорамаска, догалар белергә кирәк. Сораганчы “Әлхәм”, “Колһуал­лаһ”, “Раббанә” догаларын уку яхшы. Менә балага җен кергән икән, аны “Фәләкъ”, “Нәс” догаларын укып сыпырырга кирәк. Бернәрсә дә укымыйсың икән, балаңа җен керү гаҗәп түгел. Бер балага тиктомалдан, кинәт әнисе кычкырган да, ул туктый алмый көлә башлаган. Җен кергән аңа. Догалар укып, баласын сый­парга-сыпы­рыр­­га, үзенә намазга басарга тәкъ­дим иттем. “Юк инде, намаз укый алмыйм”, – ди. Намаз укы­масаң, балаң шулай кала инде. Хәзер еш кына экстрасенс­ларны күрсәтәләр. Алар бит җеннәр белән эш итә. Болай ярамый. Әйтик, экстрасенс: “Шул кыз­ны батырып үтерделәр, әмма хәзер ул кешене төрмәгә утыртырга ярамый, кыз хәзер җәнәттә, аны утыртсаң, ул  хәзер борчылачак, елаячак”, – дип бел­дерә. Әти кеше дә, җи­на­ятьчене утыртуларын сорап гариза язмаячакбыз, кызыбызга гына яхшы булсын, ди. Экстрасенс алдый. Җәннәт ябык бит. Әлегә җәннәт тә, җә­һәннәм ­дә буш. Кыямәт көне җитеп, ахырзаман килгәч кенә, җәннәт-җәһән­нәм ишек­ләре ачылачак. Катлаулы табышмак кебек тоелган күп кенә мәсь­әләләрне  ансат кына чишкән экстрасенслар гади генә мәсь­әләләрдә югалып кала, стена артында торучының ирме-ха­тынмы икәнлеген әйтә алмый, бутала. Чөнки алардан җеннәр көлә. Экстрасенслар җеннәр әйт­кәнне генә кабатлый. Шуңа күрә багучыга барма, башыңа бәла алма, дип әйтә халкыбыз. Юрап юш китерү – куркыныч нәрсә. Тик тыңла­мый­лар.

– Соңгы вакытта Татарстаныбызда байтак кына кеше яман шештән үлә башлады. Экология бозылу, әхлаксызлык нәтиҗәсеме, нәселдән килгән чирләр сизде­рәме – нәрсә бу?

– Кеше күп кенә тыюларны аңламый. Бәла килсә, бик нык кайгыралар, ансатрак казаларны да күтәрә алмыйлар. Чөнки сынаулар кешенең хәлсезләнгән вакытына туры килә. Крипос циклы дигән нәрсә бар. Ул ябылган икән, чир килеп чыгасын көт тә тор.  Онкология, яман шеш, гадәттә, кеше бик кайгырган вакытта килеп чыга. Югыйсә бу дөньяда бер хәс­рәтсез берәү дә юк. Әйтик, трамвайга кергәч, кемнеңдер аягына бастылар, ди. Берәү ачуы чыгып кычкыра башларга мөмкин, икенче берәү, сәбәп биргән­мен­дер дип, аягына басучыдан үзе тыныч кына гафу үтенергә мөмкин. Төрле конфликтлы хәлләр килеп чыкканда, дога укып, теләгең кабул булачагына ышанып, булыш миңа дип, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Менә экология бозылды дип әйтәләр. Югыйсә Казандагы күп кенә предприятиеләр ябылды, хәзер табигать, һава яхшырыр­га тиеш. Ә менә кешеләр чирли.

Аллаһ Тәгалә, мин сезгә тән бирдем, сез аны әманәт итеп сак­ларга тиеш, сез аны ничек сакладыгыз диеп сораячакмын, дип әйтә. Ә хәзер кем саклый? Аракы эчәләр, наркотик кулланалар. Әл­лә нинди вәсвәсәләр бар. Чирли башламыйча, бу хакта уйланмыйлар. Шуннан соң ул, миңа беркем дә, бер ни дә булышмый, дигән нәтиҗәгә килә. Шулай тупыйкта кала. Кешене дару терелтми, Алла­һы Тәгалә генә терелтә. Миңа, син терелтәсең, диләр. Мин түгел, Аллаһы Тәгалә терелтә.

– Күп кенә ир-атлар простатиттан, җенес органнарында ялкынсыну барлыкка килүдән зарлана.


– Простатит пәйда булуның сәбәпләре бик күп төрле. Менә хәзер мода. Бик күп кеше куртка кия, пәлтә таба алмыйсың. Куртка кигән кешегә даими суык бәрә, нәтиҗәдә биле, җенес әгъзалары туңа. Үзләре туңмыйбыз дигән булалар. Шуңа күрә күп ир-ат простатиттан интегә. Әз генә анда җил эләксә, простатада үзгәрешләр башлана. Җенес әгъзасы суыкны да, җылыны да яратмый. Тирләгән килеш суыкка чыксаң, суык бәрә. Шул нәрсәне кешегә аңлату бик кыен. Хәзер күпчелек хатын-кыз куртка киеп йөри, шуңа даими билен туңдыра.  Аңа әйтәсең-әй­тә­сең, барыбер икенче көнне куртка киеп килә. Бу мода яхшыга китерми. Аны ниндидер дизайнер уйлап тапкан, югыйсә башта табиблар белән киңәшергә иде.

– Хәзер эчтән майка кию­челәр сирәк, ялангач бил күр­сәтеп йөрүче хатын-кызлар атлаган саен очрый.

– Дөрес әйтәсез. Хатын-кыз­ларга аптырыйм мин: тукталышларда  аякларын бер-берсенә ыш­кып басып торалар, чөнки туңа­лар, билләрен, җенес әгъза­ларын туңдыралар. Шуңа күрә бала да таба алмыйлар. Әнә Таҗик­станда хатын-кызны бала табудан туктатырга теләсәләр, бозлавыкта йөр­тәләр икән. Нәтиҗәсе билгеле. Аннары геннары үзгәр­телгән ризык куллану да бала табу сәләтен киметә. Әйтик, әф­лисунның орлыгы юк, помидор, алма бозылмый икән,  ул инде куллануга ярамый. Мондый ризыкны таракан да ашамый, ашаса – үлә. Хәзер ашханә­ләрдә тараканнар да калмады бит, шундый ризык ашап үлеп бетте. Кешеләр дә әкренләп үлеп бара, тик бу хәлнең шул үзгәртелгән ризык нәтиҗәсе икәнен сизмиләр. Шу­ның өчен кибеттән алганда игътибар итәргә кирәк: һич югы берсе бозылган булсын. Орлыксыз яшелчә, җиләк-җимеш тә шикле. Корсакта бер нокта бар, аны сак­ларга кирәк. Хатын-кыз билен-корсагын ачып, кендеген күр­сәтеп йөри, шунда салкын тидерә икән, ул бала таба алмаска мөм­кин. Гомумән, кеше сәламәт­легенә зыян китергән нәрсәләр бик күп, без аңлап кына бетермибез. Ашавыбыз да, киенүе­без дә дөрес түгел. Юк-барга кайгыруларыбыз да бихисап. Менә шулар, җыелып, онкология китереп чыгара.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»