поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.11.2016 Шоу-бизнес

Артур&Марат Мәскәүгә китә?!

Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Марат дуэт булып оешканнан соң, егетләр күтәрелеп, тагын да популярлашып китте. Аларның тамашачысы артты, репертуарлары сыйфатлы җырлар белән баеды. Intertat.ru хәбәрчесенә дә чираттагы матур җырларын яздыру шаһиты булырга туры килде.

– Егетләр, иҗатыгызга – 20, дуэт булып чыгыш ясый башлавыгызга 3 ел булды. Минемчә, дуэт барлыкка килгәч, сездә яңа сулыш ачылды. Роберт Миңнуллин да "сезгә башта ук икәү генә җырлыйсы калган" дигән иде. Мондый уңышның сере нидә икән?

Артур: Төркемдә эшләгән чакта ук Вәли белән Азат булмау сәбәпле, икәү генә чыгыш ясарга туры килде. Ләкин ул чакта әллә ничек сәер булды, чөнки икәү генә җырлап өйрәнмәгән идек. Беренче коймак төерле була, диләр. Икенче уртак чыгышыбызда без инде үзебезне башка төрле хис иттек. Менә инде 3 ел матур гына бергә эшлибез. Чынлап та, яңа сулыш ачылган сыман булды, яңа репертуар тупланды. Тамашачы да моны күрә, икенче яктан ачылдыгыз, диләр.

Марат: Барысын да яңа баштан башладык. Хәзер без үз-үзебезгә хуҗа. Җырларны үзебез язабыз, ошамаган очракта үзгәртәбез. Бүгенге көндә дуэт буларак күп эшләр башкарылды. Бик күп җирләрдә концертлар куйдык. Программаны, сценарийны үзебез язабыз. Безгә хәтта алып баручы да кирәк түгел. Тамашаны үзара әңгәмәгә корып алып барабыз. Кешене көлдерү максаты юк, юмор үзеннән-үзе барлыкка килә.

– Авылларда кеше концертка йөрми, диләр. Тамашачы саны күпме булуга карамастан концерт куясызмы?

Артур: Тамашачы саны төрле җирдә төрлечә була. Сүз дә юк, кемдер акча эшләү максатыннан йөри. Ләкин кая барсак та, концерт куябыз. Сер түгел, кайбер артистлар билетларны оешмалар аша сата. Бездә дә андый дуслар бар, тик без андый юл белән тамашачы җыюга каршы. Үз теләге белән килгән тамашачының кул чабуы да, күз карашы да икенче төрле. Аның рәхәте дә шунда.
 
Марат: Биючеләр, администратор белән барлыгы 5 кеше йөрибез. Авылдагы концертлар чыгымнарны каплый алмый, билгеле. Концертлардан соң үзенә күрә бер нәтиҗә ясыйбыз. Ягъни кайда халык концертка яратып йөри, ә кайда тамашачы саны азрак. Күптән түгел генә Арча, Әтнә районнарында концертларыбыз узды, алкышларга күмделәр. Күрәсең халык күңеленә шулкадәр хуш килгән, концертлардан соң тирәк-як авылларга да чакыра башладылар. Әмма авылларга гына түгел, ерак шәһәрләргә дә концертлар белән чыгабыз. Әйтик, Новосибирск шәһәрендә булып кайттык. Томск, Омск якларына да барырга исәп бар.

– Казандагы концертларны нинди ешлык белән оештырасыз?


Марат: Дуэтыбыз ир-егетләрдән торгач, концертны хатын-кызларга багышларга телибез. Ел cаен 8 март тирәсендә гүзәл затларыбызны котлап концерт оештырабыз.
 


– Кайбер артистлар "солянка" ише җыелма концертлар халыкны боза, тамашачыны сольный концертка җыеп булмый, ди. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Артур: Килешмәс идем. Мондый форматтагы концертлар дөнья күләмендә таралган. Италиядә дә, Мәскәүдә дә җыелма концертлар гел булып тора.

Марат
: Җыелма концертларда әле үзенең концертын оештырмаган яшь җырчылар да катнаша. Шулай булгач, ул концертлар халыкны яшь җырчылар белән таныштыру өчен дә кирәк.

– Сезнең дуэтны белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Еш кына чит илләрдә Татарстанны тәкъдим итеп чыгыш ясыйсыз. Читтә яшәүче башка милләт вәкилләренә татар җырлары кызыкмы?

Марат: Гадәттә, чит җирләргә барсак, үзебез белән җыентыкларыбызны да алып барабыз. Бервакыт чираттагы эш сәфәре белән Польшага баргач, кызыклы хәл булды. Поляклар үзебез белән булган бөтен аудиоҗыентыкны алып бетерде. Эләкми калганнары буш диск тотып, җырларны шунда яздырырга үтенеп, чиратка тезелде. Димәк, чыгышыбыз белән полякларда татар җырына карата мәхәббәт уята алганбыз! 

– Татар эстрадасының дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә соңгы арада бик актуаль. "Үзгәреш җиле"нә карата да тәнкыйть күп булды. Сезнеңчә, эстраданы үзгәртергә кирәкме?


Марат: Мин бу фикер белән 100 процент килешәм. Кызганычка каршы, бүген эстрада аяныч хәлдә.

Артур: Әгәр мине эстраданы "чистарту" буенча җаваплы итеп куйсалар, түбәндә йөзеп йөрүчеләрне сәхнәдән читләштерер идем. Бу йөзеп йөрү дә түгел, бу – мәдәниятебезне, сәнгатебезне, булган матурлыгыбызны, тарихыбызны бетерү. Мин бу эшне бер ел эчендә башкарып чыгарырга тырышыр идем. Киләчәгебез бездән тора. Әби-бабайлардан килгән матурлыкны яңартып яшь буынга бирергә тиешбез. "Үзгәреш җиле"нә килгәндә, аны начар проект дип санамыйм. Ул карашыбызны үзгәртүгә бер адым булды. Бер генә әйбер ошамады: катнашучыларның күбесен "Үзгәреш җиле"нә кертмәс идем. Ни өченме? Чөнки талантлы кешегә сәләт табигатьтән бирелә. Андый кешегә укып та торасы юк. Ләкин бүгенге көндә җырчы укырга, белем алырга, нотаны таный белергә тиеш. Акча түләп йолдыз булырга ярамый.
 

 
– Марат, сезнең гаилә – эстрадада бердәнбер, чөнки бездә ире аерым, хатыны аерым дуэтта җырлаучылар әлегә юк. Тормыш иптәшең Линара "Кыю кызлар" дуэтында җырлый. Ул иҗат буенча синең белән киңәшләшәме?

– Хәлемнән килгәнчә киңәш бирәм, ләкин тәнкыйтьләгәнем юк. Алар җырларны үзләре сайлый. Әйтергә кирәк, репертуарлары үзенчәлекле, үзләренә килешә. Үзләрен тотышы, киенү рәвеше, җыр һәм аны башкару белән башкалардан аерылып торалар. Кайбер концертларыбызда "Кыю кызлар" да катнаша. Тагын шунысы кызык: Линараның дуэттагы дусты Рузилә һәм минем дуэттагы дустым Артур – икесе дә Мари Эл республикасының Бәрәңге районыннан. Безнең хәтта үзара дуэт башкару теләге дә бар. Тамашачыга да кызык булыр иде бу.

– Артур, син Вознесение бистәсендәге мәдәният йортында мөдир булып эшлисең. Ике эшне берьюлы алып бару кыен түгелме?

– Авыррак, әлбәттә. Синең белән очрашуга да йөгереп килдем. Хәзерге заманда җаваплылык зур, кәгазь эше артты. Клубны ачылышыннан бирле җитәклим. Беренче көннән үк анда җылы мохит тудырырга тырыштым, өйдән гөлләр алып килдем. Бүгенге көндә бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек: 430 бала төрле түгәрәкләргә йөри. Балаларга зур өметләр баглыйбыз, катнашкан һәр бәйгедән дәрәҗәле урыннар белән кайталар. Гомумән, бәйгедә катнашу – бер баскычка күтәрелү ул. Өлкән буын белән дә эшлибез, аларны онытырга ярамый. Минем хыялым: балалар ансамбле оештыру, яшь буынны эстрадага күтәрү. Талантлы балаларны үстерергә кирәк.

– Белүемчә, репертуарыгыздагы күп кенә җырларның авторы син үзең. Башка артистларның җыр сорап мөрәҗәгать иткәне юкмы?

– Җыр сораучылар бар. Тик мин теге яки бу җырымны башкарырдай җырчыны күрмим. Җыр артистка килешергә тиеш. Килешсә, рәхәтләнем бирер идем.

– Рус телендә башкара торган "Живет девчонка" исемле җырыгыз күпләрне шаккатырды. Ул видео яшен тизлегедәй интернет челтәрен айкап чыкты. Ни өчен рус телендә җыр яздырырга булдыгыз?


Артур: Мин элек-электән рус эстрадасын тыңлап үстем. Татарча бөтенләй җырламый идем. Армиядән кайткач рус телендә берничә җыр яздым. "Живет девчонка" – 1993 елда язылган җыр. Сәнгать җитәкчебез Альберт Зыятдинов ярдәмендә җырны яңарттык, яңа сулыш бирдек. Күпләрнең күңеленә хуш килде ул, үзебез дә рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Инде бу җырыбызны яңа программага да кертергә ниятлибез.

Марат: Без моңа кадәр рус җырларын җырладык. Корпоратив кебек кичәләрдә еш кына русча җырларга туры килә. Ләкин "Живет девчонка" – безнең тарафтан иҗат ителгән русча җырларның беренчесе.
 
– 20 ел халыкка хезмәт итү – аз вакыт түгел. Бу вакыт эчендә үзегез дә, һәрнәрсәгә карашлар да үзгәргәндер?

 
Артур: Олыгайган саен тормышка башка төрле карый башлыйсың, һәр нәрсәдә матурлык күрәсең. Кайвакыт "ник мин рәссам түгел икән?" дип уйлап куям. Миңа агачларның тамырлары ошый, мин кеше кулындагы, битендәге сызыкларда матурлык күрәм. Кайберәүләр җыерчыкларга каршы операцияләр ясый. Безне Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, моны кабул итә белергә кирәк.

– Күп вакытыгызны бергә үткәрәсез. Ялларда күрешәсезме? Гаиләләрегез дус-татумы?


Марат: Еш булмаса да, кунакка йөрешергә тырышабыз. Андый очрашулар кирәк, чөнки балаларыбыз дус булып үсә. Икенче яктан, бергә ял иткәндә, яңа идеяләр дә барлыкка килергә мөмкин.

– Егетләр, иң зур һәм якты хыялыгыз нинди?

Артур: Марат белән Мәскәүгә китеп, берничә җыр белән күренергә телибез. Концертның бер өлешен – татар, икенчесен рус телендә дә оештырырга була бит. Кайбер татар артистлары рус телендә җырлый алмый. Без дә башта икеләнгән идек. Ләкин руслар безнең рус телендә җырлавыбызны ошатты, канатландырды!


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»