|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2016 Ир белән хатын
Әни малайлары белән ничек тормыш көтәргә?
Бу гыйбрәтле кыйссаны күптән түгел Яшел Үзәнгә дустым Нәзирә (исемнәр үзгәртелде) янына кунакка баргач ишетеп кайттым. – Берсе – дүрттә, берсе беренче сыйныфта укучы улларым белән иртәнге якта мал-туар, кош-кортны ашатып-эчертеп, терлек абзарын җыештырдык, юындык-киендек, ашадык-эчтек тә, мәктәпкә барырга чыктык. Бик кечкенәдән кул арасына кергән, әти-әнигә булышабыз дип ихластан сөенеп йөргән, үз бүлмәләренең идәнен, ашаган табак-савытларын үзләре юа белгән, урын-җирләрен үзләре җыештырган, “дәү үскән” улларым белән киңәш-табыш иткәннән соң, әтиебезне мал карау мәшәкатеннән азат иткән идек. Әтиләре совхозда механизатор булып эшләгәнгә күрә, көн саен иртәнге биштә үк чыгып китә, өйгә хәлдән таеп, ярты төн җиткәндә генә, тузанга-майга батып кайтып ава иде. Сәламәтлеге чамалы, чирләсә дә, инвалидлык юллап йөрүдән баш тартты, гаиләм ач-ялангач тилмермәсен, улларым кеше булсын дип, соңгы сулышына чаклы тырышты. Чын ир иде шул, үзен кызганмады, аямады. “Урын өстендә имгәк булып ыңгырашып ятканчы, кеше арасында булуым, эштә егылып үлүем яхшырак”, – дия иде. Сызлануларын безгә күрсәтмәс өчен, тешен кысып түзүе әле дә күз алдымда. Урыны җәннәттә булсын инде, мәрхүмкәемнең. Шуңа рәхмәтлемен: үзе исән чакта балаларга таләпчән, әмма кайгыртучан ата, миңа терәк була белде. ... Мәктәп сукмагына борылуыбыз булды, олы улым: “Әни, карале дәү күсәк Мирхәтне, “атка” атланган! Уф, көлеп үләм ич инде! Төш, ялкау!” – дип кычкырды. Борылып карасам, илле яшенә җитеп килүче хатын алты яшьләр чамасындагы таза бәдәнле малаен җилкәсенә атландырган, үзе шул авырлыктан сорау билгесе кебек бөкрәеп, көзге пычракны ерып, көч-хәл атлап иртәнге савымнан кайтып килә. – Кәримә апа, нишләвең бу? Улың үзең хәтле булган бит инде. Хәзер үк төшереп бастыр җиргә! Янәшәңнән тәпи- тәпи атласын! – мин әйтәм. Олыгаеп тапкан баласы өчен җанын ярып бирергә әзер торган, әмма улында чын ир-ат сыйфатлары тәрбиялисе урынга, чиктән тыш иркә, әнисе итәге астыннан чыкмый торган мәми авыз әвәләргә керешкән гап-гади авыл хатыны ул чакта мине аңламады, хәтта гаеп итте. Без авылдан калага күченгәнгә күрә, гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган бу баладан нинди ир заты үскәнлеген, картайган ата-анасын ниләр белән сөендергәнен күрмәдек. Ә беркөнне базарга баргач, элеккеге күршебез Халисәне очраттым. Сүз иярә сүз чыккач, Халисә: “Узган атнада Кәримәне күмдек бит әле, малае да аның артыннан ук зиратка барып асылынды... – дип, мине шаккатырды. – Иркә малае анасына күрмәгәнен күрсәтте! Берничә мәртәбә өйләнеп караган иде, рәтле- башлы тормыш кора алмады. Ата ялкау, үз-үзен генә яратучы хөрәсән белән кем иза чиксен соң? Чираттагы хатыны өйдән куып чыгарган саен, анасына кайтып егылды. Шул бичараның барлы-юклы пенсиясен талап эчеп ятты. Ким-хур итеп, рәнҗетеп, кайгы-хәсрәтләргә салып, анасын вакытсыз гүргә кертте, имансыз. Соңыннан үзе дә башын элмәккә тыкты”. Нәзирәләрдә үткән бу кичтә бер табын артына җыелган хатын-кызлар (күбесе тәҗрибәле педагоглар) гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү темасына ду китереп бәхәс куертты. Ә мин, кирәге чыгар әле дип, кызыклы фикерләрне күңел сандыгыма сала бардым. Гомерен чит-ят балалар тәрбияләүгә багышлап, үзе ялгыз калган чибәр Зәйтүнә: – Әйтмә дә инде, – дип җөпләде тәрбияче ханымны Нәзирә, – без яшь чакта армиягә бармаган егетләрне кешегә санамый идек. Ә хәзер ата-ана улларын аннан йолып калыр өчен үлә-бетә акча җыя. Улларыбыз көчле, ныклы характерлы, чыдам, максатчан, кайгыртучан булсын өчен, чын ир-атларга хас сыйфатларны алар чүлмәктә утырганда ук тәрбияли башларга кирәк. Егылган икән, анасы йөгереп килеп күтәреп алганны, җайлаганны-көйләгәнне көтеп, авызын җәеп, яман үкереп ятмасын, үзе сикереп торсын! Нәрсәнедер төшереп ватса, гафу үтенсен, үз кыланмышы өчен үзе җавап бирсен. Түксә, үзе сөртеп алсын! Сеңлесе елаганда, юатсын, аның турында кайгыртсын. Ашагач, табыннан рәхмәт әйтеп торып китсен! Үз уенчыкларын үзе юсын, җыеп тутырып куйсын, ватылса, әтисе белән бергәләп төзәтсен. Кылган гамәле өчен кечкенәдән үзе җавап бирергә өйрәнсен! Һәр сабыйның, бигрәк тә ир баланың гаиләдә үз вазыйфасы булсын. Мәчегә сөт саламы ул, гөлләргә су сибәме, идән себерәме, чүп түгеп керәме – эшне җаваплылык тоеп, үзе белеп эшләсен. Эш кушу гына җитми, баланы үсендерә, мактый белергә дә кирәк. – Бер кызыклы хәлне исемә төшердегез әле, – дип сүзгә кушылды хәзерге көндә Казанда яшәүче мөхтәрәм педагог Гөлнур апа. – Каруҗада (Яшел Үзән районы) укыткан чагымда, күршедә мәктәп директоры Рәшит Ибраһимович гаиләсе яшәде. Аның бик тәрбияле ике улы бар иде. Кышка керүгә, әлеге үсмерләр, көн салкын яки буранлы булуга карамастан, һәр ял саен диярлек иртән-иртүк гаражга чыгалар да, әтиләренең машинасын сүтеп җыялар. Әле бер җирендә казыналар, әле икенче җирендәге детальләрне чистартып, майлап урынына урнаштыралар. Мин бу хәлгә аптырап, беркөнне: “Машинагыз бик беткәнмени, Рәшит абый? Нигә малайларыгызны кышкы суыкта тилмертәсез? Совхозның автослесарен чакыртсагыз әйбәтрәк булмасмы?” – дип сүз каттым. – Улларыбыз көне буе юкны бушка аударып, диванда бот күтәреп ятмасын, гаиләдә үзләрен кирәкле кеше итеп тойсын өчен, Бәрия апаң белән аларга иллә дә файдалы шөгыль уйлап таптык бит әле! – дип, гадәтенчә, хәйләкәр елмайды зирәк педагог абзыкай. – Гөлнур ханым, алар – булачак ир-егетләр бит, дөнья көтәсе кешеләр. Авырлыктан куркып үсмәсеннәр. Башларын эшләтергә өйрәнсеннәр. Куллары хәзердән үк эшкә күнексен. Ир-атка техниканы биш бармагы кебек белү тиеш. Машинам бик чыгымламаса да, һәрчак берәр гаебен табам. Иртәнге чәйне эчкәндә: “Әнисе, машинабызның кай төшедер шакылдый башлады әле, аңа утырып юлга чыгарга да куркыныч. Иртәгә районга җәяү чыгып китәргә туры килер, ахрысы. Соңгы араларда тормозы да юньләп тотмый шикелле”, – дигән кебек сүзләр ычкындырам. “Карарга вакытым юк. Аны көйләргә-төзәтергә үземнең хәлдән килеп бетмәс кебек. Бу эшне булдыклы улларым башкарып чыкса гына инде”, – дип, үсмерләрнең салпы ягына салам кыстырам. Үзләренә шулчаклы зур ышаныч күрсәткәнгә сөенеп, аларның күзләре очкынлана. Әниләре әйткәнне дә көтмичә, гаражга чыгалар. Иртәдән кичкә кадәр казынсалар казыналар, җимерек җирне эзләп табып, төзәтергә тырышалар. Иң гаҗәбе: булдыралар бит! Эшләгәннәре минем өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен. Улларым мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәнсен, башкарган эшләре өчен җаваплылык хисе тойсын дип шулай эшлим мин”, – дип шаккатырды. Көнчыгышта киң таралган гыйбарә бар: “Кәрван оазис янына килеп туктагач, суны беренчеләрдән булып дөяләр эчә, чөнки аларның куллары юк. Икенче булып – ирләр, чөнки аларның түземлелеге аз. Хатын-кызлар – иң соңыннан, чөнки аларга сабырлык хас”. Балалар тәрбияләүдә, өйдәге ир-атны көйләүдә күркәм сабырлык җитсә икән ул! Күпме бәла-каза килеп чыкмый, ничаклы язмышлар яраланмый калыр, ул-кызларыбыз, оныкларыбыз тигез канатлар астында кадер-хөрмәттә үсеп, дөрес тәрбия күреп, чын кешеләр булып формалашыр иде, дип әйтәсем килә. – Кая карама – хатынша! – дип борынын җыерды Зәйтүнә туташ. Кунактан кайткач, үзем дә ике ул үстергән, өч оныкның дәү әнисе булган, 25 ел дәвамында мәгариф системасында тир түккән тәҗрибәле педагог буларак, бу хакта уйланып йөрдем. “Шәхесне кайчан формалаштыра башларга?” – дигән урынлы сорауга җавап эзләп, китаплар актардым, Интернетта казынып утырдым. Психологлар чын ир-егетне өч (!) яшьтән тәрбияли башларга куша. Әниләр, әбекәйләр, белгечләр фикеренә колак салыгыз! Сез йә: “Мин – ир кеше, мин моны үзем булдырырга тиеш!” – дип фикер йөртүче, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, көчсезләрне якларга, сакларга, кайгыртучанлык күрсәтергә сәләтле, ихтыяр көченә ия чын ир-ат тәрбияләргә керешәсез. Йә балагызның иреген тулаем чикләп, аны үзегезнең әмерләргә буйсынган колга әверелдереп, киләчәктә һәр узган-барган аяк сөртеп китәрлек җебек “идән чүпрәге” үстерәчәксез. Хәер, усал аналары даими изеп торган малайларның кайберсеннән хатын-кызны күралмаучы, кансыз бәндәләр үсеп чыккалавы да сер түгел. Изге Коръәндә Ана хакы күпкә өстен куелса да, Бала хакы дигән төшенчә дә бар. Балаларыбызны кимсетмичә, артык иркәләмичә, олы кешеләргә тиң күреп, алар белән санлашып, киңәшләшеп яшәсәк, газизләребез киләчәктә бәхеткә тиенер, безнең дә җаныбыз тыныч булыр. Чын ир кеше чыдам булырга, үз-үзен җиңәргә, ялгыша һәм аны төзәтә белергә, кирәксә, тупас, тиешле урында назлы булырга, үз сүзләре, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш диләр белгечләр. Сүз дә юк, бала-чага, бигрәк тә ир бала, дөньяны актив танып белергә омтыла, ул даими хәрәкәттә. Юлында очраган әйберләрнең асылына төшенергә омтылып, төбенә төшеп, өстенә менеп, эченә кереп, тотып, татып, тәмләп караган чакта, вата, җимерә, борынын каната, сугыша, ялгыша, шул рәвешчә чын ир-егет булырга өйрәнә. Моның өчен аны битәрләргә кирәкми. Киресенчә, ана зирәклеге күрсәтеп, сабырлык белән аңа алга таба бару юлын күрсәтү зарур. Бала үзен аңлауларын, яратуларын белеп, тоеп, мәрхәмәтле, горур, чыдам, кешелекле булып үссен. Катлаулы, катмарлы, кырыс, шул үк вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч дөнья тиздән алар кулына күчәсен онытмыйк.
Хәмидә ГАРИПОВА, Казан |
Иң күп укылган
|