|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2016 Шоу-бизнес
"Эссе" егете Нияз Вәлиев дүртенче тапкыр әти булган"Эссе" төркеме солисты Айрат Ильясовны күреп, ишетеп торабыз: ул телетапшыру да алып бара, радиода да эшли. Ә менә Нияз Вәлиевны халык югалтты. Баксаң, Нияз студиядә артистларга җырлар язу, җырларга аранжировка ясау белән шөгыльләнә икән. Ул гына да түгел, күптән түгел Ниязның дүртенче баласы туган! – 8 октябрь көнне дүртенче балабыз Сафия туды. Олы улыбыз Кәримгә – 8, Әнвәргә – 5, кызыбыз Ясминәгә 3 яшь. Казанда үз фатирыбызда яшибез. Бүгенге көндә яраткан эшем белән шөгыльләнәм: танылган артистларга җырлар язам, аранжировка ясыйм. Тормышымнан канәгатьмен, Аллага шөкер. Әлегә кабат сәхнәгә чыгу теләге белән янмыйм. Яңа җырлар да бар, ләкин аларны дөньяга чыгару, клип төшерү бик чыгымлы, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Нияз Вәлиев.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|