поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.11.2016 Шоу-бизнес

Зәринә Хәсәншина клип төшергәндә нәрсәдән оялган?

Бер дә ялындырып тормыйча, төп-төгәл вакытында очрашуга килгән Зәринә белән бик тиз уртак тел таптык. Ул үзен иркен һәм гади тотуы белән сок­ландырды.

– Зәринә, «Мәхәббәт йолдызым» җырына клип төшерәсең икән...
– Төшерү процессы әйбәт кенә узып китте. Әле төшергәннән соң да мин берничә көн җирдән өстәрәк йөрдем. Салкын көннәргә туры килсә дә, тирә-юньдә булган матурлык җылытып торды үзебезне. Клип бер-берсен яратып йөрүче егет һәм кыз, аларның саф, чиста мәхәббәте хакында. Геройлар икесе дә хыялый. Дөньясы шартлап китсен шунда, аларга барыбер.
–Көз айларында күбрәк сагышлы җырларга клип төшерергә яраталар. Син ни өчен бу ел фасылын сайларга булдың?
–Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Клип төшерү күптәнге хыялым иде. Инде әти-әни дә: «Төшерергә кирәк», – дип әйтә башлады. «Нишләп клип төшермисең?» – дип язучылар да күп булды. Бу җәйдә инде хыялларны чынга ашырырга булдым. Әмма көтә-көтә, эзләнә-эзләнә бу эш көзгә калды. Юкка түгелдер, чөнки әлеге җыр да көз көне иҗат ителде, көз көне яздырылды, социаль челтәрләрдә дә ул шул чорда чыкты. Һәм мин үзем дә сары төсне үлеп яратам.
– Әти-әни дә клип төшерүемне теләде дисең, димәк, алар синең сайлаган юлны хуплый?
– Әйе, Аллага шөкер, әти-әни беркайчан да җырлавыма каршы төшмәделәр. Алар миңа этәргеч ясап тора һәм шул ук вакытта төп тәнкыйтьчеләр дә. Әнием үзе җырчы булмаса да, кечкенәдән мине сәхнәдә ничек үз-үземне тотарга кирәклегенә өйрәтте. Ә әти инде күбрәк тышкы кыяфәткә каты тора.
– Әти-әниеңнән кала тәнкыйтьләүчеләр бармы?
–Тәнкыйть сүзләрен еш ишетмим, тик алай да, сирәк булса да, каты гына әйткәләгәннәре булды. Мөслимдә бер абый сәхнә артына кереп, җырымны, күлмәгемне, сөйләвемне тәнкыйтьләп чыгып китте. Бу аның фикере – тыңлаучы фикере, моны ишетә белергә кирәк, әлбәттә. Әле күптән түгел генә «Казан егетләре» белән гастрольләрдән кайттык.
– «Казан егетләре» усал түгелләрме?
– Мин аларга 18 яшемдә килеп эләктем. Без беренче көннән үк дуслаштык, үзенә күрә ниндидер туганлык хисләре дә бар, алар миңа абыйларым төсле. Без инде бер гаилә кебек.
– Клипка әйләнеп кайтсак, төп геройның берсе – син, ә берсе?
– Минем күптән уйлап йөргән кешем бар иде. Әмма мин аңарга әйтергә оялдым. Ул сәхнә кешесе, күпләр аны беләләр. Клип төшерергә тотынгач, мин бу кеше турында видеограф, клипмейкер Айдар Валиулловка әйттем. «Әйе, бик әйбәт, бик туры килә»,– диде. Нәтиҗәдә, мин әлеге кешегә мөрәҗәгать иттем. Ул бик тиз ризалашты. Тиздән әлеге клипны социаль челтәрләрдә, телевидениедә күреп булачак.
 
 

 


Алсу ЗИННУРОВА, КФУ студенты
Шәһри Казан
№ --- | 12.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»