поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2016 Матбугат

Ризәлә Исмәгыйлева: «Безне «халык радиосы» диләр, шул исемне аклыйсым килә...»

Бүген, Аллага шөкер, тәүлек буе татарча сөйли торган радио каналлары байтак. Әмма яхшыларның да яхшылары була дигәндәй, ни өчендер күпләр соңгы вакытта машинада барганда да, өйләрендә дә, бакчада ял иткәндә дә 93,5 дулкынында эшләүче «Тәртип FM» радиосын тыңларга ярата. Белгәнебезчә, көчләп яраттырып булмый.

Берәүләр бу канал аша ретро җырларны тыңлап хозурланса, икенчеләрне алып баручыларның ягымлы, ипле, саф татарча сөйләмнәре җәлеп итә. Бүгенге кунагыбыз – «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире, шул ук вакытта алып баручы – Ризәлә Исмәгыйлева.

– Ризәлә, иң әүвәле исемеңә «бәйләним» әле, нинди мәгънәне аңлата ул? Без яшь чакта Рүзилә, Рәзинәләр бар иде, ә менә Ризәлә, чыннан да, хәзер дә колакка ятрак яңгырый.
– И-и, Атлас абый, Сез бигрәк инде. Үзегезнең исемегез дә сәер яңгырый бит. Ә чын дөресен әйткәндә, исемемнең нәрсә аңлатканын төгәл генә әйтә алмам ахры. Аны миңа дәү әнием Мәрьям, ягъни әбием куштырган. Ризәлә – нәни генә кыйсса дигәнне аңлата икән, урысча әйткәндә миниатюрное сочинение була инде.
– Сөйләме чиста, дикциясе яхшы, һәрчак әдәби татар телендә сөйләүче кыз кайсы якларда туып-үсте икән? Әти-әниеңнәр кемнәр?
– Яшел Үзән районы, Зур Күлбаш авылында Әминә һәм Котдус Закировларның тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти-әнием олы йөрәкле, бик эшчән, җор телле, шаян сүзле гап-гади кешеләр. Әти совхозда хуҗалык эшләре мөдире (завхоз), умартачы булып та эшләде, әни төрле эшләргә йөрде. Икесе дә көне буе эштә, өйгә кайткач инде абзар тулы мал-туарны карыйсы, мең төрле йорт мәшәкатьләренә чумасы, биш бөртек баланы тәрбиялисе дигәндәй. Мәрхүм әтиебез алтын куллы кеше иде. Эшендә дә менә дигән итеп хезмәт куйды, өйдә умартасын, бакчасын да карады, безне тәрбияләргә дә вакыт тапты. Мин аның бервакытта да «уф, ардым, туйдым» дигәнен хәтерләмим. Авыл-да безнекеннән матур тау, безнекеннән яхшырак би-зәлгән чыршы булмагандыр. Үзенең ауга йөри торган киң чаңгыларына безне дә утыртып, урман уртасындагы умарталыкка кадәр кар өстеннән өстерәп баручылар сирәктер. Чикләвеккә, җиләккә йөрүләр, печән чабулар, мәктәп җыелышлары, өйдә бергәләп безнең укуны, көндәлекне тикшерүләр... Иншаларыбызга эпиграфка кадәр әти яза иде безнең. Шуңа да бала чагыбыз искиткеч, әйбәт үтте дип әйтә алам. Хәзерге көндә авылда түгел, шәһәрдә яшәп тә гаиләсенә, балаларын тәрбияләргә вакыт таба алмаган аталарга исем-акылым китә.
– Биш бала үстек дидең. Алар хәзер кемнәр, кайларда эшлиләр?
– Апам Зөлфия укытучы һөнәрен сайлады, күрше Карауҗа авылы мәктәбендә эшли, хәзер директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары. Абыем Нәҗип белән сеңлем Рәмзия «Татэнерго» җәмгыятендә эшлиләр, энебез Нияз дин юлыннан китте – Казандагы «Ярдәм» мәчетендә эшли.

Гаиләсе белән.

– Ризәлә, әдәбиятны-сәнгатьне яратуың шигырьләр укуыңнан да сизелеп тора, әле үзең дә шигырьләр язгансыңдыр.
– Әбиләрдән, әти белән әнидән Тукай шигырьләрен, хикмәтле сүзләрне, кыйссаларны, мәкальләрне ишетеп үстек. Үзебезнең авыл мәктәбендә укыганда ук ши-гырьләр яза идем. Карауҗа мәктәбенә күчкәч махсус әдәби түгәрәккә дә йөреп алдым. Үзебез язган ши-гырь-ләрдән, иншалардан әдәби стена газетасы да чыгара идек.
– Димәк, әдәбиятка, журналистикага тартылу мәктәп елларыннан ук башланган?
– Шулай дип тә әйтеп була. Мәктәпне тәмамлагач, үзем укыган Карауҗа мәктәбендә бер ел укыттым әле мин, шуннан соң Казандагы 1 нче номерлы педагогия көллиятенә укырга кердем. Шунда укыганда ук параллель рәвештә урыс балаларына татар теле укыттым. Диплом алгач, 14 нче гимназиядә башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Кияүгә чыгып, беренче улым тугач, декрет ялыннан соң «Дулкын» радиосына эшкә килдем. Бу вакытта инде мин университетның журналистика һәм социология факультетына читтән торып укырга кергән идем.
– Бер генә радиога да хезмәткәрләрне конкурссыз эшкә алмаганнарын беләм. Син әле «Дулкын»нан соң «Тәртип FM»га килгәнче «Татар радиосы»нда хезмәт куйгансың. Аларда эшләү сиңа иҗади үсү юнәлешендә, тәҗрибә туплау өлкәсендә берәр нәрсә бирдеме?
– Ник бирмәсен, бирде. «Дулкын» радиосында минем «Бер җылы сүз» дип аталган үз тапшыруым бар иде. «Татар радио»сына да зур конкурс үтеп килдем мин. Анда да зур иҗат мәктәбе үттем. Туры эфирга чыкканда да баш мөхәрриребез безгә сиздермичә генә тапшыруны яздырып барып соңыннан үзебезгә тыңлата иде. Хаталарыбыз күп булса, ипләп кенә аңлата. «Син үзең моңа ризамы?» – дип әйтә иде. «Татар радио»сында эшләгән унөч елымны бик сагынып искә алам. Баштагы елларда мин анда «Язмыш» тапшыруын алып бардым. Соңрак музыкаль редактор һәм баш мөхәррир вазыйфаларын башкардым. Нигездә күңел ачу радиостанциясе саналган радиода «Иман нуры» дигән тапшыру булдырдык. «Сине эзлим» дигәне бүген дә үз эшен дәвам итә. «Жди меня»ның Казандагы үз хәбәрчесе Илгизәр әфәнде һәм «Ватаным Татарстан» гәҗите белән берлектә бик күпләрне кавыштырдык, табыштырдык.
– Ә соңгы өч елда син эшләгән «Тәртип FM» башкалардан нәрсә белән аерыла? Белүемчә, ул баштагы чорда җырлар гына тапшырды. Эфир вакыты да тәүлек буе түгел иде бугай. Ә хәзер әнә радиотыңлаучыларның күңеленә бик тә хуш килгән байтак даими тапшыруларыгыз бар. Әйдәгез, бераз радиогызның эчке кухнясын ачыйк әле.
– Әйе, тоташ җырлар гына биреп халык күңелен яулап булмыйдыр ул. Инде күпләр өчен даими тыңлау ихтыяҗга әйләнгән тапшыруларыбыз көннән-көн арта бара. Мәсәлән, «Тел дигән дәрья бар», «Тукай укулары», «Саф вә Раушан көзге» дигән тапшырулар исемнәреннән үк күренгәнчә, бүгенге көндә дә бик актуаль булып кала биргән телебез, аның чисталыгы, халык җырлары, рухи халәтебез хакында. Аларны Мөслимдә яшәүче тәҗрибәле укытучы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева алып бара. Гасырлардан гасырларга күчә килгән бай мирасыбыз хакында сөйләүче «Безнең мирас» тапшыруы да шуңа аваздаш. Аның алып баручылары – күренекле әдип һәм язучыларыбыз Хатыйп Миңнегулов белән Ләбиб Лерон.

«Мөһаҗирләр», «Калеб» һәм «Галиҗәнап театр» тапшырулары да тыңлаучыларыбыз күңеленә хуш килде. «Чакырылмаган кунак» та рейтингын гел өскә таба күтәреп бара. Балалар өчен һәр кич саен әкиятләр бирә башладык. Алга таба әниләр һәм киленнәр өчен дә табиб, психолог киңәшләре бирергә исәбебез бар.

«Тәртип FM» – әллә ни акыл өйрәтми генә, гап-гади мисаллар белән кешеләрне тәрбияләү юнәлешендә эшли.


Хезмәттәшләре белән.

– Сез спортка да киң урын бирәсез, сәламәт яшәү рәвешен даими пропагандалыйсыз. Сәйдә абыстай Аппакова белән Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр дип уйлыйм. Тикшереп караганыгыз юкмы, сезне кайсы яшьтәгеләр күбрәк тыңлый икән?
– Сораштырулар һәм безгә мөрәҗәгать итүчеләрдән чыгып фикер йөрткәндә күбрәк өлкән яшьтәгеләр тыңлый безне. Башка радиостанцияләрдә эшләүче коллегаларыбыздан «60+» дигән кимсетү сүзләре дә ишеткәләгәнебез бар. Янәсе, безне тыңлаучыларның күбесенең алтмыштан өстәрәк булуына ишарә инде бу.
– Ризәлә, үзеңнең гаилә хәлләре белән дә танышыйк инде.
– Ирем Ленар машина йөртүче булып эшли. Ике улыбыз бар. Олысы Инсаф Казан федераль университетының икенче курсында укый, инглиз-төрек телләрен өйрәнә. Кечесе Ильяс әле икенче класста гына.
– Быел җәй ял итәргә кая бардыгыз?
– Кырымда булдык. Диңгездә дә коендык, тауларга да мендек, Кырымның бөтен истәлекле урыннары белән танышып чыгарга тырыштык.
– Шәһәрдә бакчагыз бармы соң?
– Юк. Безнең авыллар якын бит. Шәһәрне макта, авылда тор диләрме әле. Әниләр янына кайтып, бакча чүбе утасаң да рәхәт. Мин үзем әни кебек җиләк, гөмбә җыярга яратам. Әни әле алар өстенә дару үләннәре дә җыя, аларны киптерә, безгә тарата.
– Ризәлә, әңгәмәбез башында без синең шигырь язуың хакында сөйләшкән идек. Хәзер дә язасыңмы?
– Языла инде ул эш арасында, тик минем аларны бергә җыештырып бетерә генә алганым юк, кайсы кайда аунап яталар шунда. Махсус шигырь язам дип утырганым да юк. Әнә беркөнне генә хезмәттәшем Райнур Шакиров «И, Аллам, миңа урындык сабырлыгы бирсәң иде. Кемнәр генә миңа артын куйса да, үз аягымда басым калсам иде» дигән Кытай мәкален укыды да мин шунда ук әлеге мәкальне шигырь юлларына әйләндердем.

«Бер урындык сабырлыгы
Бир син миңа, яраббым.
Аягымда калсам иде,
Меңнәр куйса да артын»,
– дип язып куйганмын.

– Хезмәттәшләр дигәннән, штатта эшләүчеләр сез әлләни күп түгел бугай?

– Әйе, миннән кала менә дигән алып баручы һәм даими тапшырулар авторы Ләйлә Ялалова белән Райнур Шакиров – төп көчебез. Ул мәгълүмат һәм спорт яңалыкларын алып бара. Тавыш режиссерыбыз Алмаз Сәйфетдинов та радио оештырылганнан бирле эшли. Баштарак татарчасы әллә кем түгел иде, хәзер шулкадәр остарды, кайбер сүзләрне дөрес әйтмисез дип безне төзәтеп утыра.
– Яшерен-батырын түгел, халыкка сезнең ретро җырларыгыз бик ошый. Аларны ничек тупладыгыз?
– Бөртекләп җыйдык инде. Элеккеге пластинкалардан да күчереп алдык, кассеталардан да, әле мондый туплау хәзер дә дәвам итә. Игътибар иткәнегез бармы, элегрәк башка радиостанцияләрнең күбесендәге шикелле җыр авторларын игълан итеп тормый идек, әмма радио тыңлаучыларыбызның йөзләгән тәкъдимнәрен искә алып, авторларын да күрсәтәбез.
– Чыннан да, Сез, күз генә тимәсен, көннән-көн радиотыңлаучыларга якыная барасыз, аларның күңеленә хуш килгән тапшыруларыгыз да арта бара...
– Теләгебез бер генә: «Тәртип»нең гомере озын булсын иде. Халыкның күңелендә туган ихтыяҗ белән безнең мөмкинлекләр туры килсен иде. Барыбызга да гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, дөньяларның тыныч булуын телим.


Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 11.11.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»