поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.10.2009 Матбугат

ҮЗ ТУКСАНЫБЫЗ – ТУКСАН

Киләсе елның 22 гыйнварында газетабызга 90 яшь тула. 90 яшь – ул мизгел генә түгел, ә зур гомер, зур чор. Аның һәр елы, хәтта һәр көне үзе бер тарих. Әйдәгез, бүген ун елга гына артка чигенеп, газетабызның 20 нче гасырның соңгы елы – 2000 нче елда ниләр язганы белән кызыксынып карыйк әле.

Гыйнвар

 

 Газетабыз 2000 нче елга 102422 укучысы белән аяк баскан. Ул вакытта газетага ярты елга язылу бәясе 72 сум булган.

 

 Ил белән яңа кеше – РФ президенты вазыйфаларын башкаручы Владимир Владимирович Путин идарә итә. Борис Ельцин Яңа ел төнендә Русия халкына мөрәҗәгать итеп, гафу үтенгән: “Мин сездән гафу үтенергә телим... Сезнең белән безнең күп кенә хыяллар чынга ашмаган өчен. Безгә гади генә тоелган нәрсәләр дә бик газаплы булды. Бер тайпылу, бер ыргылу белән соры, торгынлыклы, тоталитар үткәнебездән якты, бай, цивилизацияле киләчәккә сикереп булуына ышанучы кешләрнең кайбер өметләрен аклый алмаган өчен гафу итүегезне сорыйм”, -- дигән.

 

 “Т.Я.” га 80 яшь тулу уңаеннан укучылар арасында “Теләкнамә” дигән бәйге оештырылган. Беренче урынны даими авторыбыз Марс Ахунов алган.

 

 Чечняда сугыш дәвам итә. Арчада Чечняның Грозный шәһәреннән килгән качаклар – 20 дән артык кеше яшәгән. Бистә халкы аларга азык-төлек, урын-җир белән ярдәм иткән.

 

 Республика Президенты Минтимер Шәймиев “Т.Я.” сорауларына җавап биргән. Президент үзенең “Татарстан яшьләре” газетасын студент елларында, ягүни 1954-55 елларда укый башлавы, матбугатка мөнәсәбәте турында сөйләгән. “Миңа газетагыз ошый. Материаларны кыска итеп, кеше күңеленә үтәрлек итеп, халыкчан итеп бирә беләсез”, -- дигән.

 

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә туган көнебезне уздырганбыз. Бәйрәмебез түрендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премҗер-министр урынбасары Илгиз Хәйруллин, матбугат эшләре, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры Зилә Вәлиева һәм башкалар булган, артистлар, журналистлар котлаган. Фотоларга караганда, бик күңелле бәйрәм иткәнбез.

 

Февраль

 

Укучыларыбыз саны тагын 2578 гә арткан.

 

 90 яшендә (91 туларга берничә көн кала) язучы Әмирхан Еники вафат булган.

 

 Март

 

 Казанлылар ишек алдын чистарткан өчен азрак түли башлаган. Ә балалар бакчалары өчен түләү 15 процентка арткан. Ул вакытта иң арзанлы балалар бакчасы өчен ай саен – 120, иң кыйммәтлесенә 170 сум түлисе булган.

 

 “Т.Я.” укучылар арасында Русия президенты сайлаулары уңаеннан “Путинный сайлыйсызмы?” дигән бердәнбер сорау белән анкета игълан итекән. Җаваплардан күренгәнчә, Путинны өнәп бетермәүчеләрнең дәлилләре мондый:

 

– Ул – Ельцин варисы.

 

– Чечняда сугыш башлады.

 

– Диктатура урнаштырырга һәм Татарстанның суверенлыгын кысарга мөмкин. Хуплаучылар исә аның яшь, энергияле, гади булуын, теләсә-нинди сорауга кистереп җавап бирүен, таләпчәнлеген, башлаган эшен ахырына җиткерә белүен әйткән.

 

 Казанга тиз генә Владимир Путин (әле президент түгел) килеп киткән. Сәфәренең сәбәбе Казанның мең еллыгы, тузган торак программасының үтәлеше, КамАЗ, Татарстан очкычлары белән кызыксыну дигәннәр. Очрашуга журналистлар кермәгән.

 

 Русия президентына сайлауларда Владимир Путин җиңеп чыккан. Икенче урында – Геннадий Зюганов.

 

 Республика клиник сырхауханәсендә гадәти булмаган операция ясалган. Русия медицинасы тарихында беренче тапкыр 47 яшьлек әти кешенең бер күкәен улына күчереп утыртканнар.

 

 Апрель

 

 Моңарчы кулланылышта йөргән иске чекларга алмашка яңалары – яшел төстәгеләре килгән. Ак төстәге 5 сумлык “коммуналь” һәм 2 сумлык “азык-төлек” жетоннары үз көчендә калган.

 

 Республикада аракы сату 40 процентка кимү сәбәпле, Татарстан хөкүмәте карары белән якындагы ике айга 2000 нче елның 1 гыйнварына кадәр булган бәяләрне кире кайтарганнар.

 

 Чечня сугышында өч ай эчендә 21 татарстанлы һәлак булган.

 

 5-10 сыйныфларны тәмамлаучыларның барлык имтиханнардан азат ителүе турында хәбәр чыккан. Алар бер фәннән контроль эш кенә эшләгәннәр. Бу чара балаларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән үткәрелгән.

 

 Агыйделдә 8 метрга су күтәрелеп, Уфаның өч йөзләп йортын су баскан.

 

 Чаллыда моңарчы таныш булмаган грипп чире белән 470 кешене сырхауханәгә салганнар. Көн саен иллешәр кешене сырхауханәгә озатканнар.

 

 Май

 Бөек Ватан сугышында җиңүгә 55 ел тулу уңаеннан зур чаралар уздырылган. Ул вакытта Татарстанда 37 мең сугыш ветераны яшәгән.

 

 Казанда гарасат вакытында бер бинаның түбәсен очырып төшереп, 43 яшьлек хатын-кызны бәреп үтергән.

 

“Евровидение” конкурсында 16 яшьлек Алсу икенче урынга чыккан. Ул беренче урынга чыккан дуэттан (Дания) 40 кына тавышка калышкан.

 

22 май көнне бездә “Сөембикә” җир асты казу комплексы эшли башлаган. Бу --Казан метросы төзелеше тарихына кызыл белән язылган көн.

 

Июнь

 

 Язучы Гариф Ахунов вафат булган. Аны үзенең туган ягы Арчада җирләгәннәр.

 

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уракта зур уңыш күрсәтүчеләрне бүләкләячәкләре турында игълан иткән. 40 нчы елларның мәшһүр комбайнчысы Рифкать Кәлимуллин призын иң яхшы 10 механизаторга вәгъдә иткәннәр. Һәр приз 1 мең доллар булган.

 

 Казанның салым инспекциясе сихерчеләр, күрәзәчеләр, багучылар һәм тылсымчыларның эшен тикшерә башлаган. Аларга касса аппараты булдыру таләбе куелган.

 

 Чыганакларга нигезләнеп: “Августта доллар утыз сум чиген узар дип көтелә. Азык-төлек бәяләре дә шул килеш кенә калмаячак, – дип фаразлаганбыз. – Эш шунда ки, җәй уңышка бай булмаячак, җитмәсә, саранча өеме дә котырып теңкәгә тиячәк. Шунлыктан азык-төлекне чит илдән кайтарырга туры киләчәк.”

 

 19 июнь көнне Яшел Үзән, Әтнә, Кайбыч, Югары Ослан һәм Арча районарында яңгыр катыш көчле җил давылга әйләнеп, зур зыян салган. Биектау районының Юртыш авылында 50 яшьлек бер хатын-кызны агач басып үтергән, бер Әтнә районында гына да 6 авылның торак йортлары һәм биналар түбәсе җимерелгән, 16 тимер-бетон багана ауган.

 

 Казанда “Вся Россия-2000” фестивале узган. Анда бөтен ил журналистлары җыелган. “Иң күп таралучы республика газетасы” номинациясендә без җиңеп чыкканбыз.

 

 Шул ук атнада башкала Сабан туена унлап чит илнең Русиядәге илчеләре килгән. Сабантуйда Русия Президенты Владимир Путин катнашкан.

 

 25 июньдә Алсу Казанда беренче тапкыр концерт биргән. Стадионга 13 мең тамашачы җыелган. Җырчыга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бөгелмәдә Алсу бушлай концерт куйган.

 

Атна буе гарасат котырган. Гарасатның беренче көнендә генә дә республикага 114 миллион сумлык зыян килгән. Кукмара районында 1020 гектар җирдә яңадан чәчү үткәргәннәр.

 

 Төньяк Осетия башкаласы Владикавказда төсле яңгыр яуган. Шәһәрдә бөтен машиналар шәмәхә-алсу төскә манчылган.

 

 Әлки районының “Дружба” хуҗалыгын саранча басып алган. Алар республикага Улҗян өлкәсеннән килгән.

 

 Республикада яңа прокурор итеп Кафил Әмиров билгеләнгән.

 

 Июль

 

 Татарстанда яшәү минимумы 822 сум 60 тиен булган.

 

 Кукмара районының Тукай исемендәге күмәк хуҗалыгы фермасында берьюлы 22 сыерны яшен суккан. Шарлы яшен фермалар буйлап йөргән.

 

 Кама елгасы аша Саескан тавы авылы янында төзелеп ятучы күпернең беренче торыгын урнаштырганнар.

 

 Гөмбә җыярга хирыс Пузовлар гаиләсе 3 кг 85 грамм авырлыктагы гөмбә тапканнар.

 

 “2001 елның уку елы башыннан балаларыбыз әлифбаны латин графикасына нигезләнгән яңа хәреф системасында үзләштерә башлаячак. Ә латин графикасына күчеп бетү ун ел дәвамында башкарылырга тиешле мәсьәлә”, -- дип язганбыз.

 

 Башкаланың санэпидкүзәтүе урамнарда карбызны кисеп сатуны тыйган.

 

 Актаныш районында ике авыл чәкәләшкән. Качкын авылыннан 14 кеше үзара “аңлашу” нияте белән күршедәге Усы авылына килгәннәр, анда аларны күсәкләр белән коралланган 15 егет каршы алган. Каты тән җәрәхәтләре алучыларна сырхауханәгә озатканнар.

 

 Түбән Камада урамда көнбагыш сатуны тыйганнар. Сәбәбе – көнбагыш ашаган берничә кеше сифилис һәм тычкан авыруы йоктырган.

 

 Кама Тамагы районында җәй уртасында сыерлар көненә нибары 3,5 кило сөт биргәннәр. Район башлыгы Президент алдында: “Сыерлар туберкулез белән авырый бит”, – дип акланган.

 

 Казанда 14 кеше эсселектән үлгән.

 

 15 июль көнне иң көчле магнит давылы булган. Ул күп кенә техниканы һәм электрониканы сафтан чыгарган, радио элемтәсен бозган.

 

 Алексеевск районында 15 көнлек карантин игълан ителгән: район үзәгендәге азык комбинатына себер язвасы белән зарарланган ит эләккән.

 

 Борис Березовский үзе теләп Дәүләт Думасыннан киткән. Китүенең сәбәбен: “Минем бу илдә авторитар режим урнаштыруда һәм илне җимерүдә катнашасым килми”, – дип аңлаткан.

 

Республикада кабат көчле гарасат булган. Казанда җил өзгән электр чыбыгы астында калып бер ир-ат җан-тәслим кылган. Минзәлә районында 70000 гектар игеннең өчтән бере диярлек җир белән тигезләнгән, 5 мәктәп, 2 мәдәният йорты, 8 ындыр табагы, торак йортлар түбәсез калган. Татарстан буенча 220 миллион сумлык зыян килгән.

 

 Буа районы үзәгендә ипигә кытлык булып алган. Сәбәбе – он булмау.

 

 Август

 

 Электр энергиясе бәясе 2,1 тапкырга арткан.

 

 Биектау урманы өстендә, Кукмара турысында оча торган тәлинкә күргәннәр.

 

 Чүпрәле районында 23 яшьлек ханым өч игезәк бала тапкан. Имеш-мимешләр буенча, аның берсе кара тәнле булган.

 

Баренц диңгезендә Төньяк флотының иң яхшы атом су асты көймәсе -- “Курск” баткан. Анда 118 кеше һәлак булган. Русиядә матәм көне игълан ителгән.

 

 2001 елның 1 гыйнварыннан Русия Үзәк банкы әйләнешкә 1000 сумлык кәгазь акча чыгара башлаячак дип хәбәр иткәнбез.

 

Мәскәүнең Останкино телебашнясында көчле янгын булган.

 

 ТР “Латин графикасы нигезендә татар алфавитын булдыру турында”гы законын үтәү максатыннан Министрлар Кабинетында “Латин графикасы нигезендә татар орфографиясендә яңа кагыйдәләрне раслау турында”гы карарга кул куелган.

 

 Сентябрь

 

Саескан тавы янында Казаннан Базарлы Матакка кайтучы рейс автобусы Кама елгасына төшеп киткән. Фаҗига нәтиҗәсендә, 13 кеше үлгән, бер пассажир хатын белән автобус йөртүче генә исән калган. Тормозлары тыңламаганлыктан күпер рәшәткәләрне җимереп суга очып 6 метр тирәнлеккә киткән автобусны 4 сәгать чыгарганнар.

 

Русиягә Чечнядан атна саен 10 цинк табут кайткан.

 

Беренче Чечня сугышында һәлак булган 66 билгесез солдат мәетен күмгәннәр.

 

 Бер көн эчендә бер капчык писүкнең бәясе 50 сумга күтәрелгән.

 

Октябрь

 “Сөембикә” җир асты казу җайланмасы 350 метр юл узып Офицерлар йорты турысына килеп җиткән.

 

 Столбище һәм Боровое Матюшино бистәләрне тоташтыручы тиз йөрешле яңа автомобиль юлы ачылган.

 

 Җылылык челтәрендә басым арту аркасында авария чыгып, Казанның өч районында алтмыштан артык йорт җылытусыз, электр энергиясез калган. Басымга түзә алмыйча җылылык батареялары шартлап, фатирларны су баскан.

 

Ноябрь

 

Камал театрында утыргычларның бер өлешенә сәхнәдәге уенны инглизчәгә тәрҗемә итүче җайланма куелган.

 

 Минтимер Шәймиев Татарстан республикасында яңа меңьеллыкны каршылауга әзерләнү турында фәрманга кул куйган. Фәрманда яңа меңьеллыкны каршы алуга багышланган чаралар планын эшләргә, аларны финанслау чыганакларны билгеләргә боерылган.

 

 Чаллы шәһәр хакимияте аз керемле гаиләләрне бәрәңге белән тәэмин итү өчен шәһәр казнасынан 4 миллион сум акча бүлеп биргән.

 

 64 яшендә җырчы Гали Ильясов вафат булган.

 

 Декабрь

 

 ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас комитеты карары белән Казан Кремле дөньякүләм әһәмияткә ия объект дип табылган.

 

 Казанда егермедән артык кеше суыктан туңып үлгән.

 

Татарстанда 3 баллы җир тетрәве булган.

 

 Редакция “Гасыр уены” игълан иткән. Укучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылган.

 

 Редакция коллективы халыкка “якынаю” өчен Саба районында булып кайткан. Берничә авылда йөреп чыкканбыз.


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 52 | 31.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»